Шәһри Казан

Акча апрельгә кадәр биреләчәк

Мин - «Россиянең почетлы доноры». Ел саен безгә акчалата ярдәм күрсәтәләр иде, быел бернәрсә дә бирмәделәр. Әллә законга үзгәрешләр кердеме икән? Галия Шәрапова, Казан. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, 2016 елда Россиянең почетлы донорларына елына бер тапкыр бирелә торган акчаның...

Мин - «Россиянең почетлы доноры». Ел саен безгә акчалата ярдәм күрсәтәләр иде, быел бернәрсә дә бирмәделәр. Әллә законга үзгәрешләр кердеме икән?
Галия Шәрапова, Казан.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, 2016 елда Россиянең почетлы донорларына елына бер тапкыр бирелә торган акчаның күләме - 12373 сум. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгыннан күчерелә. Быел исә матди ярдәм өлешләп күчкәнгә, әлегә бөтен донорга да акча килеп җитмәгән. Министрлыкта бу акчаларны 1 апрельгә кадәр түләп бетерәчәкләр дип вәгъдә иттеләр.

Реклама

Сорау, гозер, тәкъдимнәрегезне безгә 8 (917) 851-69-62 (кәрәзле) һәм 8 (843) 562-50-03 номерлары аша шалтыратып җиткерә аласыз. «ШК» сезне тыңлый!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: