16+

Замана таләп иткәнчә

Кешенең әхлагы, мәдәнияте һәм акыл дәрәҗәсе, җәмгыятьнең иминлеге күп яктан белем һәм тәрбия бирү сыйфатына бәйле. Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы моны яхшы аңлый һәм алдына куелган бурычларны тормышка ашыру өчен бар көчен куя. Шулай икәнлеген эш нәтиҗәләребез ачык күрсәтеп тора. Барлык укучылар да уку елын уңышлы төгәлли....

Кешенең әхлагы, мәдәнияте һәм акыл дәрәҗәсе, җәмгыятьнең иминлеге күп яктан белем һәм тәрбия бирү сыйфатына бәйле. Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы моны яхшы аңлый һәм алдына куелган бурычларны тормышка ашыру өчен бар көчен куя. Шулай икәнлеген эш нәтиҗәләребез ачык күрсәтеп тора. Барлык укучылар да уку елын уңышлы төгәлли....

Белем бирү сыйфаты олимпиадаларда, бәйге-ярышларда һәм, әлбәттә, БДИ нәтиҗәләрендә ачык күренә. 2012 елда чыгарылыш сыйныфның 6 укучысы арасыннан өчесе мәктәпне «4»ле-«5»ле билгеләренә тәмамлады, икесе алтын медальгә лаек булды. 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы тугыз укучының сигезе фәннәрне «4»ле-«5»ле билгеләренә генә үзләштерде һәм укуларын мәктәптә дәвам итәчәк. Бер укучы Әтнә техникумында белем алачак.
Без сәләтле балалар белән эшләүгә, аларның талантын үстерүгә зур игътибар бирәбез. Бу «Безнең яңа мәктәп» проектының да аерылгысыз бер өлеше. Сәләтле укучыларыбыз фән олимпиадаларында, төрле дәрәҗәдә уздырылган фәнни-гамәли конференцияләрдә, иҗади бәйге-ярышларда теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Мәсәлән, фәнни-гамәли конференцияләрдә соңгы 3 елда укучыларыбыз - 12, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә 57 призлы урынга лаек булдылар.
Укучыларда үз сәламәтлегенә җаваплы караш тәрбияләүгә дә басым ясыйбыз. Ике дәрестән соң, 8-11 нче, 3 дәрестән соң, 1-7 нче сыйныф укучылары белән ачык һавада гимнастика уздырабыз. Хоккей мәйданчыгы, футбол һәм волейбол кыры, тиешле инвентарьлар белән җиһазландырылган спорт залы да бар. Физкультура укытучылары яшь, энергияле, балалар белән теләп шөгыльләнәләр. Укучылар спорт ярышларында да актив катнашалар. Спартакиадада III урынга чыгуыбыз һәм соңгы өч елда 31 призлы урын яулавыбыз да шуны раслый.
Бүген мәктәп әхлакый тәрбия бирү урыны да. Р.Фәхреддиннең «Тәрбияле бала» китабында мондый юллар бар: «Алтыннан кыйммәт, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле бала». Әйе, XXI гасыр баласына заманча техника белән эш итү ысулларын гына түгел, ә гади кешелеклелек сыйфатларын да төшендерергә кирәк. Без биредә халык педагогикасына таянабыз. Укучылар өчен инглиз теле, экология, бию һәм фән түгәрәкләре, көрәш, волейбол һәм баскетбол секцияләре эшләп килә.
Хезмәт сөймәгән кеше белемле дә, тәрбияле дә була алмый. Мәктәп яны тәҗрибә участогыбыз 1,5 гектар җирне били. Укучылар уку елы дәвамында үзләре җитештергән яшелчә, җиләк-җимеш һәм алардан ясалган кайнатмалар белән туклана. Сатылган яшелчә һәм җиләк-җимешнең акчасы мәктәпнең матди-техник базасын ныгытуга тотыла.
Укытучыларга да мөмкинлекләр тудырылган. Алар мәктәп, район, республика күләмендә уздырылган ярышларда катнашып киләләр һәм матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Соңгы өч елда укытучылар, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, 19 призлы урынга лаек булдылар.
Югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәреп торучы педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, заман таләпләренә туры килгән, инновацияле юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, киләчәктә дә мәгариф системасы алдына куелган бурычларны уңышлы үтәрбез дип ышанам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading