Шәһри Казан

«АЛТЫН КАЛӘМ» – ГОМЕРЛЕК БӘХЕТ?

Кешене язарга өйрәтеп буламы? Хәреф танырга, хатасыз җөмлә төзергә буладыр, әмма кулыннан тотып берәүне дә мәкалә язарга өйрәтеп булмый. Мин моңа балалар һәм яшүсмерләр матбугатының «Алтын каләм» - «Золотое перо» XVII республика фестивалендә тагын бер кат инандым. Булганнан бар да була инде ул - кайбер яшь журналистларга ничек язарга, нәрсә...

...Быелгы «Алтын каләм» фестивале «Идел» яшьләр үзәгендә үтте. Республиканың утыздан артык муниципаль җирлегеннән җыйналган балалар татар һәм рус журналистикасы, радио һәм тележурналистика, фотографлар төркеменә бүленеп көч сынашты. Фестиваль кысаларында алар Универсиада авылы һәм дирекциясен, Болгар музей-тыюлыгын, Казанның Җиңү паркын карады. Алар белән очрашып, остаханәләр уздырырга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, КФУның журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова һәм башкалар килгән иде.
Татар төркеменә тупланган 19 бала белән без бергәләп «Без әйттек!» исемле газета чыгардык. Фестивальдә хет бер тапкыр катнашып караганнар белә инде - ул гадәти генә газета түгел. Ул көндезге һәм кичке бөтен бәйгеләрне, чараларны тәмамлаганнан соң, төнлә версткалана башлаучы газета. Беренче төнне йокламый түзеп үткәрә алсаң, калган өч-дүрт көне «шулай тиеш» кебек үтә. Безнең организм да шыңшып булса да моңа ияләште. «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире Эльмира апа Закирова белән балаларның язмаларын иләктән үткәреп кенә утырабыз. Икенче көнне сарафан радиосы хәбәр итеп тә ташлый: «Язманы Гөлнара апага бирергә ярамый, ул йә күп кыскарта, йә бөтенләй керттерми»... Мин дә аңлап алам, мин яшь каләм ияләренә хезмәттәшләремә караган кебек карыйм икән бит, таләпчәнлек тә шуннан килеп чыга!
Кемнең кем икәнен дә мыекка чорныйбыз, кемгә нинди караш кирәген дә тоемлыйбыз. Әмма үзебезнең төркемдәгеләрнең һәрберсе якын, һәрберсенең талантын ачасы килә. Әнә, Гүзәл безнең белән беррәттән газета чыгарыша, аңа башын-ахырын өйрәтеп тә торасы юк, Энҗе белән Лилиябез, Алия-Алсуларыбыз, Илүзә-Илүсәләребез дә чабып кына йөри. Өч хәйләкәр егетебез - Илгиз, Илнур, Таһирның да койрыгын тотарга маташабыз... Төркемебезнең иң бәләкәй кызы Гөлчәчәк туган апасы - танылган телевидение алып баручысы Лия Заһидуллина белән әңгәмә кору серләренә төшенмәкче.
Фестивальнең ябылу тантанасы алдыннан без - кураторлар - балалардан ким дулкынланмыйбыз. Хәтта беркем белән сөйләшәсе дә килми. Чөнки бүләкләр, урыннар билгеләгәндә, бүләксез калганнарның боек йөзләренә карыйсы бар. Аннан да кыены юк. Быел Гран-при ияләре берьюлы өчәү булды. Актаныш кызы Гүзәл Фарсыева, Казаннан Евгения Шевченко, Әлмәттән Эльнар Байназаров КФУга имтиханнарсыз кабул ителү бәхетенә иреште. Татар төркеменнән Энҗе Сөләйманова, Лилия Сәлимҗанова, Илнур Нәбиуллин призлы урыннарны бүлеште.
Фестиваль тәмам. Күңелдә аның рухы әле һаман яши. Шулай шул - журналистика да ул үзенә күрә бер авыру, үзенә күрә бер мәхәббәт тарихы. Ихластан аңа гашыйклар аннан котыла алмый - ул яшәү рәвешенә, синең үзәгеңә әйләнә дә куя. Быелгы бәйге җиңүчеләре өчен дә әлеге дүртенче хакимият, аның көче гомерлек мәхәббәткә әверелер дигән өметтә калам.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: