Шәһри Казан

Ана капиталы турында өч сорау

Ана капиталы бетә, диләр? Күптән түгел Россиянең икътисади үсеш министры ана капиталы программасы балалар санын арттырмый, бәлки аны туктатырга вакыттыр, дигән мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шул рәвешле дәүләт бюджетындагы 300 миллиардка якын сумны янда калдырырга була дип анализлаган иде ул. Министрның бу фикереннән соң, ана капиталының киләчәге турындагы имеш-мимешләр тагын...

Ана капиталы бетә, диләр?
Күптән түгел Россиянең икътисади үсеш министры ана капиталы программасы балалар санын арттырмый, бәлки аны туктатырга вакыттыр, дигән мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шул рәвешле дәүләт бюджетындагы 300 миллиардка якын сумны янда калдырырга була дип анализлаган иде ул. Министрның бу фикереннән соң, ана капиталының киләчәге турындагы имеш-мимешләр тагын да көчәйде. Кыскасы, бу мәсьәләне җитәкчеләр
игътибарсыз калдырмаган. Россия премьер-министрының матбугат сәркатибе Наталья Тимакова белдерүенчә, премьер-министр программаны хәзер туктату вакытсыз һәм сәбәпсез дип саный. Һич югы программа 2016 елның ахырына кадәр гамәлдә булачак, ди. Ә аннары нәрсә көтә, бер Ходай белсен. Социаль өлкә ана капиталын саклап калырга тырышса, финанс өлкәсендәгеләр анализларга, бу мәсьәләдә үзгәрешләр кертергә кирәк дип исәпли бугай.

Капиталны түләүле түгәрәкләргә дә кулланырга буламы?
Россия Федерациясе хөкүмәте ана капиталын куллану турындагы кагыйдәләргә үзгәрешләр кертте. Акчаны дәүләт аккредитациясе булган мәгариф программалары буенча күрсәтелә торган махсус хезмәтләргә файдаланырга да була. Баланың бакчага йөрүен дә ана капиталы белән түләргә мөмкин. Бу шарт мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән төзелгән килешүдә искәртелгән булырга тиеш. Ә менә өстәмә белем алган өчен, шул исәптән түләүле
түгәрәкләргә дә ана капиталын кулланып булмый, диделәр Татарстанның Пенсия фондында.

Моннан тыш, ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, фатир алу өчен алынган кредитны капларга, әнинең булачак пенсиясенә өстәмә рәвешендә кулланырга була.

Ничә, кайчан?
Россиянең Татарстан буенча Пенсия фондына ана капиталына 165 меңләп гаиләдән гариза кабул ителгән. Ана капиталына ия булу өчен икенче баланың 2016 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган булуы мөһим. Ана капиталын куллану вакыты исә чикләнмәгән.

- Ана капиталы сертификатын алган гаиләләргә аны тиз арада кулланырга ашыкмасыннар иде дип киңәш итәм, ана капиталы суммасы ел саен индексацияләнә. 2007 елда ул 250 мең булса, 2014 елда 430 меңгә кадәр җитте, - ди Татарстан буенча Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов.

Реклама

Алдагы елларда сертификат алып, аны кулланмаган булсагыз, быел ул 429 409 сумны тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: