16+

Сәламәтлекнең кадерен белмибез шул...

Һич уйламаганда-көтмәгәндә, «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртырга туры килде. Сугыш ветераннары госпиталенең неврология бүлегендәге интенсив терапия палатасына кертеп салдылар.

Сәламәтлекнең кадерен белмибез шул...

Һич уйламаганда-көтмәгәндә, «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртырга туры килде. Сугыш ветераннары госпиталенең неврология бүлегендәге интенсив терапия палатасына кертеп салдылар.

Башта ике атнадан артык неврология бүлегендә яттым. Авырулар күп төрле биредә. Исән чакта сәламәтлекнең кадерен белмибез шул. Жилплощадка бистәсеннән 32 яшьлек бер егетне китерделәр. Ниндидер исерткеч, эчемлек эчеп, телсез, аяксыз калган. Чамасыз күп ашыйбыз, эчәбез шул. Бер аспирант егет трамплиннан чаңгы шуганда умыртка сөяген сындырган, өч ай ята икән. Тагын бер егет ике сугышучыны аеру теләге белән араларына кергән дә, башына тимер белән сукканнар. Ул ай ярым аңына килә алмаган, шулай ук телсез, аяксыз калган. Хәзер әлеге егет озак вакыт хастаханәләрдә ятарга мәҗбүр. Гыйбрәт алырлык язмышлар бик күп. Менә шундыйларны аякка бастыра биредәге табиблар.
Госпитальдәге пөхтәлек, яктылык, үзара хөрмәтле-ихтирамлы аралашу, көн тәртибен төгәл үтәп бару, җылы сүз, якты чырай, таләпчән дисциплина - барысы да авырулар файдасына. Госпиталь җитәкчелегенең медицина һәм хезмәт күрсәтү коллективына таләпчән икәнлеге госпитальгә барып керү белән аңлашылып-күренеп тора.
Палаталарга ашханә ризыклары үз вакытында китерелә. Неврология бүлегендә санитарларга да эш күп: алар гел хәрәкәттә, вакытлары тыгыз булуга карамастан, авыруларга булышалар, инвалид арбасына утыртып, кирәкле дәва урыннарына илтәләр. Арбаларга кытлык юк.
Госпитальнең (реабилитация бүлегендә) һәр палатасы заманча итеп эшләнгән, барлык кирәкле җиһазлар бар. Диварда телевизор эленеп тора, бөтен уңайлык, хәтта душ булган бәдрәфе дә булдырылган.
Сүземне тәмамлап, барлык табибларга, госпиталь җитәкчелегенә, медицина хезмәте күрсәтү персоналына ихлас күңелдән булган рәхмәтләремне әйтеп, изге хезмәтләрендә уңышлар телим!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading