16+

STR TOLSTOGO, POPOVA, AMIRHANA?

Казан Универсиадага әзерләнә, ләкин бу фонны шәһәребезнең урам исемнәре хаталы итеп язылган юл билгеләре бозып тора. Мәсәлән, Казанның нәкъ үзәгендә Горький һәм Себер тракты урамнарында TOLSTOGO ST. һәм NIKOLAYA ERSHOVA ST. дип язылган күрсәткечләр эленеп тора. Ә ул TOLSTOY ST. һәм NIKOLAY ERSHOV ST. дип язылырга тиеш.

Совет районындагы күрсәткечтә STR.A.POPOVA диелгән, ә монда A.POPOV STR. дип язарга кирәк иде. Мәскәү районында исә STR. VOROVSKOGO дигәннәр - бу тагын дөрес түгел. VOROVSKIY STR. дияргә кирәк. Мондый күренеш бөтен шәһәр буенча һәм һәрбер районда күзәтелә. Әле мин латин хәрефләре белән язылганнарын гына мисалга китердем. Татар телендә язылган күрсәткечләрне карасак, анда да әлеге юл билгеләрен ясаучыларның грамоталы булмаулары һәм игътибарсызлыклары күренә. Мәсәлән, Авиатөзелеш районында ГОДОВИКОВА УРАМЫ дип язылган. Ә моны ГОДОВИКОВ УРАМЫ дип язу дөрес. Бу күрсәткечләрне ясаучыларның грамотасызлыгына шаккатасың! Ә бит Универсиада кунаклары бездән: «Кем ул TOLSTOGO, POPOVA, GODOVIKOVА, VOROVSKOGO?» - дип сораячак. Без: «Казан - зур уку йортлары үзәге!» - дип горурланабыз, ә юл күрсәткечләрендәге язулар үзәктән ерак караңгы шәһәрчектәге сыман. Үзем тел белгече түгел, ә инженер булсам да, эштән бушаган вакытта бушлай барлык юл күрсәткечләрен дә дөрес итеп язарга ярдәм итәр идем. Ә җитәкчеләребез моны күрмиләр. Бу хаталы язулар шәһәребезнең дәрәҗәсен төшерә бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading