Шәһри Казан

2016 елда бала алып кайтырга өлгер

Безнең республикада гаиләләрнең 99 проценты ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тота. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итүенчә, 1нче гыйнвардан ана капиталының суммасы 453 мең 26 сум. Ул, узган ел белән чагыштырганда 23,6 меңгә арткан.

Ана капиталын, гадәттәгечә, торак шартларын яхшыртуга, балага белем бирү, ананың булачак пенсиясен арттыру максатында файдаланырга була. Ана капиталын акчалата алырга ярдәм итүче аферистлар барлыкка килгәннән бирле, Пенсия фонды бу тармакны зур күзәтү астында тота, әйтик, акча торак шартларын яхшыртуга тотыла икән, ул бары фатир өчен алынган кредит, займны каплауга гына китә ала. Шулай ук ана капиталы катнашында алынган торак гаиләнең төп яшәү урыны булырга тиешлегенә дә басым ясала.

Закон нигезендә, ана капиталына ия булыр өчен икенче баланың 2016 елның 31 декабренә кадәр туган булуы мөһим. Ә сертификатны алу, куллану вакыты чикләнмәгән.

Сүз уңаеннан, Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге 2015 елдан башка төр пособиеләрнең дә артты дип белдерде.

Йөклелекнең иртә срогында хатын-кызлар консультациясенә чиратка баскан өчен бирелә торган пособие
2014 ел - 515,33 2015 ел - 543,67

бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие
2014 ел - 13741,99 2015 ел - 14497,8

Реклама

беренче баланы яшь ярымга кадәр караганга бирелә торган минималь айлык пособие
2014 ел - 2576,63 2015 ел - 2718,34

икенче баланы яшь ярымга кадәр караганга бирелә торган минималь айлык пособие
2014 ел - 5153,24 2015 ел - 5436,67

кеше үлгәч, җирләү өчен бирелә торган пособие
2014 ел - 5002,16 2015 ел - 5277,28

Фото: awillit.ucoz.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: