16+

Тиешле игътибар күрсәтеләме?

Быелның 27 мартында «Эхо Москвы» радиосы шундый мәгълүмат җиткерде: Чиләбе өлкәсендәге Миасс шәһәренең 15 нче мәктәбе директоры Елена Чешуина укучылардан «Православие дине мәдәнияте нигезләре» фәнен укытырга килгән атакайның кулын үптергән, үзе гел чукынып торган. Православие динендә булмаган ата-аналар, ризасызлык белдереп, прокуратурага шикаять язганнар. Әле Миасста гаделсезлеккә, кеше хокукларын бозуга каршы...

Быелның 27 мартында «Эхо Москвы» радиосы шундый мәгълүмат җиткерде: Чиләбе өлкәсендәге Миасс шәһәренең 15 нче мәктәбе директоры Елена Чешуина укучылардан «Православие дине мәдәнияте нигезләре» фәнен укытырга килгән атакайның кулын үптергән, үзе гел чукынып торган. Православие динендә булмаган ата-аналар, ризасызлык белдереп, прокуратурага шикаять язганнар. Әле Миасста гаделсезлеккә, кеше хокукларын бозуга каршы чыгучылар табылган, чөнки анда татар-башкортлар күпләп яши. Башка тө­бәкләрдә ниләр кыланганнарын күз алдына китерү кыенлык тудырмый.
Күптән түгел Казанда «Федераль дәүләт стандартлары таләпләре нигезендә этномәдәни белем бирүне гамәлгә кую» дигән темага фәнни-гамәли конференция узды. Анда да яңа фәнне укыту турында сүз алып барылды. Педагогика фәннәре кандидаты Марат Мингали улы Гыйбатдиновның әйтүенчә, дәреслекләр булмавыннан һәм яңа фәнне укытучы кадрлар җитешмәвеннән зарланучылар күп икән. «Әлеге дәрестә диннәрне чагыштырырга, уңай-тискәре якларын күрсәтергә кирәк бит. Аның фән булып өлгерергә вакыты җиттеме икән?» - дип, фикерләре белән уртаклашты Марат әфәнде.
Шәһәребездә татар мәктәпләренең бик аз булуын исәпкә алсак, рус мәктәпләрендә Ислам дине мәдәнияте нигезләренә тиешле бәя бирелерме? Бу фәндә динебезгә кагылышлы мәгълүматлар бик аз булу сәбәпле, әлеге дәрес факультатив рәвешендә генә укытылырга тиеш дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading