16+

Үз залларында биергә язсын

Татарстан җыр һәм бию ансамбленә - 75 ел. Шушы көннәрдә 75 еллык юбилеен бәйрәм итүче ансамбльне республиканың «визит карточкасы» дип йөртүләре хактыр да.

Үз залларында биергә язсын

Татарстан җыр һәм бию ансамбленә - 75 ел. Шушы көннәрдә 75 еллык юбилеен бәйрәм итүче ансамбльне республиканың «визит карточкасы» дип йөртүләре хактыр да.

Чөнки халкыбызның, танылган композиторларыбызның моңлы җырлары, татарның дәртле һәм салмак биюләре, милли киемнәре аларда сакланган. Моны танырга кирәк. Ансамбльнең тарихында күренекле җырчылар Ания Туишева, Нәфисә Василова, Таһир Якупов, Шамил Әхмәтҗанов халык күңеленә җыр сәнгатенең моңнарын җиткерүчеләр булдылар.
Яраткан җырчым Таһир Якупов турында истәлекләр җыентыгы китабын төзи башлагач, кайбер билгеле шәхесләр каршы чыктылар. «Көнче күбәләкләр» дә табылды. Янәсе, без дә аны белә идек, без дә истәлекләр җыентыгы китабы төзегән булыр идек...
Мин Таһир җырлаган ансамбльгә килеп йөрдем, аның белән эшләгән җырчылар һәм ансамбль коллективы, залларда барган репетицияләр белән танышып, нәтиҗәләр ясадым.
Ансамбль коллективына барып йөргәндә, ансамбльнең хормейстры Венера Гәрәева иде. Хәзер дә эшләвен дәвам итә. Бик тәҗрибәле белгеч Венера ханым. Ул Таһир Якупов турында миңа күп мәгълүматлар бирде. Китап җыелды, өч мәртәбә яңартып чыгардым. Әлбәттә, җыр һәм бию ансамбленең тирән эчтәлекле тарихы бар, ул - барлык традицияләребезне һәм гореф-гадәтләребезне саклаучы бер аерым утрау. Ансамбльнең җитәкчесе Айрат Хәмитов коллективны бар яктан да саклый. Ул - яңа алымнар белән эшләргә ярата торган җитәкче.
Коллективның 90 процентын яшьләр тәшкил итә. Ансамбльнең барлык бизәкләрен дә санап чыгарга дип үземә максат куймадым. Тамашачы буларак, үз фикеремне генә әйтмәкче идем. Әгәр Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе яңа концерт залына күчә калса, аларның залын Татарстан җыр һәм бию ансамбленә бирергә кирәк. Шундый атаклы коллективның үз концерт залы булырга тиештер бит. Әйе, булырга тиеш. Бәйрәмегез белән!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading