Шәһри Казан

Акча бар – эшләргә дә эшләргә

Быел республикада 2013 елның октябрендә ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дигән дәүләт программасы эшли башлады.

Яңа программа 7 елга исәпләнгән, аны әзерләү 1,5 ел дәвам иткән. Төп яңалыкларның берсе - программа өчен барлыгы 1 млрд 84 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, быел исә әлеге максатларда 167,4 млн сум тотылачак. Узган еллар белән чагыштырганда, бу шактый күп (элек 10-11 млн сум юнәлтелгән), шуңа күрә, яңа программа тулы күләмдә гамәлгә ашырылыр дигән өмет тә зур.
Бу турыда ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында парламентның мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев хәбәр итте. Яңа программаны гамәлгә ашыруны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы контрольдә тотачак. ТР фән һәм мәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин таныштырганча, Иҗтимагый совет оештырылган, шулай ук «юл картасы» булдырыла, монда кайсы ведомствоның нәрсә белән шөгыльләнәчәге, нинди бурычлар торуы билгеләнә. Программа үзе 7 өлештән тора. Бурычлар арасында социаль яктан зур әһәмияткә ия булган законнарны татар теленә тәрҗемә итү, теләгән һәр кешегә татар телен, мигрантларга рус телен өйрәнү өчен курслар оештыру, дәреслекләр чыгару һәм башкалар бар.
Татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле итәр өчен эшлисе эшләр, хәл итәсе мәсьәләләр бик күп әле. Разил Вәлиев әйткәнчә, бездә әле балалар бакчасыннан башлап, югары сыйныфларга кадәр туган телне өйрәнүнең тәмамланган циклы юк. Җыелыш, конференцияләр әле һаман ике дәүләт телендә алып барылмый, сайтлар ике телдә эшләсә дә, татар телендәге мәгълүмат бик соңга калып бирелә, милли мәктәпләр үсеше тоткарлануның тагын бер сәбәбе - ул БДИларны бары рус телендә генә тапшырып булу һ.б.
Телгә ихтирам булсын өчен, бу эшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк, ди Разил Вәлиев. «Без комитетның алдагы утырышларын Казанның ике балалар бакчасында үткәрдек. Андагы балаларның ничек итеп татар һәм рус телләрен өйрәнгәннәрен күзәттек һәм бик нык куанып кайттык. Балаларга телләрне шулкадәр матур итеп, уен формасында өйрәтәләр. Алар инде татар телендә үзләренең курчак театрларын да оештырган. Анда рус милләтеннән дә, башка милләттән дә балалар бар. Без әлеге эшне эзлекле төстә алып барсак - балалар бакчасыннан башлап, аны мәктәптә тәмамласак, телебезгә ихтирам булыр иде», - диде ул. Разил Вәлиев әйткәнчә, яшәр һәм эшләр өчен кирәк булмаган телне бик сирәкләр генә өйрәнә. Безгә моның өчен телнең статусын күтәрү, телне кирәкле итү буенча яңа законнар, карарлар кабул итәргә кирәк. Ә башка халыкларның безгә мөнәсәбәте үзгәрсен өчен, ул халыклар безне - әдәбиятыбызны, сәнгать һәм тарихны белергә тиеш.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: