Шәһри Казан

42 ел ерганакта яшиләр

Садретдиновлар өенең тышкы күренеше (Автор фотосы) Бөтен дөньяга билгеле күренекле театр белгече К.Станиславский исемен йөрткән урам барлыгын Казанда белүче дә бик аздыр. Авиатөзелеш районында урнашкан чиркәү артындагы әлеге урамда, дөресрәге, ерганакта нибары өч гаилә гомер кичерә. Шуларның берсе - Хәтимә һәм Мисхәдулла Садретдиновлар өенә инде беренче баруым гына түгел. Барган...

Садретдиновлар өенең тышкы күренеше (Автор фотосы)

Реклама

Бөтен дөньяга билгеле күренекле театр белгече К.Станиславский исемен йөрткән урам барлыгын Казанда белүче дә бик аздыр. Авиатөзелеш районында урнашкан чиркәү артындагы әлеге урамда, дөресрәге, ерганакта нибары өч гаилә гомер кичерә. Шуларның берсе - Хәтимә һәм Мисхәдулла Садретдиновлар өенә инде беренче баруым гына түгел. Барган саен аннан йөрәк сыкрап кайта. Түзсә дә түзә икән адәм баласы, дим.

Бер түзгәч түзәсе...
Моннан 42 ел кавышкан бу пар гомер көзләренә хәтле шундый «сарай»да (аны йорт дияргә тел әйләнми) яшәрбез дип башларына китермәгәннәрдер. Шунда ике кыз тәрбияләп үстергән инде алар. Авыл егетләренә кияүгә чыгып китсәләр дә, кызлар әле дә әти‑әнисе өендә пропискада торалар. Хәтимә апа белән Мисхәдулла абый армиядә хезмәт итеп кайткан оныкларын да үз яннарына сыендырганнар.
40 ел буе шофер булып эшләгән Мисхәдулла абый эшендә һәрчак алдынгылар рәтендә саналган. Үзләре белән бергә картайган чемоданнарында сакланган Мактау кәгазьләре әнә шул хакта сөйли. Аларны санап бетерерлек түгел. Һәр елны социалистик ярышта җиңгән өчен Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелгән алар. Шул вакытларда ук мактаулы эшчеләренең нинди шартларда яшәве белән кызыксынасы да бит... Хәтимә апа шунда яшәп, яшь чагыннан ук гомерлек авыру алган. Соңгы елларда астмадан интегә. Берничә ел элек Мисхәдулла абый да инфаркт кичергән. Өстәлдә өелеп яткан даруларга күз салгач, ирексездән:
- Пенсиягез даруларга гына китә түгелме соң сезнең? - дип сорап куйдым.
- Бер генә көн дә дарусыз торганыбыз юк шул,- дип җавап кайтарды Хәтимә апа.

Шәһәр диген инде
Әлеге өйдә бер генә кыш чыгу да зур газап. Һәркөнне өчәр тапкыр мичкә ягып та җылынмагач, өсләренә тун киеп йокларга мәҗбүр алар. Бәсләнеп беткән диварларга кул тидерерлек тә булмый. Аякларыннан кыш буе итек төшми. Утынны җәй буе каян туры килә, шуннан әзерлиләр. Көн туган саен, бүген су каян алырбыз, дип тилмерәләр. Җәен Социалистик-Маркин урамындагы колонкадан ташысалар, кышын кеше‑фәлән күрмәгәндә генә чиркәү ишегалдындагы бәдрәфтән алып чыгалар.
Җәен яңгыр яуса, түбәдән су агып тилмертә. Җил‑давыл купса, аварга торган электр баганасыннан янгын чыгуыннан куркып торалар. Кышын кар көрәү дә сәламәтлеге булмаган кеше өчен үзе бер әҗәл. Ашыгыч ярдәм машинасы да башта өйләрен эзләп аптыраса, тапкач урамнарына керә алмый интегә. Юлсыз авыл диярсең.
- Шәһәрдә яшим дип яшә инде. Хәзер авылда да мондый өйләр юк, - ди Хәтимә апа, уфтанып.
Алар кая гына, кемнәргә генә хатлар юлламаганнар. Беренче Президент исеменә язылган хат тикшереп чара күрү өчен район хакимиятенә җибәрелә. Нәтиҗәдә, килгән җавапларның берсендә дә сөендерерлек хәбәр булмый. Хәзер инде кая мөрәҗәгать итсәләр дә, өметләре калмаган, бөтенләй кул селтәгәннәр. Әлеге хатлардан күренгәнчә, 1997 елда алар фатир алу өчен район буенча 1103 нче булып чиратта торганнар. 2002 елда кимисе урында чиратлары ни өчендер 1182 гә күтәрелгән. Районнан килгән җитәкчеләр арасында: «Моңа хәтле яшәгәнсез бит әле, өегезне ремонтласагыз, тагын утыз ел яшәрсез», - дип, рәнҗетүчеләр дә табылган. Хәтимә апаның: «Районда күпме җитәкче алышынды, берсеннән дә җылы сүз ишетмәдек», - дигән сүзенә ышанмас җиреңнән ышанасың.

«Кышын да шундамы?»
Бервакыт шәһәр мэры Илсур Метшин янәшәдәге балалар бакчасын ачарга килгәч, Хәтимә апа, аның янына барып, үзләренә кереп чыгуын үтенә. Өйгә килеп керүгә, җитәкче түшәмне тотып карый да: «Кышын да шушында яшисезме?» - дип сорый. Шуннан соң берәр атна узгач, районның торак комплекслары эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәгадеев өйне килеп тикшерә дә, юкка чыга. Моннан өч ел элек «Шәһри Казан» газетасында «Кышын да шушында яшисезме?» дигән язмам чыкканнан соң, бераз боз кузгалган кузгалуын. Район башкарма комитеты, күршеләре белән аларның җирен «Конус» фирмасына сатып, үзләренә Осиново бистәсеннән фатир тәкъдим иткән булганнар. Әмма биредә яшәмәгән күршеләре рәсмиләштергән документларга имзасын куймау сәбәпле, фатирсыз калганнар. Өйләре хосусыйлаштырылмаган булганлыктан, җирләрен дә аерым гына гаилә берни эшләтә алмый.
Хәлгә ачыклык кертүләрен сорап, без Авиатөзелеш районының торак сәясәте бүлеге башлыгы Эльвира Сафина белән элемтәгә кердек.
- Садретдиновлар социаль наем буенча фатир алу өчен 800дә фәләненче гаилә булып чиратта торалар. Әмма соңгы вакытта наем буенча йортлар төзелми. Шәхси йортта яшәгәч, алар йортларын үзләре карап тотарга тиеш. Фатир бирү белән шәһәр Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе шөгыльләнә, - дип җавап бирде ул.

Сүз уңаеннан
Газетабызның 24 июнь санында «Әнине ничек картлар йортына илтим?!» дигән мәкалә дөнья күргән иде. Анда без Октябрьнең 25 еллыгы урамында яшәүче Бибисара Гыйззәтуллинаның торак шартларын тасвирладык. Материал әзерләнгәндә, шәһәр хакимиятеннән җавап ала алмагач, газетаның шул санын Казан мэры Илсур Метшинга юлладык. Нәтиҗәдә, редакциягә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү буенча урынбасары Александр Лобовтан җавап килде. Дүрт битлек җавапның өземтәсе мондый: Бибисара Гыйззәтуллинаның яшен һәм яшәү шартларын исәпкә алып, аның гаризасы буенча, буш торак бүлмәләре булган очракта, Дубравная урамы, 35 нче йорт адресы буенча урнашкан ветераннар һәм инвалидлар өчен махсуслаштырылган йортта уңайлыклары булган фатир бирү мөмкинлеге бар икән. Әлеге мәсьәләне карап тикшерү өчен аның улы Илдус Гыйззәтуллин Казан шәһәре Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсенә чакырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: