Шәһри Казан

2020 елга республикада туристлар саны өч миллионнан артачак

«Иске Казан» музей-тыюлыгына килгән туристларны балчыктан чүлмәк ясарга да өйрәтәләр. (Дмитрий Евсеев фотосы) Соңгы вакытта туристларны республикабызга җәлеп итү буенча күп эшләр башкарыла. Шушы көннәрдә генә кабул ителгән «2014-2020 елларга Татарстанда туристлык һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» дәүләт программасы бу эшне тагын да җанландырып җибәрер кебек. Туристлыкны үстерү программасы туристлар санын...

«Иске Казан» музей-тыюлыгына килгән туристларны балчыктан чүлмәк ясарга да өйрәтәләр. (Дмитрий Евсеев фотосы)

Реклама

Соңгы вакытта туристларны республикабызга җәлеп итү буенча күп эшләр башкарыла. Шушы көннәрдә генә кабул ителгән «2014-2020 елларга Татарстанда туристлык һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» дәүләт программасы бу эшне тагын да җанландырып җибәрер кебек.
Туристлыкны үстерү программасы туристлар санын һәм аларга күрсәтелгән түләүле хезмәтләр күләмен арттырырга, кунакчыллык өлкәсенә югары профессиональ белгечләр әзерләргә ярдәм итәр дип көтелә. Моның өчен нәрсәләр эшләнәчәк соң?
Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, беренче чиратта туристларны җәлеп итү имиджы булдырылачак. Әйтик, республиканың төрле туристлык күргәзмәләрендә катнашуы, чит төбәкләрдән журналистлар өчен матбугат турлары оештырылачак икән. Тагын бер зур бурыч - төбәкнең туристлык инфраструктурасын үстерү. Бу өлкәдә иң элек республиканың яр буе зонасын үстерүгә зур әһәмият биреләчәк. Туристларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм кунакчыллык дәрәҗәсен арттыру буенча да эшләр каралган. Әмма болар барысы да киләчәктә буласы эшләр. Бүгенге көнгә әйләнеп кайтсак, туристларны борчыган һәм үзебезнең дә авырткан җиребез булган транспорт мәсьәләсен тиз арада хәл итәргә кирәк.
- Безгә килгән турист юлга бик күп чыгымнар тота. Һава юлы белән килү бик кыйммәткә төшә, чөнки ул өлкәдә көндәшлек юк. Билетларга бәя төшерү буенча берничә компания белән сөйләшүләр алып барып карадык, тик нәтиҗәсе булмады. Рейслар саны да аз булганга, аларның салоннары пассажирлар белән тулы. Шуңа да бәяләре югары кала бирә. Рейслар да күбесенчә туристларга түгел, бизнес-контингент өчен каралган. Тимер юл транспорты белән дә шул ук хәл. Туроператорлар заказ биргән вагоннар иске, бәяләрне дә гадәттәге рейс билетларыннан кыйммәтрәк куя. Ял итәргә баручы түләгән акчага ул бөтенләй туры килми, турист та алган юлламасы өчен үкенә. Киләчәктә төзеләчәк югары тизлекле магистраль тимер юлда гына бөтен өмет, ул Татарстанның туристлык базарын һичшиксез үстерәчәк, - ди Сергей Иванов.
Туристларга килгәндә, агымдагы елның беренче өч аенда, узган елгы шушы чор белән чагыштырганда, туристлар саны 25 процентка арткан. Түләүле туристик хезмәтләр күләме дә 19 процентка үскән. Иң күп туристлар Мәскәү, Идел буе федераль округы шәһәрләреннән, Санкт-Петербург, Екатеринбургтан киләләр икән. Германия, Төркия һәм Бөекбритания туристлары да Казанда еш булалар ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: