16+

Тәүбә ит, Асланян!

Халык телендә, сөйли белмәгән авыздан нәрсә артыграк, диләр әле? Әйе, җор телле халкыбызда мондый әйтемнәр шактый. Йомшаграклары да, бик әче итеп әйтелгәннәре дә байтак. «Кеше сүзе - кеше үтерә», - дип тә әйтәләр. 28 май көнне чак кына үлемнән калган «Маяк» журналисты Сергей Асланян очрагында да әйтемнәрнең нәкъ шуларын кулланырга...

Тәүбә ит, Асланян!

Халык телендә, сөйли белмәгән авыздан нәрсә артыграк, диләр әле? Әйе, җор телле халкыбызда мондый әйтемнәр шактый. Йомшаграклары да, бик әче итеп әйтелгәннәре дә байтак. «Кеше сүзе - кеше үтерә», - дип тә әйтәләр. 28 май көнне чак кына үлемнән калган «Маяк» журналисты Сергей Асланян очрагында да әйтемнәрнең нәкъ шуларын кулланырга...

Халык телендә, сөйли белмәгән авыздан нәрсә артыграк, диләр әле? Әйе, җор телле халкыбызда мондый әйтемнәр шактый. Йомшаграклары да, бик әче итеп әйтелгәннәре дә байтак. «Кеше сүзе - кеше үтерә», - дип тә әйтәләр. 28 май көнне чак кына үлемнән калган «Маяк» журналисты Сергей Асланян очрагында да әйтемнәрнең нәкъ шуларын кулланырга мөмкиндер. Чөнки аңа дини томаналыгы һәм саксыз әйтелгән сүзләре аркасында эләккән булуы ихтимал. Моны вакыт һәм полиция хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсе күрсәтер.
Асланянның кәрәзле телефонына төнлә таныш түгел кеше шалтыратып, урамга «сөйләшергә чыгарга» чакыра. Асланян, риза булып, урамга чыга. Берәү дә аны каршы алмагач, кире өенә керергә юнәлә. Подъездга кергәч, аңа билгесез кеше пычак белән ташлана. Нәтиҗәдә берничә пычак ярасы алган журналист Склифасовский исемендәге госпитальгә эләгә. «Баш мие селкенгән һәм күптөрле имгәнүләргә дучар ителгән 46 яшьлек Асланян операциядән соң үзен канәгатьләндерерлек хис итә», - дип яза матбугат чаралары.
Сергей Асланян 14 май көнне радио эфирында, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шәхесен мыскыллап: «Мөхәммәд дин әһеле түгел, ә эшмәкәр булган. Ул Инҗилне мөмкин кадәр күчереп язу, яңа дин булдыру буенча эшли һәм әлеге диннән без бүген дә файдаланабыз. Бүген Мөхәммәдне базар сәүдәгәре дип түгел, бик көчле сәясәтче дип беләләр. Вакыт белән ул Ходай кешесенә әверелгән. Партия лигитим төзелгән һәм бу уенда бүген дә кешеләр катнаша әле», - дип чыгыш ясый.
Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча төп идарәсе бу мәсьәлә буенча җинаять эше кузгалткан. Асланянга һөҗүм ясаучы әлегә табылмаган, полиция хезмәткәрләре аның «җәза алган» урынын ныклап тикшерү белән шөгыльләнә. Алар хокук бозуны төшереп торырга тиеш булган күзәтүче камераларга зур өмет баглый. Сергейның хатыны һәм туганнары: «Аңа радио тыңлаучылар алдында кичекмәстән гафу үтенергә кирәк иде», - дип әйтә. «Алар хәзер Сергейның һәм үзләренең тормышлары өчен бик борчылалар. Сергейның палатасын полиция хезмәткәрләре саклый, дип хәбәр итә «Lifenews.ru» сайты.
Хәзерге вакытта Асланянга зыян салынуның мотивлары ачыклана. Әлегә «җинаятьне мөселманнар ясаган» дигән бер генә дәлил дә юк. Милләте буенча әрмән булган ирне Мәскәү скенхедлары кыйнаган булуы да бик мөмкин. Тик шунысы хак - Аллаһы Тәгалә җәзаны аңа озак көттермичә биреп тә өлгергән. Шуның белән генә котылса һәм, үзе өчен сабак алып, мөселманнарның каршында гафу үтенсә, яхшырак булыр кебек.
Асланянның радиоэфир аша әйткән сүзләре Россиядәге күп кенә мөселманнарның күңелен рәнҗетте. Нәтиҗәдә 21-22 майда Казанның «Кабан арты мәчете» мәхәлләсе, «Маяк» радиосыннан ялган мәгълүмат таратып, Россиядә Ислам динен тотучы 20 миллион мөселманның дини хисләрен шик астына куйганы өчен, милләтара һәм динара низаг тудыруда гаепләп, журналистны Казан шәһәренең Вахитов районы судына, РФ Генераль Прокуратурасы һәм РФ Тикшерү Комитетына интернет аша да, конверт белән дә мөрәҗәгать хатлары - гаризалар юллаган. Мөселманнар мөрәҗәгать өлешендә бу хокукый дәүләт принципларына каршы килүче гамәлнең илдә тотрыксызлык китереп чыгару мөмкинлегенә дәлил буларак, Европада Мөхәммәд Пәйгамбәргә карикатуралар ясалганнан соң булып узган халык күтәрелешләрен, тәртипсезлекләрне искә төшерергә кирәклеген ассызыклый.
ТР Мөселманнарының үзәкләштерелгән диния нәзарәтенең аппараты җитәкчесе рәисе Ришат Хәмидуллин әйтүенчә, мөселманнарны дәлилсез килеш алдан ук гаепләп кую урынсыз. «Әгәр ниндидер проблемалы сораулар күтәрелә яки мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килә икән, мөселманнар проблеманы хокукый ысуллар белән чишә. Бездә моның өчен хокук саклау органнары, җәмгыять институтлары эшли. Без - Россия гражданнары һәм илебезнең кануннарын хөрмәт итәбез. Журналистка карата булган көч куллануны куркыныч провокация буларак бәялибез», - ди ул.
Сүз уңаеннан әйтеп үтим. Бу атнада бер төркем журналистларга, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы «Поволжский мир» толерантлык үзәге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырган өстәмә укыту программасы буенча, «Күпмилләтле Татарстанның массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрендә этноконфессиональ мөнәсәбәтләр өлкәсендә этика компонентын булдыру» дигән курсны тәмамлаулары турындагы таныклыклар тапшырылды. Шуңа күрә, Аллаһ насыйп итсә, без Сергей Асланян кебек хаталар кылмабыз, «Әйткән сүз - аткан ук» икәнлеген тирәнтен аңлап, профессиональ эшебезне башкарганда мөмкин кадәр сак булырбыз дигән изге теләктә калам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading