Шәһри Казан

Америка тәртипкә өйрәтә

Казан уртасындагы фатирыбызда чүт кенә Америка гадәтләре белән яшәү рәвеше кереп китми калды бит. Моңа АКШның Монтана штатында 4 ай эшләп кайткан студент абыйларым Инсаф һәм Илһам «гаепле». Инглиз телебез дә камилләшер, бераз акча да эшләрбез, дип чыгып киткәннәр иде КФУның бишенче курсында укучы илгизәрләр.


Мәскәүдә тестлар тапшырып, сайлап алу турын үткәч, зур сәфәрләре башланды. Башта Нью-Йоркта тукталып, шау-шулы шәһәрнең зурлыгына шаккатып йөри татар егетләре. Аннары Бисмарк каласындагы бер кунакханәгә җыештыручы булып урнашалар. Буш вакытлары күп калганлыктан, икенче эш эзләп, ике миллион кешесе булган Монтана штатына китәләр болар. Кунакчыл ресторан һәм кунакханә хуҗабикәсе мисс Кетлинга эшкә урнашып, мондагы тәртипләргә ияләнә алмыйча интегәләр башта. «Монда инде һәр минут санаулы: иркенләп телефоннан сөйләшү, эленке-салынкы йөрү, әкрен кыймылдау турында уйлыйсы да юк - хәзер эш хакыңны киметәләр дә куялар», - ди Илһам абый.
Монтана штатында шәһәр тибындагы кечкенә авыллар урнашкан. Шуңа да салада туып-үскән егетләргә эш җиңелрәк бирелгән. Иртән кухнядагы эшчеләргә ярдәм итсәләр, кич белән кунакханәдәге бүлмәләрне җыештырганнар, ишегалдын чистартканнар, хуҗабикәнең зур бакчасын караганнар. Торыр җирләре белән дә кыенлыклар килеп чыкмаган. Мисс Кетлин бөтен шартлары булган гаражындагы бер бүлмәне биргән. Егетләр бушка торганнар, шул исәптән иртә-кич туклану да. Рәхәтләнеп эшләр өчен тагын ни җитми?!
Монтанада иң түбән хезмәт хакы сәгатенә 7,5 доллар булса, хуҗалары абыйларыма 8,5 доллар (250 сум) түләгән. Атнасына иллешәр-алтмышар сәгать эшләгәннәрен исәпкә алсаң, гади студентны тулаем канәгатьләндерерлек хезмәт хакы чыга. Тагын шунысы кызык: шәхси кешедә эшләүче хезмәткәр анда аена уртача 150 мең сум ала (Америкада үз бизнесы булмаган кешеләрнең сирәк булуы турында онытмыйк), ә кибеттәге ризыклар безнеке белән бер бәядә.
Кешеләрнең бер-берсенә яхшы мөгамәләсе, ярдәмчеллеге, кунакчыллыгы турында да исләре китеп сөйләде абыйларым. Бер гаилә, утын бушатышкан өчен, егетләрне үзләрендә берничә тапкыр кунак итә хәтта. «Чәч кистерергә кергән вакытта да күрергә була яхшы мөнәсәбәтне. Анда оста белән сөйләшү, хәл-әхвәл белешү - гадәти күренеш. Казанга кайткач, чәчтараштан: «Хәлләрегез ничек?» - дип сораган идем, аның сәерсенүле карашын күреп, авызымны яптым», - дип көлә Инсаф абый.
Алар эшләгән ресторанда бер генә рус яки татар кешесе дә очрамый. Ә менә кире кайту юлында, Нью-Йоркта бер кызык хәл була. Прокатка велосипед биреп торучы ике сатучыдан инглизчә вата-җимерә юл сорый егетләр. Сүз арасында тегеләрнең берсе русчалатып сүгенеп куя (безнең кайда да шул инде!). Баксаң, болар Хәсән белән Фирдәвес исемле Үзбәкстан ягы кешеләре икән, татарча да аңлыйлар. «Якын туганнар кебек кочаклаштык, бигрәк рәхәт була икән якташларны читтә очрату», - ди абыйларым.
Кайтышлый гүзәл Нью-Йорк шәһәреннән Прагага очалар. «Шапшаклык, тәртипсезлек, һәр очраган кешенең кулында сыра, үтенеч белән мөрәҗәгать итүебезгә җавап бирүче юк... Шушыннан күренде инде Россиягә якынлашканыбыз», - дип искә алды Инсаф абый.
Океан артына очканчы эленке-салынкы йөргән абыйларымны танырлык түгел: эш дигәндә куллары кулга йокмый хәзер аларның, хатын-кыз эше дип тә тормыйлар, барысын булдыралар. Әһә, мин әйтәм, акчалы әтиләренең иркә малайлары түгел инде болар. Эшләп алган акчаларының кадерен белүчеләр булып кайтканнар.
Кайткан хутка чит ил гадәтләрен миңа да «диктовать» итеп интектереп бетерделәр. Хәзер инде үзләре әкренләп рус тормышына кереп баралар. Чир китә, гадәт китми инде ул. «Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган ил», - диләр Америка «ачып» кайткан татар егетләре.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: