Шәһри Казан

Аны «Безнең Шәех» диләр

«Кайчандыр бергә укыган сабакташлары, сыйныфташлары аны «Безнең Шәех» диләр. Ул чыгарган «Татар мөселман календаре»н укучылар да «Безнең Шәех» дип эндәшәләр. Кайчандыр ул эшләп киткән, оештырган-үстергән газеталарның хезмәткәрләре дә «Безнең Шәех абый» дип «бәхәсләшә».

Реклама

Бу юллар хаҗия, танылган журналист Фәния Хуҗахмәтнең ире - күренекле журналист, матбугат оештыручысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге иясе Миншәех Харис улы Зәбиров турындагы истәлекләреннән алынды. Гомеренең 50 елдан артык өлешен татар матбугатына хезмәт итүгә, аны үстерүгә багышлаган әлеге затлы шәхескә күңел түрләрендә олы ихтирам хисен йөртүчеләр 10 ноябрь көнне «Казан» милли мәдәният үзәгенә аның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылган искә алу кичәсенә җыелдылар. Татар матбугатының алтын баганасы булган Миншәех Харис улы турында һәркемнең ихластан әйтер сүзе бар иде. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Миншәех ага «Шәһри Казан» газетасына чыга башлавының беренче көннәреннән үк эшкә килеп, бу басманы аякка бастыруга һәм үстерүгә күп көч куйды. Кичәне Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.
Өстәлләр артында узса да, хәләл ризыклар гына куелган, Коръән-Кәрим аятьләрен уку белән башланып киткән бу мәҗлес без күрергә гадәтләнгәннәреннән аерылып торды. Моны Җәлил хәзрәт тә билгеләп үтте: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Дөньяга килеп, имтихан үткән бер җанны - Миншәех абыйны искә алабыз бүген. Динсез җәмгыятьтә туса да, ул, тәүбә кылып, хаҗ гыйбадәтен үтәп, биш вакыт намаз иясе булырга үзендә көч тапты. Шәех абыйның 70 яшьлеген уразада билгеләп үткән идек һәм менә тууына 80 ел тулуны корбан ашында. Аллаһының рәхмәтендә булсын, бүген сөйләгән сүзләр Миншәех абыйның рухына дога булып ирешсен».
Җәлил хәзрәт, Коръән аятьләре укылып, тәкбир әйтелгәннән соң, сүзне матбугат өлкәсендә озак еллар күренекле урыннарда эшләгән Ислам Әхмәтҗановка бирде. Ислам Галиәхмәт улы Миншәех абыйны шәхес буларак ачкан сыйфатларга тукталды. «Иң беренче чиратта мин аны философ дияр идем, - диде ул. - Әлбәттә, белеме белән түгелдер, әмма яшәү рәвеше, фикерләү сәләте, үзенең кискен сүз-тәгъбирләре белән ул атаклы философлардан бер дә ким түгел иде. Икенчесе - мин аны мөгаллим дияр идем. Ифрат та тәрбияле, затлы кеше иде ул. Өченчесе - Миншәех абыйны без журналист буларак та, рәссам-дизайнер буларак та белә, моның шаһитлары идек».
Миншәех ага Зәбировка тормышта ныклы таяныч булган, аңа яшәү һәм иҗат көче биргән Фәния ханым Хуҗахмәткә дә мактау һәм рәхмәт сүзләре күп әйтелде ул көнне. Фәния ханымның ире эшчәнлеген барлап, аның турындагы истәлекләрне һәм мирасын туплаган «Безнең Шәех» дигән җыентыкны әзерләп дөньяга чыгаруын аерым атап китәргә кирәктер. Ә язманы Җәлил хәзрәт Фазлыевның фикере белән тәмамлау урынлы булыр: «Милләтебезгә хезмәт иткән шәхесләребезне һәрчак искә алыйк. Исән вакытта да бер-беребезне хөрмәт итәргә, кадерен белергә өйрәник!»

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: