16+

Үзгәрткәннәр үзгәртүен...

Бик олы яшьтә булмасак та, Казанга еш барып йөреп булмый. Шуңа күрә, ТНВ каналы безнең театрыбыз да, концертларыбыз да, очрашуларыбыз да. «Хәерле иртә, Татарстан» («Манзара») тапшыруының иртә башлануына күнектек бугай инде. Иртән шуны кабызып куябыз, яңалыкларны да беләсе килә, илдә ниләр барын да. Ләкин менә алып баручыларның алмашынуы белән килешеп...

Үзгәрткәннәр үзгәртүен...

Бик олы яшьтә булмасак та, Казанга еш барып йөреп булмый. Шуңа күрә, ТНВ каналы безнең театрыбыз да, концертларыбыз да, очрашуларыбыз да. «Хәерле иртә, Татарстан» («Манзара») тапшыруының иртә башлануына күнектек бугай инде. Иртән шуны кабызып куябыз, яңалыкларны да беләсе килә, илдә ниләр барын да. Ләкин менә алып баручыларның алмашынуы белән килешеп...

Бик олы яшьтә булмасак та, Казанга еш барып йөреп булмый. Шуңа күрә, ТНВ каналы безнең театрыбыз да, концертларыбыз да, очрашуларыбыз да.
«Хәерле иртә, Татарстан» («Манзара») тапшыруының иртә башлануына күнектек бугай инде. Иртән шуны кабызып куябыз, яңалыкларны да беләсе килә, илдә ниләр барын да. Ләкин менә алып баручыларның алмашынуы белән килешеп бетеп булмады. Раил Өметбаев дигән егетебезгә өметебез дә, ихтирамыбыз да зурдан иде. Җәй көннәрендә ул ялдадыр дип уйлаган идек, баксаң-күрсәң, ул безне ташлаган икән.
Кайбер тапшыруларга килгәндә дә аерым фикерләр бар иде. «Җырлыйк әле!» тапшыруын шимбә саен көтеп ала идек. Айдар Фәйзрахмановның катнашучыларны тәкъдим итүе, һәрбер командага матур сүз табуы, үсендереп җибәрүе... Ул экранга чыкса, якын туганың кайтып кергән кебек була иде. Шулай ук Зәмирә дә нәкъ урынында, итагатьле итеп кенә әңгәмә кора, яшьләр белән яшьләрчә, олылар белән олыларча аралаша торган бик мөлаем туташ иде.
«Кара-каршы» тапшыруы да үзгәрешләр кичерде. Рамил Төхвәтуллин белән Энҗе Шәйхетдинованың алып баруы иң уңышлы вариант иде, безнеңчә. Аңа кадәр дә «Кара-каршы» тапшырулары булды, шуңа күрә чагыштырырга мөмкинлек бар.
Балалар өчен «Тамчы-шоу» тапшырулары бара. Бәлки нәкъ менә аңа үзгәрешләр кертергә кирәктер. Ике ел рәттән шул ук ТНВ каналында «Химический бум» («Химик бум») дигән тапшыру булды. Менә ул тапшыру дисәң дә тапшыру. Балаларның белемнәре дә, осталыклары да, реакцияләре дә сынала монда.
Кайбер дикторларның алмашынуы урынлы булган үзе. «Новости» тапшыруында сөйләгән Айрат Шамилев «Спорт» турында сөйләгәндә дә үзен бик ышанычлы, кыю тота.
Йомгаклап әйткәндә, җиткерәсе фикерләр шулар иде. Һәрбер керткән яңалык әйбәт нәтиҗә бирерме икән соң? Соңгы нәтиҗәсен күзалламыйча, бөтен нәрсәне дә үзгәртеп бетермәсеннәр иде дигән теләктә калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading