Шәһри Казан

“Адмирал”га ут төрткән булулары мөмкин

Сәүдә үзәгендә янгын чыгуның башка сәбәпләре дә карала: парфюмерия сату ноктасында кыска ялганыш аркасында ут кабу; Казанның башка сәүдә комплексларындагы көндәшләренең ут төртүе аркасында янгын чыгу; ут белән саксыз эш итү; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм вазифаи затларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве, шулай ук сәүдә эшчәнлеге өчен яраксыз бинадан...

Сәүдә үзәгендә янгын чыгуның башка сәбәпләре дә карала: парфюмерия сату ноктасында кыска ялганыш аркасында ут кабу; Казанның башка сәүдә комплексларындагы көндәшләренең ут төртүе аркасында янгын чыгу; ут белән саксыз эш итү; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм вазифаи затларның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве, шулай ук сәүдә эшчәнлеге өчен яраксыз бинадан файдалану.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан "Адмирал" сәүдә үзәгендә килеп чыккан янгын буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Реклама

Җинаять эшен тикшерү кысаларында "Заря" ҖЧҖ директоры, сәүдә комплексы арендаторы - 30 яшьлек Гусейн Гахрамановтан сорау алынган.

Гахраманов сүзләренчә, 2013 елда сәүдә комплексында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә тикшерү уздырылган, аның барышында кагыйдә бозулар ачыкланган, алар алга таба бетерелмәгән.

Сәүдә комплексында якынча 1 мең 274 сәүдә ноктасы булган, алар өчен субарендаторлар ай саен аренда өчен 15тән 30 меңгә кадәр акча түләгән. Ул, Россия Федерациясе Конституциясенең 51 нче маддәсенә сылтап, фаҗига буенча күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Бүген иртән суд тикшерүченең Гахрамановны сак астыну алу турындагы гаризасын караган.

Фото tvc.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: