Шәһри Казан

«Арча читекчеләренең данын кайтаруга исәп бар... мөмкинлек юк»

«Фабриканы тотып була иде» Күкрәген 2 нче, 3 нче дәрәҗә Дан ордены бизәгән Әнәс абый Гыйләҗиевнең хатирәләре үзеннән-үзе 1958 елда Колачы әртилендә итекче булып эш башлаган, Арча милли аяк киемнәре фабрикасының гөрләгән чакларына барып тоташты. Эксперименталь цехта, ягъни иң җаваплы участокта эшләгән Әнәс ага. 45 ел эшләү дәверендә кулыннан нинди...

«Фабриканы тотып була иде»
Күкрәген 2 нче, 3 нче дәрәҗә Дан ордены бизәгән Әнәс абый Гыйләҗиевнең хатирәләре үзеннән-үзе 1958 елда Колачы әртилендә итекче булып эш башлаган, Арча милли аяк киемнәре фабрикасының гөрләгән чакларына барып тоташты. Эксперименталь цехта, ягъни иң җаваплы участокта эшләгән Әнәс ага. 45 ел эшләү дәверендә кулыннан нинди генә модельләр узмаган да, нинди генә технологияләрне сынап карарга туры килмәгәндер аңа.
Хатыны Суфия апа да гомеренең 40 елын әлеге предприятие белән бәйләгән. Чигү чиккән. Чигүле читекләрнең заманында Лейпцигта (1978 ел) узган халыкара ярминкәдә алтын медальгә лаек булуы хакында горурланып сөйли Әнәс ага.
- Заманында келәмгә кадәр чиктеләр. Бик күңелле вакытларда эшләдек. Бәйрәмнәрдә урыныбыз трибунада иде. Бөтен җире җиткән, бөтен җиһаз бар иде. Ә бит фабриканы тотып була иде... Аяк терәп: Калдырыйк! - диюче булмады. Бик кызганыч... - дип өзгәләнә ветеран.
Гөрләп торган фабрика күз алдында таркалгач, ни дисен инде... Шулай итеп, 1972 елда оешып, авыллардагы осталарны да кертеп 1500гә кадәр кешене эшле дә, ашлы да, күбесен фатирлы да иткән Арча милли аяк киемнәре берләшмәсе (соңрак «Милли аяк киемнәре» акционерлык ширкәте) күз алдында таркала. Фабрика урнашкан бинаны торак йорт итеп үзгәртәләр. Аңлаган кешегә фабриканың бетүе үзе бер фаҗигагә тиң гамәл. Монда бит сүз аяк киеме хакында гына түгел. Стандарт аяк киемен теләсә кайсы кибеттән алып була, ә сүз гасырлар аша килгән, шушы төбәк осталарына гына хас булган һөнәрчелек турында. Сафьяннан, йомшак күннән (юфьтән) эшләнгән чигүле чүәкләр, читекләр, гомумән, электән дөнья базарында дан тоткан. Бигрәк тә Англия, Германия, Франция, Бельгия хатын-кызлары яратып кигән бу аяк киемнәрен. Татар читекләренең 1883 елда Парижда - алтын, ә 1886 елда бронза медальгә лаек булуы да мәгълүм. Шуңа күрә дә безнең читекләрне шул чорга караган сынлы сәнгать әсәрләрендә (Оскар Фрейвирт-Лютцов «Ерактан килгән мөлаем кунак». 1888ел.
Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажы) дә очратырга мөмкин. Нәкъ менә бу урында Сергей Есенинның хатыны Айседора Дункан белән 1922 елда төшкән фотоларын искә алу да урынлы булачак. Чөнки затлы ханымның аягында безнең затлы каюлы читекләр икәне аермачык күренә.
Һөнәрле үлмәс...
Берләшмә ябылгач, бер төркем осталар Мәскәү дәүләт җиңел промышленность академиясен тәмамлап, 1996 елдан бирле фабрикада модельер-конструктор булып эшләгән Айрат Солтановка: «Без хәзер кая барыйк? Әйдә, син безне ташлама», - дип, үзләренең гозерләрен җиткерәләр. Иң кирәкле җиһазларны гына сатып алалар да, 2006 елда 20ләп кешене берләштергән «Милли аяк киемнәре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте оештырып, эш башлыйлар. Баштагы мәлдә гараж арендалап, биш еллап бер оешмага махсус аяк киемнәре тегәләр. Бүген исә аларның, нигездә, «Казан җөе»нә басым ясап, 24 квадрат метрлы мәйданда эшләп ятулары.
- Безнең коллективта ун кеше бүген. Ике хәзерләүчебез һәм өйдә эшләүче алты чигүчебез бар. Бертуган энем Рамил дә үзем белән эшли. Әзер товар җыелып ята дип әйтә алмыйбыз. Ул иртән булса, кичкә юк. Казан кибетләренә алып китеп торалар. Аяк киемнәре - читек, чүәк, җылы эчле күн башмаклар белән беррәттән паннолар да, мылтык чехоллары да, күн диваннар, канәфиләр дә эшлибез. Кирәк дисәләр, күннән самолет та ясап бирәбез, - дип шаярта Айрат Солтанов.
Башлыча мөгезле эре терлек тиресеннән ясалган Казан күне - сафьян белән эш итәләр. Рязаньнан, Төркия, Италиядән кайткан күннәр дә булгалый икән. Шулай да, әгәр дә иртәгәдән җитештерүне киңәйтү мөмкинлеге булса, осталар табып булачакмы? Нинди максатлар белән яшисез, дип кызыксынам җитәкчедән. Чөнки беләм: юк дисәң дә, күн белән эшләүче өлкән буынга алмаш булырлык яшь рәссамнарыбыз бар. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында рәссам-педагог Әлфия Җәмилова: «Казан җөе» ул - безнең байлыгыбыз», - дия­дия, 2006 елда - 10, 2010 елда 17 шундый студенттан торган төркемнәр чыгарды. Остазларының әйтүенә караганда, араларында инде каюлы күнне дизайнга, кием-салым модельләренә кертеп җибәрүчеләр, әлеге юнәлештә укытырга җыенучылар да бар.
- Арча читекчеләренең данын кайтаруга исәп бар. Әмма әлегә мөмкинлек юк. Элегрәк эш шартларын яхшырту мәсьәләсендә элеккеге район башлыгы белән сөйләшү дә булган иде. Бина да билгеләгән иделәр, әмма тәрәзәсе дә булмаган җиргә күчәсе килмәде. Ә осталарга килсәк, бүгенге яшьләр арасында эшлибез дип атлыгып торучылар бик күренми. Казанда укыган студент авылга кайтмый инде ул. Аның каравы өчкә алып, бишкә сатарга теләүчеләр җитәрлек. 60 процент арттырып куялар хакны. Ә безнең рентабельлелек - 20 процент. Дөресен генә әйткәндә, бу эшне «массовый» итеп булмый. Элекке заманда да фабрикада бары тик чигүле аяк киеме белән генә утырмадылар. Күпләп башка төр аяк киемнәре дә җитештерделәр, - дип, бөтенесен бер җепкә тезә оста.
Аның фикеренчә, бу һөнәрне хәзер бары тик сәнгать мәктәбе булдырып кына күтәрергә мөмкин. Ягъни шунда ук укыйлар, теләгәне шунда ук производствода да эшли. Белгечлеккә баштанаяк өйрәнер өчен чигүче дә, аяк киеме тегүче дә кырыеңда булу кирәк. Монда кисүдән башлап, тегүгә кадәр белгеч булуың кирәк шул. Әйтик, күрер күзгә гади генә тоелган чүәкне эшләү өчен дә һәр операциягә бер кеше утыртсаң, кисүче, чигүче, машинада тегүче, төпләүче кебек дүрт белгеч кирәк булуы көн кебек ачык. Хәер, Айрат үзе дә, мин җитәкче дип, кабинетта гына утыра торган кеше түгел. Үзе тәэминатчы да, үзе кисүче дә, чимал ташучы шофер да ул. Вакыт узган саен, җиһазлары да искерә барадыр. Дөрес, бер тапкыр 300 мең грант отып, станок алган булганнар. Әле дә эшләнгән бизнес-планнары бар икән югыйсә, грант откан очракта, азмы-күпме күңелләре үсеп китәчәк дигән сүз.
«Мәктәптән бирле шушында»
Аяк киемнәрен эчләү, тегү, ябыштыру кебек операцияләр башкаручы Рәмзия Нуруллина белән Тәнзилә Хәйруллина икесе бер авыздан әнә шулай диләр. Икесенең дә бу өлкәдә 30 елга якын стажлары бар.
- Кызыгып тегә торган бит бу чүәкләрне. Бүтән эштә эшли дә алмас идем. Кайбер айда 200әр тапочка (артсыз башмакны шулай атый кызлар. - Р.Ф.), чүәк тегәбез. Җәйгә чыккач, заказ сизелерлек күбәя. Хәзер безнең чүәкләр, саболар яшьләр арасында да бик популяр. Чит илләргә барганда, сәяхәтләргә чыкканда, аларны гел сорыйлар, - ди Рәмзия ханым.
Фәридә Кәримуллина белән аларның нур бөркеп торган өйләрендә очраштык. Әйтсәң, кеше ышанмас, чигүче булып эшли башлаганына 40 ел аның.
- Аллага шөкер, кулларым ашатты инде мине, - ди оста үзе дә.
Чигү эшеннән нибары ике елга китеп торган. Тегүчелеккә укыган. Милли аяк киемнәре берләшмәсендә нәкъ шул вакытта түбәтәйләр эшли башлыйлар. Һәм, билгеле инде, Казанга барып, өйрәнеп кайтырга дип, тегүче кыз Фәридәне билгелиләр. Шулай итеп, Арчага түбәтәй кәсебен алып кайта Фәридә. Ул өйрәткән кызларның шактые әле бүген дә өйдә түбәтәй тегү белән шөгыльләнә икән. Ә читек чигәргә заманында үзлегеннән өйрәнә ул.
- Мин үзем Түбән Атыдан. Безнең якта һәр өйдән үк булмаса да, ике өйнең берендә хатын-кызлар чүәк чигә иде, - ди ул.
Биш-алты көн эчендә читек чигеп өлгерткән, эшләре океан аша үтеп Америка, Австралияләргә барып җиткән, милләтнең йөз аклыгы булган ансамбльләрне читекле иткән талымлы чигүче бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, эшли бирә. Пенсиясе күпме дисездер - 11 мең сум...
...Ни генә булмасын, татарны чит кыйтгаларда да таныта торган читек-чүәкләр аларның кулында. Күңелдә горурлык бармы дип сорыйм. «Әлбәттә! Шул гына йөртә дә инде безне!» - диләр алар. Ә теге, итекченең - итеге, читекченең читеге юк дигәннәре хак сүз: үзебезгә бик кыйбат бу, диләр алар.
Чигүче Фәридә Кәримуллина
Аяклы тарих Әнәс абый Гыйләҗиев
Предприятие җитәкчесе Айрат Солтанов
Чүәкчеләр Рәмзия Нуруллина белән Тәнзилә Хәйруллина

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: