Шәһри Казан

АНЫ БЕЗГӘ ХОДАЙ ҖИБӘРГӘНДЕР...

Миркасыйм ага Госманов турында язарга утыргач, күз алдыма киң маңгайлы, тирән карашлы, бик җитди кырыс кыяфәтле кара-чутыр йөзле, бераз кытайлыны хәтерләткән кеше килеп баса. Аның татар икәнен белмәсәм, татарча сөйләшә торган кыргыз кешесе итеп кабул итәр идем.

Миркасыйм абый белән бик яхшы таныш түгел идем, ләкин гомеренең соңгы елларында еш очрашырга туры килде. Ул «Яңа татар пьесасы» конкурсының жюри рәисе булды. «Җыен» фондының Президенты чагында кайбер фикерләрем белән уртаклаша идем. Шунда бер әйбергә игътибар иттем: ул үз фикерен гади, аңлаешлы итеп җиткерә белә, бу бигрәк тә үзара бәхәсләшкән чакларда ачык чагыла иде. Инде бер эшкә тотынса, җиренә җиткермичә туктамый, аның өчен эшнең зурысы-кечесе юк.
Галимнең хезмәтләрен укыганда бер нәрсә җәлеп итә: ул - халкыбызның фаҗигасен тирәнтен өйрәнгән, аңлаган галимнәрнең берсе. Миркасыйм ага безнең фаҗигале язмышыбыз турында шул кадәр ачынып ярсып яза иде ки, аны фәнгә катлаулы шәхси тормышы китермәдеме икән дип тә уйлап куям. «Ташла бу телеңне, оныт бу динеңне, синең язганнарың кемгә кирәк, аларны барыбер беркем дә укымаячак, сезнең милләтнең киләчәге юк, нәрсә анда - үткәннәрдә казынасың», - дип торганда, ул шушы фикерләрне эчтән җимереп ташларга, киресен исбатларга теләде. Без Миркасыйм аганың хезмәтләрендә шуны күрәбез: ул тапкан ачышлар, табышлар шулкадәр бай, алар әле эшнең башы гына. Менә аның шәкертләрен алда шундый зур, тирән җитди эшләр көтә - эшләсеннәр генә. Әгәр мин Миркасыйм аганың шәкерте булсам, гомеремә җитәрлек эш калдырган өчен рәхмәтләр укый-укый, бөтен күңелемне биреп, сөенеп, ул башлаган эшне дәвам итәр идем. Юк шул, аның кебек булыр өчен көн-төн эшләргә кирәк, мондый сәләт һәркемгә дә бирелми!
Миркасыйм абый татар дөньясының бөек әдипләре, гыйлем, фикер ияләре турында искиткеч мәгънә салып, мөмкин кадәр гадел булып, безнең тарихны, яшәешне тирәнтен аңлатып шундый итеп язды ки, безнең язмышыбызны, фикер үсешебезне ачып салды. Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Габдерәхим Утыз-Имәни, Габделҗаббар Кандалый, Каюм Насыйри, Мифтахетдин Акмулла, Риза Фәхретдин, Сәет Вахиди, Һади Атласи, Исмәгыйль Гаспринский турында укыгач, күңелдә шатлыклы хисләр уяна, татар халкында да нинди шәхесләр булган бит дип горурланып куясың. Бу бөек шәхесләребезне ул беренчеләрдән булып күтәреп чыкты. Юк, татар халкы рус милләтеннән бер дә ким түгел, менә алар безнең кебек 450 елдан артык кол булып яшәсеннәр әле, күрер идек алардан кемнәр чыгар икәнен. Минем әлеге язмаларны укыганда милли аңым уяна, мин бу дөньяда ни өчен яшим, дигән сорау туа.
Шулай да, галимнең иң яраткан эше - борынгы язма мирасны туплау. Миркасыйм абый бу эшнең ни өчен кирәклеген гаять тирәнтен аңлаган. Мин эшләмәсәм, аны кем эшләр, дип уйлагандыр. Гомере буе меңләгән кешеләр белән очрашып, меңнәрчә борынгы язма истәлекләрне җыеп, кайда татар яши шунда барып, кешеләр белән очрашудан шулкадәр тәм-ләззәт алып, борынгы язмаларны саклаганнары өчен рәхмәт укып, ул үзенә мәңгелек һәйкәл калдырды. Гасырлар узгач та, аларны өйрәнүче кешеләр табылачак, аның бу хезмәтләренә чын, гадел бәя биреләчәк.
Инде минем өчен иң кадерлесе - аның татар театрын, артистын бик хөрмәт итүе. Татар театры - милләтебезне саклап калучы, берләштерүче алтын баганаларның берсе, дип аңлатуы. Артист хезмәтенә шундый зур бәя бирүе безнең күңелебездә аңа карата иң зур рәхмәт хисләре уятты. Каян килгән соң аңа театрны шулкадәр хөрмәт итү? Моның серен соңыннан гына белдем: Кытайда Голҗа шәһәрендә ул укыган мәктәптә татар театры түгәрәге эшләгән бит. Бер уйласаң, гаҗәп хәл - Кытайда Голҗа шәһәрендә һәвәскәр татар театры! Аның үзенең дә язмышы, тормышы без күз алдына китерә торган түгел! Уйлап карыйк: Кытайдан Советлар Союзына чыгып, 24 яшендә кичке мәктәптә 10 классны тәмамлап, Казахстаннан Казанга килеп университетка кереп кара әле син!
Еллар үткән саен, аның фикер кыры гел үсә барды. 2009 елның май ахырында Миркасыйм абыйның 75 яшьлек зур бәйрәмен уздырганда миңа юбилярны үзебезнең театр исеменнән котларга туры килде. Мин шунда бер әйбергә игътибар иттем, бөек галимне тәбрикләгәндә дәүләтебезнең җитәкчеләре юк иде. Казанның 1000 еллыгын исбатлауга шактый зур өлеш керткән галим, академик, профессор хезмәтләрен хәтта чит илләрдә беләләр. Шул бәйрәмен дә аның дәрәҗәсендә уздыра алмадылар, кулына «медаль» тоттырдылар. Бик ямансу булып китте, хурландым, күңелдә әллә нинди рәнҗү калды. Вакыт узгач, бу турыда үзенә дә әйткән идем. «Миңа хәзер инде берни дә кирәкми, башлаган эшләремне эшли алсам, миңа шул җитә. Беркемгә дә үпкәләмим», - диде Миркасыйм абый моңа каршы. Эчемнән генә уйлап куйдым: чын галимнәр шулай була, күрәсең: беркемгә дә буйсынмый, бернигә дә карамый, ихтыяр көче шундый көчле - үзенекен генә эшләргә тели, бары тик комачауламасыннар гына. Сүземне «Сине безгә Ходай җибәргәндер...» дип башлаган идем, ул чыннан да шулай бит. Дөнья читләреннән килеп, күзләребезне ачарга ярдәм иттең, моның өчен Ходай Тәгаләгә мең рәхмәт!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: