16+

Сүз әйтер хәл юк кешегә...

Әллә заманасы үзгәрде, әллә кешеләре... Аңламассың. Күршем балалар бакчасыннан кайтып барганда бер ир-атка шелтә ясый. Сәбәбе - тегесе пакет тулы чүп-чарын аның күз алдында йорт каршындагы эскәмия янында калдыра. Ир исә сүгенергә, әшәке сүзләр әйтеп кычкырырга тотына, кирпеч тотып, танышыма үтерәм дип тә яный. Соңыннан хатынын, баласын машинага утыртып кузгалганда...

Әллә заманасы үзгәрде, әллә кешеләре... Аңламассың. Күршем балалар бакчасыннан кайтып барганда бер ир-атка шелтә ясый. Сәбәбе - тегесе пакет тулы чүп-чарын аның күз алдында йорт каршындагы эскәмия янында калдыра. Ир исә сүгенергә, әшәке сүзләр әйтеп кычкырырга тотына, кирпеч тотып, танышыма үтерәм дип тә яный. Соңыннан хатынын, баласын машинага утыртып кузгалганда «дошманын» бәрдерергә уйлый. Ярый танышым читкә тайпылып өлгергән. Ул да, тыныч кала алмыйча, тизлек алырга өлгермәгән машинаны куып тота. Ялгыш кагылганмы, машинаның ишеге ачылып китә. Тагын да котырынган ир-ат, кабинасыннан чыгып, танышымның җилкәсенә китереп суга. Әле бүген дә авыртуы бетми, ди. Кыскасы, хәзер күршеләремнең эше белән полиция шөгыльләнә. Бер сүз әйтер хәл юк шул кешегә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading