Шәһри Казан

Арча районыннан 90 яшьлек Һава апа Хәмидуллина Җиңү көнен бәйрәм иткәнне күрергә хыяллана

"Ул авырлык кемгә килмәгән..." Бу - Һава апа Хәмидуллинаның бер шигыреннән өзек. Арча районының Кече Мәтәскә авылы кызы Һава апа. Балачагы булмаган буынның бер вәкиле. Япь-яшь ирен җир куенына салып, дүрт баласы белән тол калган әнисе Бибимәйсәрә апага Һава зур таяныч була ул чакта. 14 яшеннән фермада сыер сава башлый....

"Ул авырлык кемгә килмәгән..."
Бу - Һава апа Хәмидуллинаның бер шигыреннән өзек. Арча районының Кече Мәтәскә авылы кызы Һава апа. Балачагы булмаган буынның бер вәкиле.
Япь-яшь ирен җир куенына салып, дүрт баласы белән тол калган әнисе Бибимәйсәрә апага Һава зур таяныч була ул чакта. 14 яшеннән фермада сыер сава башлый. Җәен кирпеч сугып, шулардан авылда ферма да төзиләр. Колхозлашу елларында әтиләреннән соң сыерлары да үлеп киткәч, абзарда шул үле малкайны кочаклап төн чыкканы бүген дә күз алдында аның. Җитмәсә, атларын да колхозга алалар. Ана кеше көнне төнгә ялгап эшләве барәбәренә балаларын ач үлемнән саклап кала. Тегүен дә тегә, чигә, бәйли, юрганын да сыра. Һава кайда да ярдәмче була...

1939 елда Бибимәйсәрәнең өлкән улы Котдусны армиягә алалар. Ә авылда калган яшьләр тормыш авырлыгын уен белән булса да онытып торырга тырыша, спектакльләр куялар, шуларны күрсәтергә күрше авылларга йөриләр.

Бигрәк тә "Чаткылар" спектаклендә уйнавы исендә калган Һава апаның. Әле хәзер дә: "Әгәр шул спектакль Камал театрында куелса, ничек тә барыр идем," - ди.

1941 нче елны җәй бик матур килә. Халык Сабантуйга әзерләнеп йөргәндә, бөтен авылны тетрәндерерлек шомлы хәбәр килеп ирешә: сугыш башланган! Бәйрәм итәсе урында яшь егетләр, иңнәренә өч көнлек ризык белән капчык асып, туган авылларыннан китеп баралар. Ул елны иген мул була, бөтен эш хатын-кызлар белән балалар җилкәсенә төшә. Һава да фермадан соң һәр көнне басуда урак ура. Авыл олы юл буенда утырганлыктан, алар һәр киткән юлчыны озатып калалар. Шул юлдан күзләрен алмыйча, елый-елый кайтканнарын да көтәләр...

Көннәрдән бер көнне Һава фермадан кайтып керүгә, аны кәнсәләргә чакыртып алалар. Колхоз рәисе булып калган авылдашы Сара кызга повестка тоттыра. Авырлык бер килсә, килә бит ул. Кайда да шул ятимнәр белән ярлы баласына җиңел булмаган. Һавага бергә эшләгән дусты Оркыя белән Арча станциясенә барырга кушалар. Нишлисең, барлы-юклы азык белән киемнәрен алып, вагон бушатырга чыгып китә кызлар. Эшләүчеләргә яшәр өчен билет кассалары, милиция бүлеге бушатыла. 16-17 яшьлек кызлар көн саен әллә ничәшәр вагон утын бушаталар, аларны күпергә ташыйлар. Тәүлегенә уникешәр сәгать ялсыз эшлиләр. Дүрт ел эчендә ач-ялангач килеш никадәр авыр хезмәт башкарганын бер үзе генә белә ветеран.

1944 елның кышында Һаваны Югары Пошалым кызы Хәбирә белән Корса станциясенә вагон төяргә җибәрәләр. Шунда Хәбирә: "Минем аягым тартмый, бер дә барасым килми", - дип, әй өзгәләнә дә соң! Әмма бригадир кушканга каршы килеп буламыни... Баралар, утынны вагонга төйиләр. Шуннан соң бер минутка туктаган паровозда, кем кая урын таба, шунда ябышып, кайтыр юлга чыгалар. Һава паровоз артындагы су багындагы баскычка урнаша. Аяк-куллары бозланып каткан килеш кызлар, кымшанмыйча да, Арчага кадәр кайталар. Караңгыда кемнең кая үрмәләгәнен дә күрми алар. Кайткач, карасалар -яннарында Хәбирә юк. Ул поезд юллары кисешкән урында егылып калып, паровоз астында аягын өздергән икән... Аны санитар поезды шунда ук Казанга алып киткән. Шуннан соң кызлар Хәбирәне башка күрмиләр (Һава апа аның белән сугыштан соң шактый еллар үткәч очраша. Хәбирә бергә эшләгән иптәшен башта танымый).

Реклама

Берзаман Арчага пленга төшкән немецларны кайтара башлыйлар. Бер-бер артлы кырылган немец солдатларын Арча белән Кече Мәтәскә арасындагы аерым зиратка җирлиләр. Әнә шул мизгелләрне күргән кыз: "Абыйның гәүдәсе чит җирләрдә генә калмаса ярар иде", - дип тели. 1946 елда гына туган якларына кайтып җитә Котдус абыйлары.

Яралары авыр була.

Хәле авыр булуга карамастан, көндәлек язып барырга да иренмәгән солдат. Аның соңгы язуы: "И, туган авылым, кабул ит балаң итеп", - дигән җөмлә белән тәмамлана. Биш ел буе яу кырында йөреп исән калган егет, сугыштан кайтып өч ай үтүгә, яралары төзәлә алмыйча, якты дөньядан китеп бара. Абыйсының көндәлеген күз карасыдай саклый Һава апа.

Һава апа 1946 елда "Сугыштагы батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң Казанга килеп 27 ел кирпеч заводында эшли, әнисен тәрбияли. Тиздән ул үзенең 90 яшен тутыра, исән-сау гына булып, Җиңү көнен бәйрәм иткәнне күрергә хыяллана.. Бүген дә тик утырырга яратмый. Чиккән, бәйләгән әйберләрен санап бетерерлек түгел. Шигырьләр дә яза. Аларны дәфтәрләренә теркәп барган. Шигырьләренең һәркайсы мәгънәле, гыйбрәтле.

Авырлыклар килсә сыкранмыйк,
Ул авырлык кемгә килмәгән.
Без нык буын, андый авырлыклар
Бик күп үтте безнең иңнәрдән...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: