Шәһри Казан

Алар алдында баш иябез

1945 елның маенда Күчмә театрга фронтта исән-сау калган артистлар кайтып төшә. Ул көннәрдә кайгыдан да, шатлыктан да күз яшьләре түгелә. Яу кырыннан З. Хәлиуллина, З.Туишева, М. Хәмзин, Ф. Юнысов, Т. Кичубаев, С.Шәкүров һ.б. кайта. Үзләренең гаризаларын алар, «эшкә алыгыз», дип түгел, «Фронттан кайттым, артистлык эшенә керешәм», дип язалар. Күчмә театрга...

1945 елның маенда Күчмә театрга фронтта исән-сау калган артистлар кайтып төшә. Ул көннәрдә кайгыдан да, шатлыктан да күз яшьләре түгелә. Яу кырыннан З. Хәлиуллина, З.Туишева, М. Хәмзин, Ф. Юнысов, Т. Кичубаев, С.Шәкүров һ.б. кайта. Үзләренең гаризаларын алар, «эшкә алыгыз», дип түгел, «Фронттан кайттым, артистлык эшенә керешәм», дип язалар. Күчмә театрга җан керә. Фронтовикларның бер өлеше Әлмәт театрына күчеп китсә, калганнары биредә җиң сызганып эшкә керешә.1963 елда сугышчан офицер Равил Тумашев баш режиссер итеп билгеләнә. 1975 елда Сәет Шәкүров театр белән җитәкчелек итүне үз кулына ала. Үзе ул вакытта сугыш темасына кагылышлы пьесалар иҗат итә. Аларның кайберләре театр сәхнәсендә дөнья күрә. Бүгенге көндә без бу шәхесләр күтәргән авырлыклар, алар күрсәткән батырлыклар алдында баш иябез! Ветераннар, «Туган илем», «халкым», дип яшәде. Ни кызганыч, бүген аларның күпчелеге безнең арада юк. Бүгенге көндә ике ветеран гына исән-сау. Аның берсе Әлмәттә яшәүче Зәкия апа Туишева булса, икенчесе - танылган режиссерыбыз Равил Тумашев. Шунысы куанычлы: 88 яшен тутырган аксакал театрга килеп йөри. Без, тинчуринлылар, ветераннарга ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Аларның изге эшләре алдында баш иябез.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: