Шәһри Казан

Алмаларны бөҗәкләр саклый?

«Казан» агросәнәгать паркында бакчачылыкка өйрәндек.

Гел явып торган яңгырларга алданып калдыммы, быел яз алма агачларына бернинди дә химикатлар сиптерергә өлгермәдем. Хәзер карыйм, ботакларны пәрәвезләр сырган, бер яшь алмагачның яфракларын корт бөтенләй ашап киткән. Кабат агулау турында сүз дә була алмый, нәни алмалар күренә. Үзебезгә зыян салмый гына ничек итеп корткычлардан котылып булыр икән?

Ринат Галимов, Мөслим.

Әлеге сорауга җавап эзләп, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Казан агропромпаркында даими эшләүче белгеч-агроном Нурия Фәйзрахмановага мөрәҗәгать иттек.

- Җиләк агачларын химикатлар белән эшкәртү гомумән дә кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Агачларда һәм куакларда җимешләр күренә башлагач, бу куркыныч бермә-бер арта. Әлеге очракта иң дөресе - биопрепаратлар куллану. Бу турыда һәркем белә кебек, шулай да кабатлап китү зыянга булмас. Биопрепаратлар табигатьнең үзеннән алынган һәм ул кеше организмы өчен бернинди дә зыян салмый. Биопрепаратлар табигатьнең үзенчәлекләрен, закончалыкларын өйрәнеп җитештерелә. Биредә төп бурыч - зарарлы объектлар белән көрәштә аларның табигый дошманнарын - тере организмнар (ерткычлар, паразитлар) hәм микроорганизмнар (гөмбәчекләр, бактерияләр, вируслар) куллану. Әлеге алым әйләнә-тирә мохитнең пычранмавына китерә. Үстерелгән яшелчә hәм җиләк-җимештә дә зарарлы химик матдәләрнең калдыклары булмый.

Авыру тудыручы организмнар hәм корткычларның биопрепаратларга күнегү үзлеге юк, шуңа күрә аларны даими рәвештә кулланырга мөмкин.

Реклама

Мин иң беренче чиратта алтын күз (златоглазка - Chrisopa carnea) тәкъдим итәр идем. Ул 76 төрле зарарлы бөҗәкне ашап юк итәргә сәләтле. Аның личинкалары бер дә ашап туймас кебек, бер личинка тәүлегенә 50-60 үсемлек бетен юк итә. Бакчачылыкта куллану өчен, «Россельхозцентр»ның Казанда урнашкан бүлекчәсендә аның личинкалары үрчетелә. Җиләк-җимеш агачларында, чәчәкләрдә, кыярда, помидорда үсемлек бетләре, талпан һәм кокцидлар күренә башласа, алтын күзнең личинкаларын җибәрергә кирәк. Куллану исә бик уңайлы. Личинкалар - кәгазь тасмаларда, аларны җайлап кына бакчага урнаштырасың, алар тиз арада өлгереп таралалар. Ике-өч атнада яңа личинкалар чыга. Кайбер бакчачылар, бу личинкалар күршеләргә кереп качмыймы соң, дип кызыксына. Аяк астында ризык булганда, бөҗәкләр беркая да китми.

Йомырка ашаучы тагын бер бөҗәк - трихограмма. Ул борчакта, бәрәңгедә, күпьеллык үләннәрдә, кәбестәдә, алма агачында булган зарарлы бөҗәкләрдән арынырга булыша. Төгәлрәк әйтсәк, ана бөҗәк үзенең йомыркаларын зарарлы бөҗәкнең йомыркаларына сала, тегеләре исә әлеге корткычларны ашый. Куллану шулай ук бик ансат. Гап-гади кечкенә пластик шешәне яртылаш кисеп, горизонталь рәвештә агач ботагына скотч белән беркетеп куябыз. Калганын инде нәни бөҗәкләргә тапшырасы, алар үз эшләрен намус белән башкара.

Тагын бер биологик сыек препарат турында әйтеп китим. Бацикол да кулланырга мөмкин. Әлеге сыекчаны җимеш агачына сиптереп чыгарга була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: