Шәһри Казан

Актанышлар Бардада мунча кертте яки Авыл Сабан туе нинди була?

Үзебезнең авыл һәм район Сабан туйларын күрә алмаган идем, әллә кайдагы Пермь якларында узган милли бәйрәмебезгә барып чыгарга туры килде. Татарстаннан IV Бөтенроссия авыл Сабан туена килүчеләр арасында Президент Рөстәм Миңнеханов, бер кечкенә автобус язучы-шагыйрь, бер көтү артист, кыскасы, 600гә якын кеше бар иде.

Реклама

Пермь өлкәсе Барда авылына чыгып киткәнче үк башта бер сорау туды - сала Сабан туе каланыкыннан нәрсә белән аерыла икән? Россия күләмендә дүртенче тапкыр уздырылучы чарада моңа җавап табылмый калмас дигән идем...
Әллә дөрес килмәдекме икән?
Бөтендөнья татар конгрессы җыеп алып килгән ике зур һәм бер кечкенә автобустагы кунакларны Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәрендәге кунакханәгә урнаштырдылар. Кунак булсаң, тыйнак бул, дигәнне истә тотып, торган җирнең һәм, гомумән, каланың җитешсезлекләренә төртеп күрсәтәсе килми. Максатыбыз да башка бит - бәйрәмне тамаша кылу.
Тиешле җиргә килеп туктап, автобусның ишекләре ачылуга, каршыбызга яулыгын татарчалап бәйләгән бер апа очрады. Татар кешесен күрергә тәмам сусаган диярсең - апаны шундук уратып алдык. Автобустан төшүгә милләттәшебезне очратырбыз дип уйламаган идек шул. 83 яшьлек Хөршидә апа Мөхлисуллинаның тамырлары Зәйдән булып чыкты. Тормыш иптәше белән, эш эзләп, шушы якларга килеп урнашканнар. «Бөтен Чайковскийны төзедем», - ди гомер буе йөк ташучы булып эшләгән Хөршидә апа. Шәһәрнең ярты халкы татарлар икән. Бер зур мәчетләре бар. «Йөрисезме соң?» - дип соравыбызга, Хөршидә апа: «Йөрмим, хәер генә бирәм», - диде.
Гомумән, Пермь ягында, аеруча Барда районында милләттәшләребезнең күп булуы сөендерде. Үз диалектларында көйләп кенә сөйләшәләр. Яшьләр авызыннан рус сүзләре күбрәк ишетелде, дип, берәүне дә аптыратып булмас, мөгаен. Бөтен җирдә шул хәл бит. Барда районының бер мәктәбендә укытучы булып эшләүче Гөлназның әйтүенчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага бер генә тапкыр керә. Күптән түгел Барда татар гимназиясе статусы алган белем бирү йортында гына бу фәннәргә күбрәк игътибар бирелә икән. «Ул бер дәрестә кагыйдәсен өйрәтәсеңме инде аның, күнегү эшләтәсеңме...», - ди Гөлназ.
Пермьдә бәйрәм алды кәефедер инде, дигән идем, Сабан туе үтүе турында бөтенләй дә белмәүчеләр күбрәк булды, ахры. Кемнән сорама - җилкә сикертә. Әллә дөрес килмәдекме икән, дип тә уйлый башлаган идем инде. «Оргкомитет» дигән бейдж таккан Сильвия белән Венера исемле кызлар чара булачагын раслады раславын, тик: «Эх, аның кайда узачагын да белсәң икән...» - дип авыр сулап куюлары аптырашта калдырды. Шөкер, икенче көнне Сабан туе мәйданына килеп җиттек тагын. Халык та җыелган иде. Оештыручыларның сүзләренә ышансаң, барлыгы 50 меңгә якын кеше булган. Төн чыкканчы Сабан туе турында белешкәннәр, күрәсең...
Аты да бар, мунчасы да
«Халыклар дуслыгы бәйрәме» - Бардада узган Сабан туен Пермь өлкәсе губернаторы Виктор Басаргин шулай дип атады. Биредә 140тан артык милләт яши икән. Губернатор, чараны оештыруда булышлык күрсәткәннәре өчен, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларына аерым рәхмәтләрен җиткерде. Ут күршеләр, чыннан да, тырышкан - Сабан туеның иҗади яктан бизәлеше сокланудан башка хис уятмады. Зур кунаклар буш кул белән генә дә килмәгән. Мәсәлән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Барда районы «Татар-башкорт мәдәни үзәге»нә микроавтобус бүләк итте, көрәш батырына атап та бер машина калдырды. Алгарак китеп булса да әйтик: ул «тимер ат» кире үзебезгә кайтып китте - көрәштә абсолют батыр булып Татарстаннан килгән Радик Фәйзуллин танылды. Ат чабышында исә хуҗаларга тиңнәр булмады.
Бөтенроссия авыл Сабан туеның төп мәйданы артык зур түгел иде. Аның каравы читтәрәк тагын җиде-сигез сәхнә гөрләп торды. Бармак бөгеп санамадым, шулай да башкорт моңнары агылган мәйданнар күбрәк иде шикелле. Җырдан бигрәк дәртле биюләре белән халыкны җәлеп итте күрше республика үзешчәннәре.
Үзеңнеке кадерлерәк бит - «Татар иле» дип аталган ишегалдына кермичә узып китә алмадым. Актаныш районыннан килгән якташлар сәхнәсен дә корып куйганнар, сәүдәсен дә оештырганнар. Хәтта чып-чын мунча да якканнар! Кереп чыгыгыз, дип кыстаганнар иде, тик андагы су буе чиратның койрыгына бассам, кичкә кадәр торырга кирәк иде. Шундагы кешеләрдән: «Чынлап та ягылганмыни?» - дип кат-кат соравыма, уңай җавап алу белән генә канәгатьләнергә туры килде. Чын татар ишегалды булсын дигәннәрдер инде: печән кибәне дә, Актаныштан машинага «утырып» килгән ат та бар иде монда. Сәйдәр абый Хәйретдинов талдан үзе үреп ясаган кул эшләре белән сату итте. Мин килгәндә, чабаталарын алып бетергәннәр, ат арбасында бишек-кәрзиннәр генә калган иде. «Бишектәге бала елый башласа, үз көенә селкенә дә, мине тирбәтәләр, дип уйлап, йокыга китә. Ә коляскадагы баланы елаган саен дыр-дыр селкетергә кирәк, шуңа күрә андыйлар нервный булып үсә», - дип, товарының файдасы турында да сөйләп алды Сәйдәр әфәнде. Пары 600 сумлык чабатаны да, 1500 сумлык бишекне дә алучылар җитәрлек икән.
Пермь өлкәсе ишегалдында кош теле пешергәннәр. Бер-ике савыт кына да түгел - 202 кг 236 гр! «Кама буе кухнясы» дип аталган өлкә фестивале кысаларында менә шундый рекорд куйганнар. Бу эшкә 15ләп пешекче җәлеп ителгән. Татлы ризык белән теләгән бөтен кешене бушка сыйладылар. Кечкенә кәгазь капларга тутырып, кулын сузганнарга тарата торалар. Сабан туеның икенче яртысында әле савыттагы кош теле чүмәләсе кими дә башламаган кебек иде, көн ахырына кадәр бушатып бетерә алганнардырмы аны...
Тел аңкауга ябышкач, җәһәт кенә су сатып алмакчы идем, ул мин уйлаганча җиңел генә булып чыкмады. Сәүдә рәтләрендә уенчык, кием-салым, бизәнү әйберләре ише байлык тулган - азык-төлек юк. Бездәге Сабан туйларында ашамлык сатучылар рәхәтләнә ичмасам. Инде өметне өздем дигәндә генә, мәйданның икенче башына барып җиткәндә, ниһаять, су сатыла торган нокталар табылды. Берочтан исерекләрне дә санармын дип уйлаган идем, хәер сорашучылар бар, киләчәгеңне әйтәм, дип торучылар бар - исерекләр һәм полиция хезмәткәрләре юк! Соңгыларының төп мәйданда эшләре каты иде шул. Чирәмдә аунап ятучылар күренмәгәч, кәеф күтәрелеп китте.
Менә шулай күңелле генә йөреп кайттык. Язма башында ук әйтеп куйган сорауга гына җавап табып булмады. Авылда барлыкка килгән, төп максаты милли гореф-гадәтләрне саклау булган бәйрәмне саланыкы-каланыкы дип бүлергә кирәкме икән?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: