Шәһри Казан

Адвокат Альберт Гафуров: «Хәзерге вакытта кешеләргә түләүсез ярдәм күрсәтү дә бар»

Укыган елларыннан ук студентлар советы рәисе буларак күпләргә ярдәм кулы сузган Альберт Гафуровны хәтерләүчеләр бардыр әле. Бүген дә ул инде адвокат буларак игелекле га­мәлләре белән кешеләрне сөендерергә тырыша.

- Альберт әфәнде, сез Казан дәүләт университетының фәнни коммунизм бүлеген тәмамлаган белгеч. Кабат әлеге уку йортына кереп юрист һөнәре алырга нәрсә этәрде?

- Ул һөнәрне сайлавым очрак­лы түгел. Уку йортын тәмамлаганнан соң Чаллыдагы Кама автомобиль заводына эшкә киттем. Анда мастер, инженер, цех башлыгы урынбасары булып эшләдем. Шул чагында эшчеләр төрле сораулар белән яныма киләләр иде. Судта җәмәгатъ яклаучысы буларак катнашканлыктан, ул өлкәдә дә ярдәм сорап килүчеләр булды. Яхшы гына нәтиҗәләргә ирешелде. Чөнки ул чакта җәмәгать яклаучысын тыңлыйлар иде. (Элек хөкемдар янында ике халык утырышчысы да була торган иде.) Шуннан соң мин, юрист белеме алу нияте белән, университетның юридик факультетын тәмамладым.

- Адвокат нинди булырга тиеш?

- Беренче чиратта намуслы булырга, җаваплылык тоеп эшләргә, юридик кануннарны белергә кирәк. Әгәр адвокат яклау эшенә алына икән, ул аның уңай нәтиҗәсе булсын дип эшләргә тиеш.

- Бүгенге җәмгыятьтә адвокатларга карата мөнәсәбәт нинди?

- Төрлечә дияр идем. Кайберәүләр адвокатны юрист белән бутап ялгышалар. Чөнки хәзерге вакытта юридик хезмәт күрсәтү оешмалары күп. Без адвокатлар палатасы алдында җавап тотабыз. «Адвокатларның профессиональ этикасы» дигән кодекс безне аерым кысаларда тота. Аннан читкә тайпылырга ярамый. Сиңа кеше эшне ышанып тапшырган икән, аның белән бергә ахырына кадәр җиткерергә кирәк.

- Яклаудан баш тарткан очрак­ларыгыз буламы? Йә булмаса, кайберәүләр үзләре яллаган адвокаттан эш барышында канәгать булмаган чакларында аның белән килешүне өзә алалармы?

- Җинаятьчелек эшендә гаеп­ләнүчене яклаудан баш тартыр­га ярамый. Гражданлык эше буенча андый хәл мөмкин. Ул чакта клиентыңа алдан ук: «Бу эш барып чыкмый, чөнки канунга туры килми», - дип аңлатасың. Ә инде адвокатыннан канәгать булмаган очракта, аны башкасына алыштырырга ярый.

- Бездә кеше, адво­катка күп түләргә кирәк, дип, үз хокукла­рын яклап суд юлларында йөрүдән куркып кала.

- Хәзерге вакытта кешеләргә түләүсез ярдәм итү дә бар. ­Россия һәм Татарстан кануннары нигезендә, әйтик, I һәм II төркем инвалидларга, аз керемле гаиләләргә һәм башка кайбер гражданнарга түләүсез хезмәт күрсәтелә.Үзем дә бушлай консультация бирә алам.

- Коточкыч җинаять кылган кеше халыкта нәфрәт уята. Ә адвокат андыйларны да якларга тиеш.

- Җинаятьчене дә кеше итеп карарга кирәк. Кешене «җинаятьче» дип суд карарыннан соң гына атарга була. Аңа хәтле «гаепләнүче» яисә «шикле» кеше дип кенә йөртеләләр. Россия Конституциясе нигезендә ул юридик яклауга хокуклы. Гаепләнүчене яклаганда, җинаятьнең нинди хәлдә, нинди ситуациядә кылынуы да исәпкә алына.

Реклама

- Соңгы вакытта үзегез күб­рәк нинди эшләр белән очрашасыз? Гаепләнүчеләр үз гаепләрен таныймы?

- Урлашу, кеше талау, мошенниклык очраклары күп. Бу юлга бигрәк тә яшьләр баса. Аларның тиз генә акча эшлиселәре килә. Күбесе эшләгән җинаятьләрен таный. Конституциянең 51 нче маддәсе нигезендә, җинаять кылган кеше тикшерүчеләргә берни дә сөйләмәскә хокуклы. Гаепләнүче үз гаебен танымаган очракта, бармак эзләре аныкы булса, дәлилләр аңа күрсәтсә, хөкем карары аңа катгый була. Иректән мәхрүм ителә, шартлы җәза бөтенләй каралмый.

- Яшьләр арасында интернет аша төрлечә акча эшләү юллары да барлыкка килде.

- Әле соңгы вакытта тетрәндергеч шундый бер эш белән очраштым. Югары уку йортларында бюджетта укучы дүрт студент егет интернет аша «эшкә урнашабыз», дип, наркотикларны яшерен урыннарга тарату эшенә алыналар. Алар, җинаять эшлибез, дип уйлап та карамый. Бер генә көн эшләп калалар. Шунда ук сак астына алалар үзләрен. Инде ике ел суд юлында йөриләр. Хәзер аларны катгый җәза көтә.

- Мондый хәлләргә каршы кисәтү чараларын да күрергә мөмкиндер бит.

- Кызганыч, уку йортларында укытучылар, оешмалар тарафыннан яшьләр арасында аңлату эшләре алып барылмый. Юристлар катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрергә кирәк.

- Сез, гаепләнүчеләрне катгый җәза көтә, дидегез. Адвокат хөкем карарын үзгәртә аламы соң?

- Чыгарылган хөкем карарына яклаучы зур йогынты ясый алмый. Карар чыкканчы гына ярдәм күрсәтә ала. Бирелгән җәзаны җиңеләйтү өчен адвокатка күп тырышырга кирәк. Адвокат гаепләнүченең гаепле түгел икәнлеген ачыклау өчен, шуны раслаучы дәлилләр җыярга һәм шуны судта исбатларга тиеш.

- Юрист булган һәр кеше адвокат булып эшләргә мөмкинме? Мәсәлән, Америкада адвокат булу өчен бик җитди сынаулар бирергә кирәклеге мәгълүм.

- Кешеләрне аңлый белгәндә, канун нигезендә аларга ярдәм итәргә теләк булганда гына адвокат булып эшләргә мөмкин. Кешеләрне дә үзеңне яклаган кебек якларга кирәк. Адвокатларга белем ягыннан да, җаваплылык ягыннан да таләп зур. Безгә зур сынау узарга туры килә. Имтиханга чакырыр алдыннан, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы президенты Людмила Дмитриевская кандидатлар белән үзе сөйләшә. Унике кешедән торган квалификацияле имтихан комиссиясе алдында сынау бирергә кирәк. Адвокат буласы кеше 445 сорауга җавап бирергә әзер булырга тиеш. Шул имтиханны бирә алмасаң, бер ел үтмичә, кабат сынауга килә алмыйсың.

- Сез адвокат булмасагыз, әдәбият-сәнгать юлыннан да китә алыр идегез. Моңлы итеп җырлыйсыз, шигырьләр язасыз.

- Туган ягым Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылының табигатенә сокланып, VIII сыйныфта ук шигырьләр яза башладым. Әмма башкалардан аерылып торасым килмәгәнлектән, аларны беркемгә дә күрсәтмәдем. Авыл җирендә берәр сәләтең булса, үрти башлыйлар бит ул. Ә инде җыр­лавымны өлкәннәр бик ярата иде. Урамда очраганда туктатып җырлаталар иде. Казанга күченеп килгәч, биш ел ансамбльгә йөрдем. Сабантуйларда, шифаханәләрдә, концерт залларында чыгышлар ясарга өлгердем. Хәзерге эш тынгысыз булганлыктан, тавышка да тискәре йогынты ясый башлады. Әмма җыр барыбер минем аерылгысыз юлдашым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: