Шәһри Казан

Аклы-каралы Америка

АКШ Президентына сайлауларны бөтен дөнья җәмәгатьчелеге күзәткәндер, шәт. Беренче карашка, кем җиңсә дә, Американың тышкы сәясәте үзгәрешсез калыр кебек иде. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Күп кенә халыкара проблемаларга Обама белән Ромниның карашлары тәңгәл килә, ә аларны чишү буенча фикерләре капма-каршы. Мәсәлән, Иранның атом-төш программасы буенча Обама: «Көчле дәүләтләр...

Реклама

АКШ Президентына сайлауларны бөтен дөнья җәмәгатьчелеге күзәткәндер, шәт. Беренче карашка, кем җиңсә дә, Американың тышкы сәясәте үзгәрешсез калыр кебек иде. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Күп кенә халыкара проблемаларга Обама белән Ромниның карашлары тәңгәл килә, ә аларны чишү буенча фикерләре капма-каршы. Мәсәлән, Иранның атом-төш программасы буенча Обама: «Көчле дәүләтләр һәм көчле президентлар үзләренең көндәшләре белән сөйләшергә тиеш», - дип белдерсә, Ромни: «Мине Президент итеп сайласагыз, Иранның атом-төш коралы булмаячак», - дигән иде.
Обама көннән-көн хәлләнә барган Кытай турында үз фикере белән уртаклашты: «АКШ Кытайның үсешен тоткарлаучы сәясәт алып бармаячак, әлеге көчле дәүләт милләтләр җәмәгатьчелеге өчен көч бирүче чыганак була ала». Ә аның көндәше исә бу хәлгә башкача каравын белдерде: «Әгәр без Кытайны туктатырга әзер түгел икән, ул безне аяктан егачак».
Ромниның шундый чыгышларыннан соң, америкалыларның бу кандидат өчен күпләп тавыш бирүенә аптырап та куясың. Гасырлар дәвамында башкалардан өстен булырга омтылу әлеге ил гражданнарының канына шулхәтле нык сеңгән, күрәсең. Бары тик үз мәнфәгатен генә кайгырткан «янки»ларга яңа «батырлыклар» кирәк. Бу «батырлыклар» исә кан коеш һәм гаепсезләрнең гомере бәрабәренә эшләнә. Аларны терактлар да, теге яки бу илдәге илчелекләргә ясалган һөҗүмнәр дә куркытмый, әледән-әле булып торган табигый катаклизмнар да кайнарлыкларын суытмый. Шундый вакытларда гына бераз тәүбәгә килеп ала да тагын яңа маҗара эзли бу халык. Кыскасы, парадокслар иле.
«Сэнди» давылы Обама файдасына
Сайлауларга бер көн кала, Ромни белән Обаманың рейтингы бертигез иде. Ромни хәтта бер ай дәвамында бераз алдарак та барды. Тик менә, кемгә сугыш, кемгә Сабан туе, дигәндәй, «Сэнди» давылыннан соң Обаманың рейтингы артып киткән. Обамага хәтле хакимлек иткән Дж.Буш Яңа Орлеанга «Катрина» давылыннан соң берничә атна үткәч кенә барган булса, бүгенге Президент давылдан күп зыян күргән Нью-Джерси штатына икенче көнне үк килеп җиткән һәм зыян күрүчеләргә бюджеттан акча бүлеп бирү, һәрьяклап ярдәм итү турында күрсәтмәләр биргән. Сәясәт белгечләре фикеренчә, Обаманың бу гамәле аның тарафдарларын арттырырга ярдәм иткән. Бу хәлләр булмаса, бәлки Ромни җиңүгә дә ирешер иде, кем белә.
Башка тарафтан караш
Израиль Ромниның җиңүен көткән иде. «Обама мөселман илләренә АКШны башкача күрсәтергә тырышты, - дип белдерде Якын Көнчыгыш буенча Израиль эксперты М.Йосеси. - Ул президентлыкта калгач, үзгәреш көтелмәячәк».
Украинаның Милли фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты президенты А.Богомолов фикеренчә, аңа ислам дөньясына карата сәясәтне үзгәртергә кирәк булачак, чөнки бу төбәкләр аларның контроленнән чыгып бара.
Беларусь Президенты А.Лукашенко: «АКШның сәясәте үзгәрмәячәк. Бульдозер кебек алга баручы Американы башка тарафка боруы бик авыр. Мин Беларусь белән АКШ арасында мөнәсәбәтләр үзгәрер дип уйламыйм. Әгәр дә Америка мондый адымга үзе әзер булса, без бу үзгәрешләргә әзер», - дип белдергән.
Дөнья җәмәгатьчелегенең күпчелек өлеше нинди дә булса кискен үзгәрешләр булыр дип көтми. Америкалылар үзләре дә моңа өметләнми, ахры. Обама дүрт ел элек меңнәрчә яңа эш урыннары бирәчәк яңа икътисад вәгъдә иткән булса, бүген илдә эшсезлек 8 процентка арткан. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге реформа гамәлгә ашмаган. Сәнәгать гигантлары банкротлык чигендә. Гади америкалылар моны үз җилкәсендә татый, ләкин барыбер Обамага тавыш бирә. Башкаларга уңлы-суллы «демократия» өләшкән бу дәүләтнең үзендә демократия юкмы икән әллә?! Парадокс димичә, ни дисең инде...
Моның шулай икәнен тагын бер мисалда карап китеп була. Моннан илле еллар элек кенә Американың ак тәнле халкы кара тәнлеләргә икенчел сорт итеп карый, аларны хәтта кешегә санамый иде. Президент түгел, вак-төяк башка җитәкче булу да негрлар өчен чынга ашмаслык хыял иде ул чорда. Ни гаҗәп, шул ук буын ярты гасыр узгач кара тәнле америкалыны АКШ президенты итеп сайлап куя! Ни рәвешле акларның караларга мөнәсәбәте үзгәргән? Дүрт ел элек Обама җиңгәч, америкалыларның шау-гөр килеп шатланышканын бөтен дөнья күзәтте. Уйласаң ис китәрлек, әмма моны аңлавы кыен. Ә җавабы бик гади кебек - Америка дәүләте үз халкын ничек тели - шулай боргалый. Ә башкаларны инде рәхәтләнеп...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: