Шәһри Казан

Акча түләп, пычракка чум

Башкалада үзенчәлекле һәм шул ук вакытта сәер дә булган «Пычрак ерып йөгерү» чемпионаты узачак. 18 майга тәгаенләнгән креатив ярыш быел өченче тапкыр үткәрелә. Күңелле узышларда, Татарстан командалары белән бергә, Түбән Новгород, Самара һәм Ульяновскидан килгән яшьләр дә катнашачак.

Реклама

Әйтүләренә караганда, «Пычрак ерып йөгерү»не Япониядән килгән журналистлар да күрергә тели. Ярышны оештыручы Ярослав Муравьев сүзләренчә, Япония журналистлары дөнья буйлап сәяхәт иткәндә төрле илләрдә булган кызыклы вакыйгаларны да күзәтә икән. Бездә узачак чара да кызыксындырган аларны. Ярослав Муравьев, «җүләр сатып йөрүчеләрне» быел сюрпризлар да көтә, ди. Пычрак трассада каршылык-аттракционнар күбрәк булачак. Төшеп чумарлык чокырлар да каралган программада. Ярыш кызыклы булсын өчен, программага 100 метрны биек үкчәле аяк киеме киеп йөгереп узу да кертелгән.
Чемпионатны уздыру урыны шунда ук - Константиновка бистәсеннән ерак булмаган Мамадыш трактында. Кызыклы стартларда катнашу өчен, 400 сум түләргә кирәк булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: