16+

Яман эшкә җаваплы табылмас

15 февраль Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне иде.

Яман эшкә җаваплы табылмас

15 февраль Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне иде.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Әфганстан җирендәге хәрби бәрелешләрдә Совет Армиясенең 15 меңләп солдат һәм офицеры һәлак булган. Кайбер чыганаклар исә 26 мең дигән санны китерә. Инфекцияле гепатит белән авыручылар саны - 115308, тиф белән авыручылары 31000нән арткан. Хәрби бәрелешләрдә яраланучылар саны 53753 булган. Шулардан 7000 кеше гомерлек инвалид булып калган, ә 417 хәрби әсирлеккә эләккән.
Ничек кенә булмасын, бер кеше генә һәлак булса яки инвалид булып кайтса да, бу аерым алганда, бер ата-анага, аның башка туганнарына ачы кайгы-хәсрәт. Шуның өстенә Советлар империясе астрономик күләмдә матди югалтуларга да дучар булды.
1981 елның 19 апреле көнендә 201 нче мотоукчы дивизиянең ОБМО подразделениесендә 12 солдат яраланды. Шуның 8е яралардан вафат булды. 8 солдатның 3се Татарстаннан, татар егетләре. Алар - Әлки районының Алпар авылыннан Ирек Сөләйманов, Зәй районының Алмалы авылыннан Илгизәр Гимазов, Минзәлә районының Калмия авылыннан Равил Хаҗиев.
- Илгизәрне җирләгәч, тормыш иптәшем Салих алардан үч алырга үзем барам дип бәргәләнде. Нинди үч алу инде ул? Кемнән? Әнә әфганлылар ул сугышта миллионлаган кешеләрен югалтканнар. Тагын шул кадәресе йортсыз-җирсез калган, чит илләргә качак булып агылган. Баламны җирләгәч, ирем кайгыдан бер ел эчендә 3 тапкыр инфаркт кичерде. Дүртенчесен күтәрә алмады, 50 яшендә җир куенына кереп ятты, - дип сөйләде Илгизәрнең әнисе Мәгъсүмә апа.
Мари Эл Республикасы Волжск шәһәреннән бер ханым:
- Баламны табутта алып кайттылар, ачып карарга рөхсәт итмәделәр. Аны җирләгәч, мин 8 ел дөньяга чыгып йөрмәдем. Акылымнан язар дәрәҗәгә җиттем. Ул безнең бердәнбер бала иде. Үзе теләп-сорап Әфганстанга китте, - диде.
- Балагыз үлемендә кемне гаеплисез? - дип сорадым.
- Кемне булсын, Әфган дошманнарын! - диде ханым, бер дә икеләнмичә.
- Ни өчен алар гаепле соң, алар безнең илгә корал тотып бәреп кермәде ич. Киресенчә, совет солдатлары анда керделәр.
- 18 яшьлек бала иде бит ул! Солдат кешегә нәрсә, кая кушсалар, шунда бара. Аларның танк ротасы бер кышлакка кергәндә, аны шунда танкта яндырганнар. Ул танкист иде. Бөтен экипажлары белән янып үлгәннәр. Алар күрмиләрме 18 яшьлек балалар сугышка кергәнен?
- Иртәгә шундый ук 18 яшьлек балалар, баштанаяк коралланып, берәр илгә, уйлап табылган сылтау табып, бәреп керсәләр, ничек була? Янә дә ул ил-җир кешеләре гаепле булырмы инде? Бу соравыма укытучы булып пенсиягә чыккан, чәче агарып, бите тәмам җыерчыкланып беткән ханым җавап бирмәде. Якын танышым Сәгъдәтулланың баласын Әфган җиреннән алып кайтып җирләгәч, өчесен уздырган көнне атасы, ир уртасы кеше, инфаркттан үлеп китте. Гаилә көтмәгәндә ике ир кешесен җирләгәч, терәксез, авыр хәлдә калды.
Мондый мисалларны күп язарга булыр иде. Ләкин бер сорауга һаман җавап юк: кемгә кирәк булды бу сугыш? Кем гаепле? Кирәкмәгән әлеге сугышта 442 татар егете ни өчен һәлак булды?
Кабатланмасын иде мондый сугышлар бүтән! Барлык бәхәсле мәсьәләләрне сөйләшеп, тыныч юллар табып кына хәл итәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading