Шәһри Казан

2011 ел тамадасы кем?

«Казан ярминкәсе»ндә «Туй дөньясы» күргәзмәсе кысаларында Казан тамадалары бәйгесе узды. Бу бәйгене икенче ел рәттән бәйрәм чаралары оештыручы «Премьер» агентлыгы үткәрә.

Быел 14 команда өч этапта - үзләрен тәкъдим итүдә, уйлап табучанлыкта һәм зал белән эшләү осталыгында көч сынашты. Аларның кайберләренең узган елны да бәйгедә катнашкан булуы, күбесенең үзара таныш икәнлеге ачыкланды. Арада татар тамадалары да булуга карамастан, бәйгенең рус аудиториясе белән эшләүче тамадаларга йөз тотып оештырылганлыгы үзен сиздерде. Катнашучылар әйтүенчә, алар туйларны гадәттә ике телне дә кулланып алып баралар, мәҗлестә берничә рус кунагы булса, рус телендә дә сөйләшмичә мөмкин түгел. Залда утыручыларның, нигездә, тамадаларның дус-ишләре булуы ачыкланды. Җиңүчеләр сайлау түгел, ә дүрт сәгатькә сузылган бу чарада түзеп утыру жюрига да җиңел бирелмәгәндер?! Шәхсән минем бу чарадан качасы килә башлаган иде.
Җиңүчеләр билгеләгәндә беренче урынның иясен атарга чыккан жюри әгъзасы: «Бу урынны Тимур Рамазановка бирәм, чөнки ул минем дустым!» - дип әйтеп салмасынмы! Әлбәттә, бу егет чыннан да оста алып баручы, тик бу факт катнашучыларның осталыгы дөрес бәяләнү мәсьәләсендә шик тудырды. Хәер, мондый сүзләр яңгырамаган булса да, күпчелек бәйге чараларының җиңүчеләре алдан мәгълүм икәнлеген барыбыз да яхшы белә анысы. Бу хәл безнең илдә балалар бакчасыннан алып депутат сайлауларына кадәр шулайрак көйләнгән бит инде. Гран-прины да, фотограф Роман Никифоровтан профессиональ портфолио ясаттыру мөмкинлеген дә, халык мәхәббәте бүләген дә үзенчәлекле дуэт «Miss,,ки» отты. Кыланмышларын карап торсаң, һич кенә дә татар кызы дип әйтергә тел бармаган бу төркемдәге кызларның берсе Алинә исемле милләттәшебез икәнен белгәч, шаккаттым.
Бәйге ахырында татар телле аудитория өчен эшләүне үз итүче тамадалар: «Безгә аерым татар тамадалары бәйгесе оештырырга кирәк», - дигән нәтиҗәгә килде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 января 2018 в 14:32
    Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?
    Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.
    35
    0
    0