Шәһри Казан

25 миллионны да кире кайтарырга: Луиза һәм Марат Хәйруллиннарга хөкем карары чыгарылды

Алар 2019 елның маенда банктан 25 455 862,50 сум урлаган иде.

Башкортстанның Салават районы суды ирле-хатынлы Хәйруллиннарга хөкем карары чыгарды. Алар 2019 елның маенда банктан 25 455 862,50 сум урлаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Банкта кассир булып эшләгән Луиза Хәйруллина судка кадәр СИЗОда утырды. Аның ире Марат исә өй сагында иде. Луиза Хәйруллинаны гомуми режимлы колониягә биш елга хөкем иттеләр. Аның ире Марат Хәйруллинны гомуми режимлы колониягә алты елга озаталар. Моннан тыш, алар банкка урланган 25 миллион сумны кире кайтарырга тиеш була.

Суд утырышына беренче булып Марат Хәйруллин килгән. Аннары Луизаны да китергәннәр. «Башинформ» агентлыгы хәбәрчесе суд залыннан хәбәр иткәнчә, кассир хатын акчаны өлешләп (биш меңнән 100 мең сумга кадәр) алып чыккан. Ул ире сораганча эшләгән. Ире исә барысын да казинода уйнап оттырып барган. Юкка чыгар алдыннан Луиза банктан 1 миллион сум һәм 1 мең евро алып чыккан. Ул чын акчаларны ялган купюралар белән алмаштырырга җыенган, ләкин моны эшләмәгән.

Реклама

Хәйруллиннарның балалары әти-әниләренең җинаяте турында телевизордан белеп алган, диелә җинаять эше материалларында.

Марат Хәйруллин сүзләренчә, ул хатыны белән бергә хөкем карарын югары инстанциядә шикаять итәчәк. Ул журналистларга шул хакта сөйләгән. Суд залыннан наручниклар киеп чыгуын да көтмәгәнен әйткән. Луиза исә хөкем карарын ишеткәч, елап җибәргән.

Чыганак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 1 октябрь 2020 - 09:30
    Без имени
    Оттыру жинаять, э урлау жинаять тугелме. Тулэтмэсэлэр бар да шулай эшлэр иде. Хэзер 5 ел хокумэт ипиен ашап ял итеп чыгар да 25млн. Белэн майда йозэр идеме?
  • 29 сентябрь 2020 - 20:51
    Без имени
    Кире кайтарырга булгач ния Луизаны утырталар Ирен утыртсыннар 11 елга ул бетергэн уйнап акчанв