16+

ТӘМ ЧЫГАРУ

Казанда күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессының бишенче корылтае булып узды. Шунда Кытайдан килгән делегат Рифкать Фәхретдиновның мөнбәрдән әйткән сүзләре истә калган. «Без - Кытайда иң аз халык, шулай да ашка салынган тоз сыман, үз тәмебезне гел чыгарып торабыз», - дигән иде ул.

ТӘМ ЧЫГАРУ

Казанда күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессының бишенче корылтае булып узды. Шунда Кытайдан килгән делегат Рифкать Фәхретдиновның мөнбәрдән әйткән сүзләре истә калган. «Без - Кытайда иң аз халык, шулай да ашка салынган тоз сыман, үз тәмебезне гел чыгарып торабыз», - дигән иде ул.

Кытайда яшәүче татарларның тарихи ватаннарына кайтып төпләнергә теләүләре, Татарстанның бу уңайдан теләктәшлек күрсәтергә тиешлеге хакында җиткерүче егетнең бу сүзләрендә хаклык бар. Чөнки Кытайдан килгән егетләр Татарстанда да үз тәмнәрен чыгарып, әллә кайдан күзгә ташлана. Мәсәлән, бер заман без «Казанда азан» һ.б. җырларны башкаручы Әхмәтҗан Торсынтайны рәхәтләнеп тыңлый идек. Ә быел Үрүмче шәһәреннән килеп Казанда белем алучы Базарбай Мурат исемле егет «Татар моңы» җыр фестивалендә икенче урынга лаек булды.
Кытайда яшәүче татарлар аз булып тәмне чама белән генә чыгарса, күрше Башкортстан Республикасының «шулпасы» шыр тоз гына инде, конгресста катнашучы делегатларның иң зур төркеме Башкортстаннан булуы үзе үк шул хакта сөйли.
«Тәм» дигәннән, һәр милләт өчен иң тәмле тел - туган тел, ана теле икәнен барыбыз да яхшы белә. Бу уңайдан Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында инде кайчаннан бирле вазгыять куертыла. Менә 18 декабрь көнне Мәгариф турындагы Федераль Канунга өстәмәләр һәм төзәтмәләр белән яңа үзгәрешләр кертүнең РФ Дәүләт Думасында икенче укылышы узды. Ә бер көн алдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин президиум утырышында РФ Дәүләт Думасында мәгарифкә кагылучы нинди генә канун кабул итсәләр дә, республиканың ул нормалардан аермалы булачак үз канунын кабул итәчәге хакында җиткерде.
Ә төрки кардәшләребез казах халкы ул арада 2025 елдан латин әлифбасына күчәргә ниятли икән. Күптән түгел Астана шәһәрендә еллык юлламасын җиткергән бәйсез республика башлыгы Нурсолтан Назарбаев шул хакта җиткерде. Ул моны дәүләт теленең үсеш гамәлләрен тормышка ашыруны дәвам итү чарасы һәм заманча мәгълүмат «теленә» якынайту буларак кирәклеге хакында аңлатты. Латин имлясы хакында сүз быел Татарстанда да кабат яңартылды. БТК корылтае барышында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: «Руслар иртәме-соңмы үзләре дә латин графикасына күчәчәк», - дип чыгыш ясады.
Корылтайда һәм аннан соң тәмләп сөйләнелгән тозлы-борычлы сүзләр дә, эшлекле тәкъдимнәр дә күп булды, резолюция дә кабул ителде, тик, ни сәбәпледер, борын төбенә килеп терәлгән Универсиада темасы гына ничектер читтә калды кебек. Менә әле күптән түгел генә Казанда Универсиадага ике йөз көн калу уңаеннан бер япон рестораны вәкилләре 64 килограммлы ролл ясап, Гиннессның рекордлар китабындагы «Ризык» дигән бүлеккә эләкте. Ә бит, юкса, татар аш-су осталары да, Универсиада шаукымын файдаланып, дөньядагы иң зур бавырсак, чәкчәк яки өчпочмакны ясап, милли кулинарияне дөньяга таныта алыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading