Шәһри Казан

Ак яулыклы әби кулында дога урынына мәхәббәт романы!..

Җомга көнне автобуста өйгә кайтып барам. Шыгырым тулы дип әйтмәс идем, аягүрәсе бер дистәгә дә җитмәс.

Көндез җиңелрәк сулап йөри шәһәр транспорты. Кеше әзрәк. Шулай да юллардагы ыгы-зыгы җитәрлек. Бер шәһәр эчендә сәгатьләр буена автобуста йөр инде. Кала тормышының шушы ягын һич кенә дә кабул итә алмыйм. Күпме вакытыбыз әрәмгә үтә.

Гөж килә Казан. Һәркем каядыр ашыга, кабалана. Бер кешенең бер кешедә эше юк кебек. Бәлки алай да түгелдер... Ә мин кешеләрне күзәтергә яратам. Аркасына аскан биштәре, күз карашы аша да аның үткән юлын билгелим төсле. Нигә кирәк инде ул сиңа дияргә ашыкмагыз. Кешеләр бер-берсен өйрәнүдән дә дөньяга үз карашларын булдыралар түгелме? Шуңа да аеруча юлда телефонны кулыма да алмыйм.

Менә минем янда кетердәп тогран ап-ак яулыклы, кечкенә борынына зур күзлек кигән, муенына энҗе гәрәбә таккан, яшел камзуллы татар әбие утыра. Тәрәзә аша үтеп кергән кояш нурлары аның ак йөзен тагын да балкытып җибәрә. Кулында калын гына китап. Әби, иреннәрен әкрен генә кыймылдатып, тәмләп кенә укый. Китапның бер сүзен дә төшереп калдырмаска тели кебек.

Реклама

Шактый зур сумкасы өстенә ачып салган бу китапны мин ике дә уйламыйча дини эчтәлектә дип уйладым. Менә бит юлда барган вакытын да әрәмгә уздырмыйча, сурә ятлыйдыр. Кулларына телефон тоткан кавемнән күпкә аерылып тора инде. Гыйлемгә, дини пакълеккә омтыла, пәйгамбәребезнең: “Туганнан алып ләхеткәчә белемеңне арттыр”, – дигән хәдисен аклый кебек ул. Олы яшьтә кешенең вакыты да күбрәк, рәхәтләнеп дини белемне арттырып була. Яшь арткан саен адәм баласы Аллаһка якынаерга омтыла шул. Бу әбинең дә җомга көнне мәчеткә баруыдыр әле.

Догалы юлда барабыз. Автобус әкренрәк туктый, тигезрәк йөри кебек. Шулай булмыйча, татар әбие пышылдаган дога тирәлеккә тәэсир итә. Мин дә уйларымны мәңгелек юнәлешенә күчердем. Менә бит... Башкаларга үрнәк булып барган шушы әби бүгенге юлны кинәт кенә үзгәртте дә куйды.

Шактый гына баргач ак яулыклы әби, җайлап кына зур күзлеген салды, аны татар чигүе белән бизәлгән савытына урнаштырды. Шуннан кыенсынып кына китабын япты. Сумкасына шудырырга теләгән иде дә, артык кызыксынучан карашымнан кинәт каушады кебек. Шул мизгелдә китап шап итеп автобусның тузанлы идәненә килеп төште. Менә бәла! Үзем дә инде ник шулай текәлеп карап торам диген. Алай дисәң, дини китапның исемен беләсе килү гөнаһ түгелдер. Олы кешегә булышыр өчен тизрәк аяк астына үреледем. Әбинең:
– Кирәкми, үзем, – дигән сүзе еракка ук яңгырады..

Һәм менә шунда шаккаттым да инде. Татар абыстаеның китабына күзем төшсә, акка кара белән Даниэла Стилл “Огненная страсть” дип язылган. Әбигә алып биргәнче кулымны пешерде бу галәмәт, гаҗәпләнүдән авызым кипте, бер кызардым, бер агардым. Дога урынына мәхәббәт романы!.. Менә сиңа мә!
Ак яулыклы әби җиңел генә атлап ишек янына килде дә, тукталышка җиткәч, миңа төксе караш ташлап төшеп калды.
Автобус берни булмагандай, Казан урамы буйлап үз юлын дәвам итте. Эх, җәмәгать, каратаямыни соң йөрәк?..

Айсылу Имамиева

Фото : Анна Арахамия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: