Шәһри Казан

91 яшьлек Ирина Пирогованың сугышта күргәннәре әле дә берәм-берәм күз алдыннан уза

Сугыш елларында СССРның Эчке эшләр халык коммиссариаты (НКВД) системасында ирекле беренче һәм бердәнбер хатын-кыз укчылар бригадасы оеша. Бу төркемнең эшчәнлеге турындагы мәгълүмат бригада таркалганнан соң да 50 еллап сер булып саклана. Хәзер исә бу хакта аз-азлап сөйли башладылар. Шул бригадада хезмәт иткән кызларның берсе - Ирина Пирогова бүген Казанда яши.

Әти урынына мине алыгыз!
Ирина ханым янына моннан бер ай элек үк барырга җыенган идек. Ләкин үзен начар хис иткәнгә, әңгәмәдән баш тартты. Бу юлы исә ул иркенләп сугыш елларын исенә төшереп утырды. 91 яшендә булса да барысын да яхшы хәтерли. Төннәрен йоклый алмый ятканда, шул чакта күргәннәр берәм-берәм күз алдыннан уза, ди.

Ирина ханым Украинада туган. Һөнәре буенча элемтәче әтисен Казанга җибәргәч, алар гаиләләре белән бирегә кайтып төпләнәләр. Сугыш башланган беренче көнне үк әтисенә чакыру кәгазе килә, бармасаң, "трибуналга!" дип яныйлар. Ә бу вакытта Иулиан абыйны эше буенча Куйбышевка җибәргән булалар. Әтисе өчен борчылып, 17 яшьлек кыз коммиссариатка үзе китә. "Әти урынына мине алыгыз!" ди. Кызның кыюлыгына шул чакта ук гаҗәпләнәләр. "Синсез генә сугышны тәмамларбыз инде", дип кире кайтарып җибәрәләр. Кызын югары белемле итү Иулиан абыйның зур хыялы була. Ә ул елларда югары уку йортына укырга керү бик сирәкләргә генә тәти. Ничек кенә булмасын, тырыш Ирина медицина институтына көндезге бүлеккә укырга керә, кичләрен госпитальдә эшли, яралы хәрбиләрне дәвалый. Август аенда гаилә куркыныч хәбәр ала: әтиләре сугышта хәбәрсез югалган.

- Шул чакта фашистларга карата нәфрәт уянды, әти өчен дә кайгырдык. Хисләр ташкыны көчле булган күрәсең, кабат хәрби коммиссариатка барып фронтка барасым килә, дидем. Үгетләп карасалар да, теләгемнән кире кайтара алмадылар. 1942 елның гыйнварында мине хәрби хезмәткә алдылар, - дип искә ала Ирина ханым. Аның хәзергә кадәр сакланган Кызыл Армия кенәгәсендә дә "ирекле рәвештә хезмәткә алындым" дип язылган.

Хатын-кызлар батальоны 1942 елның 3 ноябрендә СССР Оборонасының Дәүләт комитеты яшерен карар чыгара: Мәскәү хәрби округында 1943 елның февраленә хатын-кызлардан торган ирекле укчылар бригадасы оештырырга. Анда тәҗрибәле, үзе риза булганнарны җыярга... Дүрт батальоннан торган җиде меңгә якын хатын-кызны туплаган бригадага тылны саклау, дезертирларны тоту бурычы йөкләнә.

Ирина ханым үзен хатын-кызлар бригадасына күчерәчәкләрен белгәч, чиксез сөенә. Нигә икәнен бүген дә төгәл генә аңлата алмый, бу хезмәт нәкъ менә минем өчен икәнен тойгангадыр, бәлки, ди. Шатлыгыннан "Ура!" дип кычкыра-кычкыра штабка кыр буйлап чапканда, чирәм чем-ченеп йөргән ат та сискәнеп читкә тайпыла. Кинәт, шартлау. Баксаң, кырда мина куелган булган. Ат Иринаның гомерен саклап кала. Ә минаның кыйпылчыклары кызның аягын җәрәхәтли. Бу хакта озак әйтми йөри Ирина. Бригадага алмаслар дип курка. Үзе белдеге белән генә башкалардан качып ярасын дәвалый. Әмма, авыртуга түзеп булмый, авыру сөяккә күчә башлый. Ярый, моны рота командиры белеп ала. Иринаны тиз арада госпитальгә салалар.

- Ул чакта пенициллинның яңа гына чыккан вакыты. Беренче партиясен мин үземдә сынап карадым. Биш көннән үк аяклар рәтләнә башлады. Пенициллин ул чакта күбебезне коткарып калды, - ди Ирина ханым.

Бригададагы кызларның күбесе авылдан була. Гади, япь-яшь кызлар. Автомат, пулеметтан атарга да өйрәнә алар, ат та җигәләр, бернидән дә курыкмыйча хәрби биремнәрне дә үтәргә тиеш булалар. Ирина - иң көчлеләр тупланган беренче батальонда хезмәт итә. Аны тиз арада рота старшинасы итеп билгелиләр. Кызларны тәртиптә тоту, юындыру, ашау мәсьәләсен хәл итү, хәрби әзерлекне күзәтеп тору аның җаваплылыгында була.

- Иң курыкканыбыз бетләү иде. Берсендә бетләгәч чак арындык, шуңа да күңелгә уелып калган, күрәсең. Ротада 150ләп кеше. Ашарга юк, бер телем икмәк белән чыккан көннәр дә булды, тик монысы берни түгел, иң авыры якыннарның үлеме. Бер төндә 18 кызны югалттык без. Сатлыкҗаннар дошман самолетына фонарьлар белән яктыртып ишарә биргәннәр. Нәтиҗәдә, госпитальне шартлаттылар. Атышта безнең кызлар да һәлак булды. Ул "сатлыкҗаннар"ны асып үтергәннәр, диделәр. Үзем күрмәдем, анысы, - ди Ирина ханым.

Реклама

Кызларга җиңел булмый. Хәйләкәр дә була беләләр. Бер авылны дошманнардан саклаганда хатын-кыз итәге кигән немец ир-атны абайлап алалар. Җилбәзәк тә булалар. Урманда чатырларда яшәгәндә бер адым читкә китәргә ярамаса да, җиләк җыярга дип куе урманның эченә үк кереп чак адашмый алар. Кыюлыклары да җитәрлек. Урманда дүрт граната тапкач, Ирина аларны ярга тотып ата. Ярый граната кызның кулында шартламый. Ничә тапкыр үлемнән кала әңгәмәдәшем. Берсендә элемтә югалгач, Иринаны нәрсә булганын ачыклау өчен штабка җибәрәләр.

Барып керсә, бөтен тәрәзәләр, ишекләр ачык, штабта беркем юк.

- Мин хәтта аяк тибеп биеп тә карадым, берәү дә чыкмады. Кинәт, тиз кит! дигән тавыш яңгырады. Баксаң, дошман аткан бомба шартларга өлгермичә, кысылып калган икән. Шуңа штабта үле тынлык урнашкан булган, саперлар килгәненне көттек, - ди ветеран. Ә баш өстеннән очкан пуляларга чак эләкмичә могҗиза белән исән калулар күпме...

- Хатын-кызларга карата аеруча зур хөрмәт иде фронтта. Гадәттә, үлгәннәрне табутсыз гына җиргә күмәләр. Ә безнең кызларны җирләгәндә билге өчен такта кисәкләре эзлиләр иде, - ди ул.

Әни янына кайтасы килә
1944 елда бригаданы таркаталар. Пенза өлкәсендә аеруча мөһим оешмаларны саклаган ир-атларны фронка җибәрәләр, аларга алмашка хатын-кызлар килә. Ирина да шулар арасында була. Сугыш тәмамлангач та тиз генә туган якларына кайта алмый әле ул. Ул чакта Куйбышевта дивизия штабында писарь булып хезмәт иткән Иринаны үзләрендә калырга үгетлиләр, офицер званиесе бирәбез дип тә карыйлар, әмма Иринаның карары нык: "Әни янына кайтасым килә!" .

1945 елның ноябрендә Казанга кайткач, Ирина партиягә кабул ителә. Озак еллар КПСС райкомында, шәһәр башкарма комитетында эшли. Эше аркасында медицина институтында укуын дәва итә алмаса да, югары белем ала. Читтән торып юрист белгечлеген үзләштерә. Кияүгә чыга. Иренең беренче хатыныннан ике баласы була, аларны тәрбияли. Уртак уллары Олег та туа. Хәзер ул әнисенең төп таянычы, ярдәмчесе.

Ирина ханым бригададагы кызлар белән хәзер дә аралашып тора. Түбән Камада Мария исемле дусты бар аның, Мәскәүдә Раиса белән гел сөйләшеп торалар. Раиса - дустына бүгенгә кадәр рәхмәт әйтә: Ирина аны сугышта чакта үлемнән коткарып калган булган. Бик буранлы, салкын көндә Раиса штабтан җиде чакрым ераклыкта урнашкан Смоленск шәһәренә хәрби бирем белән китә. Әмма юлда адаша, өши башлый. Күңеле сизеп Ирина атлар җигә дә, Раисаны эзләп чыга. Туңып утырган иптәшен вакытында табып, штабка алып кайта, аякларын җылыта, массаж ясый. Моннан берничә ел элек иптәш кызлар бергә җыелып Смоленскка да барып кайтканнар. Бригадада бергә хезмәт иткән кызларның каберләрен күреп, үткәннәрне искә алып йөргәннәр.

Ирина ханымның сигез ел элек ире үлгән, хәзер ялгызы гына яши. Социаль яклау хезмәтеннән дә гел килеп йөриләр аның янына. Балалары хәлен белеп тора. "Безнең оныкларда татар каны ага. Күбесе катнаш гаиләдә туган",- ди ветеран. Сугышта хезмәт иткән өчен бирелгән дистәләгән медальне, Кызыл Армия кенәгәсен бик кадерләп саклый Ирина ханым. Сугыш елларында язышкан хатларны да кат-кат укый. Әнә сыйныфташы белән язышкан хат бүген дә саклана анда. Аны күпме еллар узганнан соң Мәскәүдә яшәүче сыйныфташы Сережа җибәргән. Яшь чагыннан ук театрларга йөрергә яраткан, язу, оештыру, шигырьләр сөйләү осталыгына ия булган Ирина ханым бүген дә тик ятмый. Шактый гына газеталар яздыра, аның өендә мәктәп укучылары кунак булалар.

Мөлаем, ягымлы, матур Ирина апа. Сугыш ачысы, дошманга булган нәфрәт, кырыс тәртипне татыса да, яшьлегенең иң гүзәл чорында кулыннан автомат төшмәсә дә, хатын-кыз нәфислеген югалтмаган ул.Бүген оныкларының, алты оныкчыгының яраткан чал чәчле ак әбиләре. Ходай исәнлектән аермасын сезне!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: