Реклама
Соңгы арада Татарcтанда халыкны алдалап, акчасын алу очраклары күбәйгән. 2014 елда гына да 2641 җинаять эше теркәлгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу сан 14,1 процентка арткан.
- Караклар корбаннары белән күзгә-күз очрашырга тырышмый. Бу исә аларны табуны авырайта. Телефон аша гына да алданучылар саны 432гә җитте, - дип белдерде республиканың Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Тимур Шакирҗанов.
Мошенниклар кемгәдер якынын бәла-казадан коткару өчен билгеле бер сумма күчерергә кушсалар, икенчеләрдән ничек тә банк карточкасы номерларын алырга тырышалар. Алар Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә эш итә икән.
- Күбрәк арзанрак бәягә кызыгучылар алдана. Халык, бушлай сыр капкында гына булуын белсә дә, бәхет елмаер әле дип, әллә нинди шикле оешмаларга акчаларын сала. Интернет-сайтларда кәсеп итүчеләр дә еш алдана, - ди Тимур Шакирҗанов.
Украинадагы сәяси хәлләрне үз мәнфәгатьләрендә кулланучылар да табылган. Күбесе йә документларын, йә алтын-беләзекләрен «залог»ка салып, үзләренә зур суммадагы акча җыеп, эзсез югала икән. Соңыннан исә бу әйберләрнең бернинди материаль бәягә ия булмаулары ачыклана.
Бүген республикабызның төрле районнарында «Сак бул - мошенник!» дигән төрле профилактик чаралар үткәрелә башлый. Халыкны мошенниклардан үз милкен саклап калырга өйрәтәчәкләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз