16+

Вадим җырлаганда, ректор да түзмәде

Бүгенге көндә популяр булган Зәйнәб Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Лилия Муллагалиева, Вадим Захаров, Венера Шәмиева кебек җырчыларга белем биргән уку йортында зур тантана узды.

Вадим җырлаганда, ректор да түзмәде

Бүгенге көндә популяр булган Зәйнәб Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Лилия Муллагалиева, Вадим Захаров, Венера Шәмиева кебек җырчыларга белем биргән уку йортында зур тантана узды.

Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының җыр ка­федрасы бүлеге оешуга унбиш ел тулуга багышланган иде. Заманын­да Татарстанның халык артисты Рәхилә Мифтахова оештырган әлеге кафедраны бүгенге көндә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева җитәк­ли. Бәйрәм уңаеннан оештырылган концертта, студентлар белән бергә, югарыда телгә алынган җырчылар да чыгыш ясады. Вадим Захаров җырлаганда хәтта ректор Рифкат Йосыпов та түзмәде, биеп җибәр­де.
Университет проректоры Наил Сафиуллин фикеренчә, әлеге кафедра университетта әйдәп баручы кафедраларның берсе санала - анда укучы студентлар классик композиторлар әсәрләре үрнәгендә тәрбияләнәләр. Европа дәрәҗә­сендә җырлаучылар да бар. Шул ук вакытта буш эстрадага да китеп баралар. Укуларын тәмамлагач, аларны контрольдә тотып булмый. Әйтик, Лилиана Газизова, Латвиядән килеп, татар мохитенә тартылды. Бүгенге көндә опера сәхнәсендә төрле телдә җырлый. Студентларны Венера Ганиева үз канаты астында тотарга тырыша. Шуңа күрә, укуларын тәмамлап киткәч тә, аңа хөрмәт бе­лән карыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading