Шәһри Казан

Алексей Песошин Зәй һәлакәте турында мәгълүматларны җиткерде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, фаҗига урынында булып, Зәй һәлакәте мәгълүматларын җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, пассажир автобусында 29 кеше булган (28 пассажир һәм автобус йөртүчесе). "КАМАЗ" йөк машинасы автобусны бәрдергәч, 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган. 12 кеше хастаханәгә озатылган. 5се табиблар караганнан соң, амблатор дәвалануга җибәрелгән, 5се авыр хәлдә. Зыян күрүчеләргә Чаллы, Әлмәт хастаханәләрендә ярдәм күрсәтелә, өчесе Казанга Республика клиник хастаханәсенә җибәрелгән.

Алексей Песошин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус указы нигезендә, 2 июльдә республикада матәм көне итеп игълан ителүен билгеләп үтте. Шунлыктан, район сабантуйлары киләсе атнага күчерелгән.

Реклама

Татарстан Премьер-министры һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәген җиткерде. Татарстан Хөкүмәтенең һәлак булганнарның гаиләләренә бер тапкыр 1 млн сум күләмендә , зыян күрүчеләргә имгәнү дәрәҗәсенә карап - җиңелрәк яралыларга 100 мең, уртача дәрәҗәдә булганнарга - 200 мең, авыр җәрәхәт алучыларга 300 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итүен җиткерде. Акчалар республика бюджетыннан бүленә, дип өстәде Премьер-министр.

Ул шулай ук 1 млн сум матди ярдәм һәр һәлак булган кеше исәбеннән карала, дип аңлатты.

"Тану өчен Казанга килгән һәлак булганнарның туганнары урнаштырылачак, тиешле күрсәтмәләр бирелде", - диде Алексей Песошин.

«Татар-информ»

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    71
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ