Шәһри Казан

Акчасы – сабыйларга, савабы – сезгә

В.Ярушин («Ариэль»), В.Курсаков («Рок-Ателье»), А.Акинин («Карнавал», «Красные маки»), А.Костюченко («Добры молодцы»), А.Диксон («Шестеро молодых»), А.Добрынин («Веселые ребята») 27 сентябрь көнне республика халкын УНИКС концертлар залына чакыра. Иртәгә монда 70-80 нче елларның танылган җырчылары катнашында «Без СССРдан» дигән хәйрия концерты узуы көтелә. «Балачак шатлыгы» («Радость детства») хәйрия фонды оештырган бу чарага...

Реклама

Татарстан Республикасында 4 меңнән артык сабыйда церебраль паралич диагнозы. Барлык авыру балалар да елга ике тапкыр тернәкләнү узарга тиеш. Аларның һәрберсенә ел саен, көн саен, хәтта минут саен ярдәм кирәк! Статистика буенча, церебраль паралич диагнозы булган балаларның 80 процентын аякка бастырып була. Иң мөһиме - моны вакытында эшләү. Әмма һәр ата-ананың да сабыена ярдәм итә алу мөмкинлеге генә юк шул. Бала яшәгән төбәктә махсуслаштырылган медицина учреждениеләренең булмавы да бер проблема булып тора. Шуңа күрә, юлга күп акчалар түгеп, чит җирләргә барырга туры килә. «Балачак шатлыгы» фонды Тәтеш районында республикада авыру балалар өчен беренче тернәкләндерү үзәге булдыру эшенә тотына. Биредә хәтта Кытай белгечләре дә эшләячәк, дигән ышаныч бар, бүгенге көндә алар белән сөйләшүләр алып барыла. Тернәкләндерү үзәге өчен Бессоново авылындагы элеккеге мәктәп бинасын да биргәннәр. Хәзер анда төзекләндерү эшләрен башкарырга, кирәкле җиһазларны алырга кирәк. Бу эшләрнең барысы якынча 11 млн 600 мең сумга төшәчәк, әлегә 700 мең сумнан күбрәк акча җыелган. Хәйрия концерты да шул максаттан үткәрелә, аннан җыелган акчалар тернәкләнү үзәге төзүгә тотылачак. Болар турында журналистларга «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында булган очрашуда «Балалар шатлыгы» фондының директоры Гүзәл Садыкова сөйләде. Хәйрия концертына билет алырга теләүчеләр 211-41-49 телефон номерына шалтырата ала. Билетларны шулай ук шәһәр кассаларыннан да алырга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: