16+

Вакыт тиз үтә

Менә хикмәт! Көн артыннан көн, атна артыннан атнасы үтә дә китә. Әллә безнең тормыш йомгагы сүтелеп бетеп барганга вакыт тизләдеме шулай? Әй Раббым, алай ашыктырмасаң, тизләтмәсәң иде шул гомер агышларын. Без бит бераз кешеләр кебек әле генә яши башладык. Тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен, яшәргә йорт-җиребез бар, шөкер. Кранны гына борасың,...

Менә хикмәт! Көн артыннан көн, атна артыннан атнасы үтә дә китә. Әллә безнең тормыш йомгагы сүтелеп бетеп барганга вакыт тизләдеме шулай? Әй Раббым, алай ашыктырмасаң, тизләтмәсәң иде шул гомер агышларын. Без бит бераз кешеләр кебек әле генә яши башладык.
Тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен, яшәргә йорт-җиребез бар, шөкер. Кранны гына борасың, шыбырдап кайнар яки салкын суы килә, уты кабына, өең җылына.
Көянтә-чиләк асып карлы-бозлы тайгак сукмаклардан чишмәгә суга барасы да юк, чәй кайнаганын сәгатьләр буе көтәсе дә түгел бит хәзер.
Сүзебезне вакытның тиз үтүеннән башлаган идек бит әле.
Тормыш рәхәт, яшәве җиңел булганга, вакыт тиз үтә ул, җәмәгать. Михнәттә яшәсәң, вакытның сәгатен түгел, минутын да үткәрә алмый изаланасың анысы. Шөкер Ходайга. Рәхәттә яшибез бит хәзер.
Менә шул рәхәтлек, муллык булганга, вакытның узганы сизелми ул. Арабыздан кайберәүләр артык мескенләнәләр, хуҗаларны сүгәләр, дин тарафдарларына тел-теш тидерәләр. Ә мин бүгенге тормыштан канәгатьмен һәм чордашларыма әйтәсе килгән сүзем дә шул: булганына шөкрана кылып яшик әле, дуслар! Көферлектән Аллаһ сакласын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading