Шәһри Казан

Аңа ихтирамны хезмәте китерде

Габдулла абый Рәхимкуловны беренче мәртәбә Казан музыка училищесында укыганда авылга каникулга кайткач күрдем. Ул вакытта район мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Әнвәр абый Билалов очраштырды безне. Габдулла абый белән мине мәдәният бүлегенә чакыртып, районда берничә концерт бирүебезне үтенде ул. Г. Рәхимкулов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли иде. Икебез...

Реклама

Габдулла абый Рәхимкуловның язмаларын Сәнгать советына тәкъдим иткәч, алар анда яклау тапты һәм җырлары әкренләп эфирда яңгырый башлады. Аның популярлык казануы шул 1960 елларның ахырына туры килде дип һич икеләнмичә әйтергә була. Өстәвенә, 1967 елда булса кирәк, миңа концерт төркеме составында Ленинградка (хәзерге Санкт-Петербург) бару насыйп булды. Бөтенсоюз «Мелодия» грампластинка чыгару фирмасының Ленинградтагы хезмәткәрләре белән танышып, Габдулла абыйның пластинкаларын чыгару турында сөйләшеп кайткач, ул баянчы Марс Макаров белән тиз генә җыенып барып, егермегә якын җырын яздырып та кайтты. «Мелодия» хезмәткәрләре, аерым алганда бүлек мөдире Клеопатра Петровна Иванова, Габдулла абыйның пластинкаларын тиз арада эшләтеп, сатуга да чыгарды. Әлеге пластинкалар бик тиз сатылып та бетте. Җырчының шул вакытта кичергән шатлык-хисләре әйтеп-аңлатып бетергесез иде. Сабый бала кош тоткан, диярсең! Ул пластинкалар, кабат-кабат чыгарылып, бик тиз тарала да торды.
Габдулла абый бу елларда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада төркемендә солист булып эшли иде инде. Татарстандамы, күрше республикалардамы, Урта Азия, Казахстандамы, кыскасы, татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә дә аның исемен белмәгән, иҗаты белән таныш булмаган кеше сирәк булгандыр. Г.Рәхимкулов җырларын сорап радиога килгән хатларның да көннән-көн арта баруына сөенә идем.
Габдулла абыйның шулай тиз арада популяр җырчы булып танылуында, әлбәттә, радионың роле булмый калмады. Әмма җырчыга халык арасында ихтирамны, игътибарны, әлбәттә, иң беренче чиратта аның таланты, матур тембрлы тавышы, намуслы хезмәте китерде. Бу - бәхәссез. Габдулла абый сәхнәгә дә, радиога да бервакытта да әзерлексез чыкмады. Ходай биргән моңлы тавышы, бәллүрдәй чыңлап торган дикциясе (сүзләр әйтелеше), җырларны искиткеч халыкчан башкаруы бик күпләргә үрнәк иде. Сәхнәгә һәрвакыт матур киенеп чыга, бәргәләнмичә, үз җаена гына җырлый. Радиога килгәч, башта шактый гына каушап-югалып калыр иде. Әмма радио хезмәткәрләренең аңа булган ихтирамы, теләктәшлеге, ягымлы мөнәсәбәте аңа бу халәттән бик тиз чыгарга ярдәм итә. Ул, нигездә, уен-көлке яратучан, шат күңелле кеше иде. Бәлки шуңадыр, тавышы көр, күкрәгеннән ургылып чыга, тамашачы күңелен бик тиз яулап ала.
Габдулла абый сабый бала кебек беркатлы-ышанучан, нечкә күңелле, бөтен нәрсәне дә йөрәгенә якын кабул итүчән искиткеч шәхес иде. Мин аның бу сыйфатларын бергә гастрольләргә чыкканда сиздем (бер-ике мәртәбә, аның төркеменә кушылып, Ижевск шәһәренә һәм Татарстан районнарына чыгу насыйп булды). Юлда йөргәндә төрле хәлләргә тарасың: вакытында барып җитәргә транспорт булмый, кунакханәләрдә урын әзерләнмәгән йә җырчының концерты тиешенчә оештырылмаган... Ни гаҗәп, Габдулла абый бу хәлләрне искиткеч сабырлык-түземлелек белән кичерә иде: тавышын күтәрмәс, һичкемгә авыр сүз әйтмәс.
Бригадасында да төрле холыклы кешеләр бар иде: кайсы бәхәсләшергә, кайсы әрепләшергә ярата... Әмма ул, анда өлкән, җаваплы кеше буларак, кытыршы хәлләрне шомартып җибәрә белә иде.
Көннәрдән бер көнне Габдулла абый һәм язучы Барлас Камалов редакциягә килеп керделәр дә бер-берсенә карашып утыра бирәләр. Барлас абый, табигате белән шактый җор телле, уен-көлкегә маһир кеше буларак, аптырап тормастан, аның иҗатына багышлап концерт-очерк, ягъни радиотапшыру эшләп китерүен әйткәч, Габдулла абый. гаепле бала сыман кызарып, тыйнак кына:
- Бәлки яңа язмаларымны бергә туплап, бер программа эшләрсез? - дип куйды.
Андый тапшыру эшләнде. Ул вакытларда опералардан арияләр, романслар, Сара апа җырларыннан башканы җырламаган, халык көйләрен генә башкаручыларны бик үк өнәмиләр, ягъни андыйлар кайберәүләр тарафыннан кабул ителмиләр иде. Андый җырчылар түбән сыйфатлы булып саналды. Миңа, музыкаль тапшырулар редакциясе житәкчесе буларак, Габдулла абыйның эфирда еш яңгыравы аркасында шелтәләр дә күп ишетергә туры килде.
Ул лаеклы ялга чыккач та җырлаудан туктамады. Төрле түбәнлекләргә түзеп булса да, һаман җырлады, үз сүзе белән әйтсәк, халыкка хезмәт итте.
70 яшьлеге уңаеннан иҗат кичәсенә әзерләнгән көннәре бүгенгедәй хәтердә: дулкынланган, борчылган хәлдә дә оештыру мәшәкатьләре артыннан үзе чабып йөрде. Артист кешенең күңеле, әйткәнемчә, бик тиз боега бит аның. Филармониядә гомере буе авылдан авылга йөреп, трактордан - чанага, чанадан тракторга күчә-күчә эшләсә дә, кәефенең нинди булуына карамастан, сәхнәдә дөньясын онытып җырласа да, лаеклы ялга аны гаять зур хезмәте өчен рәхмәт тә әйтмичә китәргә мәҗбүр иттеләр. Шул вакыттагы күңел рәнҗүләрен басар өчен кирәк иде аңа ул кичә. Тамашачысы белән кешеләрчә саубуллашу, бәхилләшү иде аның төп максаты. Кайберәүләр мондый кичәләрне байлык туплау өчен үткәрә. Габдулла абый исә кырык елдан артык иҗади хезмәтенә йомгак ясау өчен тырышты.
Ни кызганыч, юбилей кичәсеннән соң озак яшәмәде ул. Әмма гомеренең соңгы көннәренә кадәр сәхнәдә булды.
Габдулла Рәхимкулов дөньядан Халык җырчысы булып китте. Җырчыны соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында вакытында аңа төрле каршылыклар тудыручылар да бар иде. Габдулла абый турында истәлекләр белән чыгыш ясаучы ул кешеләрнең күңелендә ни булгандыр, әмма алар артистның арабыздан китүен авыр кичергәндәй сөйләделәр.
Габдулла абый Рәхимкуловның җырлары яши, язмалары эфирда яңгырап тора. Радиотыңлаучылар аны онытмыйлар, җырларын ешрак бирүебезне үтенеп хатлар язалар. Иң кызганычы - безнең арада үзе юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: