Шәһри Казан

Ак таҗдан – матур чәчәккә!

Алар өчен авырлыкларына өстәлгән һәр грамм яшәүгә өмет дигән сүз, бу сабыйлар дөньяга килүләренә тудырган әниләренә генә түгел, ә аларның һәр сулышлары өчен җаваплы булган табибларга да рәхмәтле. 17 ноябрь Халыкара җитлекмичә туган балалар көне иде. Әлеге дата яңа туган сабыйларны кайгырткан Европа фонды башлангычы белән инде бишенче ел рәттән,...

«Җитлекмичә туган бала ул - үзенчәлекле бала!» - Казанның 1 нче балалар хастаханәсендә әлеге көн алдыннан шундый девиз астында махсус чара булып узды. Бу көнне икенче төрле Ак таҗ бәйрәме дип тә атыйлар. Ни өчен таҗмы, чөнки җитлекмичә туган нарасыйлар башта, чыннан да, таҗ шикелле бик нәзберек кенә була. Әмма алга таба әлеге таҗлар чәчәккә - әти-әниләрнең тормыш чәчәкләренә әверелә. Вакытыннан алданрак туган балалар гади генә булмый. Аларга игътибар да, тәрбия дә күбрәк кирәк. Тернәкләнеп чыккач та, бу сабыйларга даими рәвештә тикшеренеп тору мөһим, чөнки вакытыннан алда туган балаларның ашкайнату, сулыш органнары һәм нерв системалары, шулай ук күз тамырлары төзелеше дә үзгә.
Бәйрәмгә кайчандыр җитлекмичә туган, ә хәзер инде үскән балалар һәм аларның әти-әниләре килгән иде. Алар үз чиратында бөтен кеше алдында балаларының уңышлары белән бүлеште, бүгенге көндә әлеге хәлдә калган әти-әниләргә киңәшләрен әйтте. Һәм, әлбәттә, әниләрнең һәрберсе олы йөрәкле табибларга, кечкенә генә булып туган сабыйларын аякка бастырырга булышып, әти-әни булу бәхетен бүләк иткән белгечләргә зур рәхмәтләрен ирештерде. Әти-әниләрнең психологлар белән аралашу, ә балаларның рәхәтләнеп уйнау мөмкинлеге дә бар иде. 1 нче балалар хастаханәсенең җитлекмичә туган балалар катамнезы үзәге җитәкчесе Елена Волюняк сүзләренә караганда, соңгы вакытта, кызганыч ки, җитлекмичә туган балалар саны арта бара. Күп вакытта моның сәбәбе әти-әниләрнең сәламәтлеге белән бәйле була. Сабыйларның якынча 6-8 проценты вакытыннан алда дөньяга килә. Казанда, мәсәлән, узган елны 2700 бала иртәрәк, аларның 2 проценттан азрагы 1 килограммнан кимрәк авырлыкта туган.
Казан шәһәре Думасы депутаты Таисия Чернова чарага үзенең улы белән килгән иде. 1986 елда ул да җитлекмичә, 1,4 кг авырлыкта туган булган. Бүген исә ул озын буйлы чибәр егет. Хәзерге көндә үзе дә табиб булып эшли. «Минем улым туган вакытта әле реанимацияләр дә, бүген булган препаратлар да юк иде. Шулай да, хастаханәдә эшләгән олы йөрәкле табиблар ярдәме белән, улымны үстерә алдым», - диде ул. Табибларның әйтүе буенча, соңгы ун ел эчендә элек хәтта хыялланып та булмаган яңа технологияләр барлыкка килгән. Хәзер хәтта авырлыгы 500 грамм булган нарасыйларны да тернәкләндерүгә ирешә алалар.

Саннар ни сөйли?
Дөньяда ел саен 15 миллион бала вакытыннан алда туа. Россиядә җитлекмичә туган сабыйлар саны елдан-ел арта бара. 2012 елда шундый 110000 бала теркәлгән. Татарстан Республикасында исә 2013 елның 9 ае эчендә 3519 бала вакытыннан алда дөньяга аваз салган. Бу - барлык яңа туган балаларның 8,5 проценты дигән сүз

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: