Шәһри Казан

Алдый торалар, алдана торалар...

Кырыгалдарлардан да акыллырак кешеләр юктыр, уйлап карасаң. Акча эшләүнең нинди генә юлларын белмиләр бит алар. Казандагы «Союз пенсионеров» исеме астында акча эшләп яткан оешма гына да Казан пенсионерларыннан 50 миллион сум күләмендә акча суырган. Адоратский урамындагы 29а йортта офис булдырган берничә акыллы баш кесәләрен җәмгыятьнең иң яклаучысыз катлавы исәбенә калынайтырга...

Реклама

Кырыгалдарлардан да акыллырак кешеләр юктыр, уйлап карасаң. Акча эшләүнең нинди генә юлларын белмиләр бит алар. Казандагы «Союз пенсионеров» исеме астында акча эшләп яткан оешма гына да Казан пенсионерларыннан 50 миллион сум күләмендә акча суырган. Адоратский урамындагы 29а йортта офис булдырган берничә акыллы баш кесәләрен җәмгыятьнең иң яклаучысыз катлавы исәбенә калынайтырга уйлап ялгышмаганнар икән. Оешманың пенсионерларны яклаучы булуына, алар өчен төрле очрашулар оештырачагына, өстәвенә, отышлы шартларда акча кертемнәре булдырылуга, ни кызганыч, ышанучылар байтак булган. Процентларның гадәти банктагыдан югарырак булуына ышанып, 84 яшьлек Лилия ханым да, балаларыннан яшереп, 195 мең сум акчасын китереп салган бирегә. Салган акчаң ай саен 3 процентка үсеп барса, яхшы бит инде. 6 айдан салган акчаларының күпме артуын тикшерергә ниятләп килсә, офистан җилләр искән. Мондый хәлдә калучылар берничә дистә икән әле. Яңа Савин районы судында «Союз пенсионеров» кредит-кулланучылар кооперативына 11 дәгъва белдерелгән иде, дип сөйләгән Яңа Савин районы судының матбугат сәркатибе Ирина Фомичева ProKazan.ru порталына. 7 очрак - тулысынча, 3 очрак өлешчә канәгатьләндерелгән, 1 очрак каралмаган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: