16+

Теләсәләр, хезмәт итсеннәр

«Шәһри Казан» газетасының 30 май санында «Көн авазы»нда «Армиягә? Аллам сакласын...» дигән мәкалә басылды. Анда сүз хатын-кызларның армиядә хезмәт итә алачаклары турында иде. РФ Дәүләт Думасы депутатлары «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт» турындагы законга төзәтмәләр әзерләгән. Закон проекты кабул ителгән очракта, 18 яшьтән 27 яшькә чаклы хатын-кызларга армиядә хезмәт итәргә...

Шушы уңайдан «Шәһри Казан» газетасы журналисты берничә хатын-кыздан: «Ә сез армиядә хезмәт итәр идегезме?» - дип сораган. Җаваплар төрле. «Армиягә? Аллам сакласын...», «Әлбәттә, юк...», «Барасым килми бер дә...» диючеләр дә бар. Бер укучы исә: «Барыр идем», - дигән.
Хатын-кыз булмасам да, бу темага карата үз фикеремне белдерәм. Мин элеккеге Совет Армиясе офицеры. Хәрби хезмәттә 26 ел ярым булдым. Мин хезмәт иткән елларда армиядә күпләп хатын-кызлар хезмәт итә башлады. Хезмәтне 1986 елда тәмамладым. Армиядә әле хезмәттә хатын-кызлар бар иде. Мин Һава оборонасы гаскәрләренең зенит-ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем. Сугышчан гаскәрләрдә. Аларда хезмәт җиңел түгел. Хатын-кызлар әйбәт хезмәт иттеләр. Абхазиядә чибәр, булдыклы Кубань казаклары кызлары бар иде. Безнең яшь лейтенантларның хәтсезе аларга өйләнде. Хатын-кызлар армиядә үз теләкләре белән хезмәт итәргә хокуклы. Моны тыярга кирәкми. Тик армиягә аларны 19-20 яшьтән генә алырга кирәк. Ир-егетләр дә 19-20дән соң гына чакырылсын иде. 18 яшьлек малай ул әле кулына корал тотып, илне саклаучы түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading