Шәһри Казан

Абдулла Дубин: «Дошманнарымны догадан калдырмыйм»

Яшьләр хәзер 74 яшьлек Абдулла Дубинны сирәк открыткалар җыючы - филокартист һәм 68 яшендә әти булган кеше итеп белсә, урта һәм олы буынга ул 1961-1984 елларда эшләгән диктор буларак таныш. Абдулла абый Дубин игътибарсыз кала торган кеше түгел. Җор теле, чуар киемнәре белән һәркемне үзенә җәлеп итә. Туксанынчы еллар башыннан...

Яшьләр хәзер 74 яшьлек Абдулла Дубинны сирәк открыткалар җыючы - филокартист һәм 68 яшендә әти булган кеше итеп белсә, урта һәм олы буынга ул 1961-1984 елларда эшләгән диктор буларак таныш.
Абдулла абый Дубин игътибарсыз кала торган кеше түгел. Җор теле, чуар киемнәре белән һәркемне үзенә җәлеп итә. Туксанынчы еллар башыннан Скандивания, Көнбатыш Европа, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африка илләрен гизеп чыккан. Гардеробын чит илләрдән алып кайткан киемнәр белән тулыландыра. Без очрашкан вакытта өстендә Малайзиядән алып кайткан күлмәк иде, көндәлек тормышта киеп йөри торган түбәтәен Мәккәдән кайтарткан.
Абдулла абый 1941 елда Әстерханда туа, Мәскәүдә ГИТИСта укый да Казанга килеп төпләнә. Әмма туган ягын исеннән чыгарганы юк. Казан белән бергә Әстерхан күренешләре төшерелгән фотоальбомнар чыгарган. 2013 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Абдулла Дубинга «Ике Казан» фотоальбомын чыгару өчен, бер миллион сум акча биргән. Дубин үзе әйтүенчә, телевидениедә 25 ел эшләп, 30 ел китап бастырып, аның бер генә «мактаулы» исеме бар - «күз күреме буенча инвалид». «Кеше шәхес булырга тиеш, мактаулы исем кешене кешелектән генә чыгара», - ди ул.
«Брежневның бандитлыгы турында ачыктан-ачык әйттем»
- Абдулла абый, безнең һәм сезнең буын яшьләренең нинди уртак һәм аермалы яклары бар ул?
- Аерма бик зур. Сталинны ничек кенә яманласалар да, соңгы көннәремә кадәр аны догадан калдырмам. Ул чорда бөтенләй башка тәрбия иде. Үз юлыңны таба аласың, бөтен нәрсә бушка иде. Мин гаиләдә төпчек - 14нче бала. Бүген туган булсам, кайсы вокзалда хәер сорашып утырыр идем икән дип уйлыйм. Хәзер атасызлык хөкем сөрә. Бүген бала табу үзе бер батыр­лык кебек. Гомумән, гаилә һәм җәмгыять, тышкы күренешләр бер-берсенә бик бәйле. Әйтик, Югославия башында Иосиф Броз Тито торганда, әлеге ил бөтен дөньяга билгеле курорт иде, ә хәзер Югославияне телгә алучы да юк. Шарль де Голль Франция белән җитәкчелек иткән чорда халык, әшәкелек кылып, пәйгамбәрдән көлеп йөрмәгән.
- Сезнең һәм безнең чор телевидениесен чагыштырсак...
- Аерма шулай ук зур. Татарстан телевидениесе сафта булырга, әхлак кысаларыннан чыкмаска тырыша әле. Ә үзәк телевидениене бандитлык һәм фахишәлек академиясе, дип атыйм. Телевизордагы хатын-кызларга карап, анатомияне өйрәнергә була бит. Хәзер үз башы белән уйлау­чылар аз калды, барысы да көтүгә кушылды. Көтүгә иярергә теләмәвем аркасында 1984 елда мине «ашадылар» да инде. Өстәвенә, Брежневның Әфганстандагы бандитлыгы турында ачыктан-ачык әйтә идем. Интернациональ ярдәм дигән булып, күпме кешенең, яшьләрнең гомере өзелде. Мин Арча зираты каршында торам. Һәлак булган егетләрнең әти-әниләренең хөкүмәтне каһәрләгәнен күреп-ишетеп тордым.
- Диктор булу теләген күңелегездә кем кабызып җибәрде?
- Сугыш елларында картон тәлинкәләрдән әйтелгән сүздән халык йә шатлана, көлә, йә кайгыра иде. Радионы бөек көч буларак кабул иттем. Абыем берсендә теткәләнеп беткән микрофон биргәч, ул иң яраткан уенчыгыма әйләнде. Казан телевидениесенә урамнан килеп кердем дисәң дә була. 1961 елда Казанга театр училищесына укырга дип килдем. Татарча бик начар сөйләшә идем. 10 ноябрьдә имтиханнар башланды, ә 13е көнне Горький урамыннан үткәндә, Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты дигән язу күрдем. Кердем. Ул чакта Айрат Арсланов белән Әминә Сафиуллина бергә алып бара, ә Иркә Сакаеваның пары юк иде. Комитет рәисе Долгов мине урамнан килеп кергән көнне кичке алтыга чакырды да эфирга чыгарды. Әминә Сафиуллина белән алып бардым. Мине барысы да яхшы кабул итте. Соңрак кына белдем: мине баштарак КГБ хезмәткәре дип кабул иткәннәр икән. Ул вакытта халык куркып яши иде бит. Иркә Сакаева белән 1962 елда алып бара башладык. Диктор булып эшли башлагач, 1,5 айдан соң мине 100 сум оклад белән өченче категориядәге диктор итеп билгеләделәр, ә ул вакытта ашханәдә 3 сумга бик яхшы ашап була иде. 80 нче елларда тапшыруларны парик киеп алып бара башладым. Бүген урамда мине һаман да таныйлар. Кеше үз анасының исемен дә оныткан бу чорда, сез пеләш Абдулланы хәтерлисез дим.
- Уңышларыгыздан көнләшүчеләр телевидениедән китәргә мәҗбүр иткәч, кая барып сыендыгыз?
- Казаннан китәргә карар кылып, фатирымны Әстерхандагы өч бүлмәле торакка алыштырып куйган идем инде. Елга вокзалына контейнерга заказ бирергә барганда, язу­чы Заһид Фәйзи мине зур хата ясаудан туктатып калды. «Син нәрсә эшлисең? Җинаять кылдыңмы әллә? 1,5 ай телевизордан күренмәгәч, тамашачылар сине сорый, югалуыңа кайгыра. Аларга хыянәт итәсең киләме әллә?» - дип әйтте. Әнием дә һәрчак, сабыр төбе - сары алтын, дия иде. Үземне кулга алып, Казанда калдым. Теплоходларда методист булып эшләдем. Рейс тәмамланганда, берсендә каютама шакыдылар. Ачсам, каршымда култык таяк­лары тоткан инвалид тора. Миңа ике төргәк сузды: берсендә - коньяк, икенчесендә - сланцы. «Без хатыным белән гомер буе Иделдә ял итәбез, әмма сезнең белән ял иткән төсле бер җирдә дә рәхәт булганы юк иде», - диделәр. Күземә яшь килде. Иң югары мактау билгесе шушы инде. Бүген үземнең дошманнарымны догадан калдырмыйм, алар булмаса, мине нинди язмыш көткән булыр иде икән? Бәлки ул чорда юкка чыккан бик күпләр язмышыдыр? Ә мин бүгенге тормышымнан канәгать.
- Бүлмә диварындагы зур портретларда әти-әниегез сурәтләнгәнме?
- Әйе, ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми дигәндәй, белем бирү йортында алынган диплом махсуслашу гына, ә әти-әни тәрбия бирә. Аларны академиклар дип атыйм. Әтием 45 ел куллары белән ипи салды, минем бармакларым да интеллигентларныкыча түгел. Аннары әтием мәчеттә мәзин булды. Мулла улы булуым да телевидениедә мине «ашарга» тагын бер сәбәп булды. Әнием 14 бала тәрбияләде, җитмәсә, ташлап калдырылганнарын да карады.
«Модага ияргән кеше бәхетле була алмый»
- Абдулла абый, 68 яшегездә әти булырга ничек җөрьәт иттегез?
- Кешедән тора ул, хәзер 40 яшьтә дә сафтан чыгучылар бар. Кешеләр бер кулында - шешә, икенчесендә тәмәке тоткан чорда нәрсә көтә безне? Подъезд төбендә тәмәке тартучыларга шелтә белдерсәм, кырын карыйлар. Язмышым гадәти түгел. Хәзерге тормыш иптәшем белән яшь арасы - 34 ел. Кызым туу - Аллаһның рәхмәте. Алтынчы яше китте инде, балалар бакчасына йөри. Аңа Мәрьяммиям дигән исем куштым. Исемнәргә зур әһәмият бирәм. Кызымныкында М хәрефе - дүртәү, эшчән, тырыш, эш сөючән, Я хәрефе иҗади дигәнне аңлата. Әгәр кызым әтисе куйган исемне саклап, үчекләү-кимсетүләрне күтәрә алса, исеменең җисеме акланачак. Бөтен дөньяга билгеле сәясәтче Джавахарлал Неру Казанга килгәч, аны беркем дә Женя дип атамады бит. Исем ул - язмыш, тулы бер фән, әмма аны махсус рәвештә бетерделәр. Горький, Чеховлар да исемнең зур көчкә ия икәнлеген белгән. Әсәр каһарманнарының исеменнән үк аларның холык-фигылен белеп була.
Икенче хатыннан туган улыма 44 яшь тула быел. 14нче бала булгач, үземнең сигез балам булыр иде, дип уйлаган идем, әмма болгавыр заман аркасында, ниятне тормышка ашырып булмады.
Хәзер исемне модага карап куялар. Гёте әйткәнчә, мода ясалмалылыктан тора, шуңа да модага ияргән кеше бәхетле була алмый. Ә беренче тормыш иптәшем - Эльза Гобәйдуллина, балалар язу­чысы Гариф Гобәй кызы. Кешенең культурасы һәрчак дингә мөнәсәбәте аша беленә. Кеше никадәр белемле булса, динне дә шулкадәр хөрмәт итә.
- Гариф Гобәй белән динне янәшә куюыгыз очраклы түгел, дип беләм. Балалар язу­чысы була торып, дингә каршы юнәлтелгән «Коръән серләре» китабын язып, халык каргышы Гариф Гобәйнең үзенә генә түгел, балаларына да җиткән, диләр...
- Әлеге китапны янды­рып, көлен посылка белән өйгә җибәрделәр, көл өс­тендә гарәпчә бәддога язылган иде. Ул бәддога Гариф Гобәйнең үзенә дә, кызына да, оныгына да җитте... «Коръән серләре» чыккач, «Литературная газета»да Брежневның каенатамны «Октябрь революциясе» ордены белән бүләкләү турында карары чыкты.
Элек журналистлар лотереясе бар иде. Берсендә импортный, матур, көмеш ручкалар оттым. Өчесен Гариф Гобәй «Коръән серләре»н язуга тотты. Әсәр язылуга минем дә өлешем керде, дип бераз курыктым. Эльзадан туган кызыбыз да вафат булды...
- Раритет открыткаларны кайчан җыя башладыгыз?
- 1968 елда Казандагы Ленин садигында йөргәндә, карасам, бер егет иске Казан күренешләре сурәтләнгән открыткаларны «Жизнь замечательных людей» сериясеннән Толстой китабына алыштырам, ди. Толстойны үзем дә бик яратам, әмма 15 открытканы алу теләге шулкадәр көчле булып чыкты, китапны алыштырыр­га дип, өйгә чаптым. Бар да шуннан башланды. «Филателия СССР» журналына белдерү биргәч, үзебезнең һәм чит ил филокартистлары белән хат алыша башладым. Коллекциямдә 1896 елгы открыткалар да бар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: