16+

Сагындырасың бит, әни!

Узган ел без зур югалту кичердек. 19 ноябрьдә яраткан әниебез, дәү әниебез Камәрия Абдулла кызы Яруллина күзләрен мәңгелеккә йомды.

Сагындырасың бит, әни!

Узган ел без зур югалту кичердек. 19 ноябрьдә яраткан әниебез, дәү әниебез Камәрия Абдулла кызы Яруллина күзләрен мәңгелеккә йомды.

Кеше белән ачуланышуның, авыр сүз әйтүнең ни икәнен дә белми торган сабыр зат иде әниебез. Дүрт айлык вакытында ук әтисез калган ул. Ерак әбиебез ике кыз баланы ялгызы тәрбияләп үстергән. Әниебез белән әтиебез Рәфкать 56 ел иңне-иңгә куеп, бер-берсенә терәк булып, алты баланы аякка бастырдылар. Безне тормыш мәшәкатьләреннән, авыр хезмәттән саклап яшәделәр. Әтиебезнең безнең арадан китүенә дә биш ел инде.
Гомеренең соңгы өч аен әни бик сызланып уздырды. Үзе һаман безне борчымаска тырышты, зарланмады. Соңгы сулышына кадәр янәшәсендә булып, гел ярдәм итеп торган бертуганы - дәү апабыз Нурхания апага, туганнарыбыз Алсу Сөбханкулова, Тәскирә Шәйхуллина, Нурания белән Хәдис Бикмуллиннарга, күршеләргә һәм авылдашларга чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Кадерле әниебез, без хәзер синсез яшәргә өйрәнәбез. Сагынуның чиге юк. Күңелдә - бушлык, күзләрдә - яшь. Тормыш маягы итеп алган теләкләрең колакларда гел яңгырап тора. Синең исең, синең төсең сеңгән йортның һәр почмагы сине сагынадыр төсле. Зарыгып көтеп алучы, елмаеп озатып калучы булмагач, авылның да, өйнең дә яме китте. Урының җәннәтнең түрендә булсын, әниебез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading