Шәһри Казан

Адени Адебайо: «Татарстанга мәхәббәтем Бауман урамыннан башланды»

Нигериядән килгән танышым Адени Адебайоны студентлар арасында белмәүчеләр юктыр. Табигый сөйкемлелеге, тырыш, үз максатына ирешүчәнлеге белән укытучыларны да, студентларны да үзенә тиз карата ул. Адени - Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе рәисе.

Белем алу беренче планда
Адени Адебайо Нигерия иленең Шаки шәһәрендә туа. Әтисе югары уку йортында химия, география укытса, әнисе мәктәптә аграр фәннәр һәм биология укытучысы.

Адени Америка системасы буенча белем биргән шәхси мәктәптә укый. Мәктәпне тәмамлагач та әти-әнисе юлыннан китү нияте белән педагогия көллиятенә укырга керә. Берара мәктәптә дә үзен төгәл фәннәр укытучысы буларак сынап карый. Соңыннан Нигериянең иң яхшы вузларының берсе булып саналган «Obafemi Awolowo University» уку йортында белем ала башлый.

Университетны бары югары билгеләргә генә тәмамлыйсы килгән егетне сынау имтиханнары канәгатьләндерми. Абыйсы да, әти-әнисе дә Англиядә укыганга, ул чит илдә белем алырга кызыга башлый.

«Россия шул ук СССР. Анда рәхәт күрмәссең!»
Япония, Англия, Швеция, Греция, Россия кебек биш илдә уку өчен грант ота егет. Япония белән Россия арасында озак сайлана ул.
Адениның әти-әнисе улларының бу карарын хупламый.

- Россия шул ук СССР. Анда рәхәт күрмәссең! - дип каршы төшсәләр дә, инде китәргә чемоданнарын җыеп куйган Аденины туктата алмыйлар. Салкын, әле аның өчен билгесез Россиягә ул 2008 елны беренче тапкыр аяк баса.

Борщ урынына ипи белән сыр
Россиягә килгән беренче көнендә үк ул әти-әнисенең хак булуына инана. Аэропортта ук егетне безнең илгә хас матур сүгенү сүзләре белән каршы алалар. Халык аны дорфалыгы белән шаккатыра. Башта тәрҗемәче таба алмый озак интегә егет. Соңыннан таба, ләкин тәрҗемәче аннан поездга билет алу өчен акча сорый да, тагын юкка чыга. Шулай итеп, Адениның Россиядәге беренче көне ашамый-эчми аэропортта чемоданнарын саклап үтә.

Көне буе чит илдә, чит җирдә бер үзе тилмергән Аденины караңгы төн җиткәч килеп алалар. Бары шуннан соң гына ул ачкан карынын сырлы ипи кисәге һәм кока-кола белән тутыра ала.

Мәскәүдән аны Казанга поездга утыртып җибәрәләр. Шунысы кызык, Россиягә килгәнче ул әле Мәскәү һәм Петербургтан кала бер генә шәһәрне дә белмәгән, юллары Казанга илтер дип күз алдына да китермәгән.

Бауман урамы тормышны үзгәртә
Университет тулай торагына килгәч, Адени Россиягә эләккәненә тагын үкенә. Монда ул гомерендә беренче тапкыр теткәләнеп беткән агач идәннәр күрә. Озак кына бәдрәфнең җаен таба алмый интегә. Соңгы биш елын үткәрәсе куышын күреп, бу илдә яши алмавына тулысынча инана. Китәргә документларын җыя башлый. Ләкин Бауман урамында йөргәндә аның тормышы тамырдан үзгәрә.

Үз уйларына чумып йөргән Аденига бер таныш булмаган егет эндәшә. (Соңыннан Адени аның исеме Роман Елков икәнен белә.) Башта Адени әти-әнисенең чит илдә ят кешеләргә ышанма дигән нәсыйхәтләрен истә тотып, тизрәк китү ягын карый. Ләкин кызыксынучанлыгы үзенекен итә, бераз сөйләшеп торгач, ул яңа танышы белән Баулыга юл тота. Шул очрашудан соң аның Казанга, андагы халыкка карашы тамырдан үзгәрә.

- Минем өчен бөтенләй башка Россия ачылды. Сезнең халык олы йөрәкле, киң күңелле, ачык кешеләр икәнен белдем. Сез ярата, кешеләргә ярдәм итә беләсез, - дип сөйли Адени.

Адениның күп тапкырлар башка илләргә китәргә мөмкинлеге булса да, ул Казанда кала.

- Уку дәверендә бер тапкыр да күчермәдем, шпаргалкалар кулланмадым. Сезгә укытучыларыгыз үзләре шпаргалка ясагыз дип әйтә. Бездә андый әйберләр юк, - дип искә ала ул студент елларын.

Хәзер ул КМТТУ(КХТИ)ның Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институтында икенче ел инде магистрлык белемен ала. Ил һәм дөньякүләм төрле чараларда катнаша. Греция, Франция, АКШ, Төркия илләрендә фәнни чыгышлар ясый. 2012 елдан ул - Милләтара һәм төрле конфессияләр мөнәсәбәтен чагылдыручы президент советы әгъзасы. Адениның Президент Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгате белән Татарстанда белем алучы чит ил студентлары белән эшләү системалаша.

Бүген Адени шулай ук фән дөньясында кайный. Ул Мәскәүдә урнашкан Сколково исемендәге фән һәм технологияләр институтында яшь белгеч. Галимнәр белән нефтьне традицион булмаган юл белән табу чараларын эзли.

Россиядә эше күп булганга, Адени туган иленә сирәк кайта.

- Соңгы арада елына бер генә кайтам. Мөмкинлек булганда вакыт юк, вакыт булганда - мөмкинлек, - ди егет.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: