16+

Өйрәт әле, улым!

Хәзерге сабыйлар балалар бакчасында ук БДИ тапшыралар кебек тоелды миңа бу җыелыштан кайтканда. Без 2-3 яшьлек чагыбызда бигрәкләр дә надан булганбыз икән бит.

Өйрәт әле, улым!

Хәзерге сабыйлар балалар бакчасында ук БДИ тапшыралар кебек тоелды миңа бу җыелыштан кайтканда. Без 2-3 яшьлек чагыбызда бигрәкләр дә надан булганбыз икән бит.

2 яшь тә 8 айлык улым инде балалар бакчасына 7 нче аен йөри. Майның 24е көнне алар йөргән төркемнең ата-аналар җыелышына бардым. Ни гаҗәп - 19 бала йөри торган төркемдә бары 9 баланың гына әти-әнисе килгән иде. Һәр баланың төрле «фән»нәрдән өлгерешләренә кызыл яки зәңгәр түгәрәкләр белән билгеләр куеп чыкканнар. Тәрбияче һәрберсе турында аңлатма биреп бара. Менә чират минем улыма да җитте. Музыка дәресләрендә бик мактыйлар икән үзен. Оялып тормый, нәрсә кушсалар - шуны эшли, дигән сүзләре күңелемә сары май булып ятты. Тәртипне дә бик ярата, диделәр. Алган уенчыгын, уйнап туйгач, урынына илтеп куя, тәрбиячеләргә таралып яткан уенчыкларны да җыярга булыша икән. Әмма дә инде рәсем ясауны бик булдырып бетерми ди менә. «Он не художник, конечно», - дигән сүзләренә: «И не надо!» - дип кычкырып җибәрдем хәтта. 3 яшькә дә җитмәгән бала, пумаланы төсле буяуларга манып, сәнгать әсәре тудыра алмый торгандыр инде, һәрхәлдә. Бар «фән»нәрдән дә кызыл түгәрәкләр җыйган Сәмир атлы малайныкы да нәкъ шундый ук аңлаешсыз «шедевр»лар югыйсә. Ә инде фигураларга кереп киткәч, күзләрем бөтенләй шар булды. Мин иң кечкенәләр төркеменә йөрүче балаларның җәйгә төп фигуралардан өчпочмак, түгәрәк һәм квадратны белеп китүләре бик җитә торгандыр дип йөри идем әле. Җитәр сиңа! Алар өчпочмакны «треугольная призма», юка тактаны - пластина, турыпочмаклыкны кирпичик дип өйрәнәләр икән. Шайтан белсенме аны шулай өйрәтергә кирәк икәнен?! Шушы яшьтә бала башын катырып... Призманың нәрсә икәнен әле мәктәптә генә өйрәтәләр түгелме?!. Бу төркемдәгеләр инде «Чуар тавык», «Йомры икмәк», «Шалкан», «Өч аю» әкиятләрен дә яттан белергә тиеш, дип шаккатырды безне балаларның тәрбияче апалары. Менә сиңа мә! Кайберләренең телләре яңа ачылып кына килә бит әле монда. Ул дүрт әкиятне яттан сиптерә башласа, баланы азаплап бакчага йөртеп торуның кирәге дә калмас иде бит инде. Балаларның бакчага бармыйм дип елаулары, анда йөри башлагач, еш авыручанга әйләнүләренә шундый нагрузкалар да йогынты ясамыймы икән әле төптән уйлап карасаң?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading