Шәһри Казан

Артист дигән җаваплы исемгә тап төшермәде

2012 ел безнең театрыбызга бик тә зур кайгылар китерде. Көтмәгәндә-уйламаганда директорыбыз Шамил Закиров, талантлы артистыбыз Фирдәвес Әхтәмова, халкыбызның яраткан артисты Шәүкәт ага Биктимеров, бөек драматургыбыз Туфан Миңнуллин арабыздан китеп бардылар. Шулар артыннан Әнвәр ага Гобәйдуллиныбыз да вафат булды.

Реклама

Туфан Миңнуллин үзенең бер мәкаләсендә болай дип язган иде. «Бу мәкаләне язганда, җөмләләремне тыйнаграк итеп төзергә тырышам. Чөнки Әнвәр абый - үзе тыйнак табигатьле, шапырынганны өнәп бетерми торган артист. Театр сәнгатенә хезмәт итеп, гомеренең бик күп елын сәхнәгә бәйләгән һәм бервакытта да артист дигән җаваплы, олы исемгә тап төшермәгән кеше». Туфанның бу бик тә дөрес сүзләренә өстәп, шуны әйтәсем килә: Әнвәр абый тормышта да олы җанлы, саф күңелле кеше иде.
Әнвәр абый 1922 елның 18 октябрендә Казан шәһәрендә туа. Мәктәптә укыган вакытында ук, театрга еш йөри һәм шул елларда ук аның күңеленә артист булу теләге кереп оялый. Әмма сугыш башлану аның бу теләкләрен чәлпәрәмә китерә. Ул, фрезеровщик хезмәтен үзләштереп, 1940 елдан 1946 елга кадәр Казан авиация заводында эшли. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» дигән медаль белән бүләкләнә. Әнвәр абый үзенең автобиографиясендә бу авыр еллар турында бер-ике җөмлә белән генә яза. Ә яшь малай өчен бу хезмәтнең бик тә авыр булуы, шәһәрнең бер башыннан икенче башына җәяү йөрүләре турында бер сүз дә әйтми. Билгеле инде, бу зур чыныгу мәктәбе була, хезмәт сөяргә, дисциплинага өйрәтә. Шушы авыр елларда да театрга булган мәхәббәте кимеми, сугыш тәмамлангач, ул 1946 елда, Татар дәүләт академия театры каршындагы театр студиясенә укырга керә. Аның беренче укытучылары зур сәхнә осталары Хөсәен ага Уразиков белән Нәҗип Гайнуллин була. 1948 елны студияне уңышлы тәмамлагач, Әнвәр абый Татар дәүләт академия театрына эшкә алына. Әнвәр абый ул вакытта иҗатлары чәчәк аткан Зәйни Солтанов, Хәлил Әбҗәлилов, Хөсәен Уразиков, Гөлсем Болгарская, Гөлсем Камская, Фуат Халитов һәм Габдулла Шамуков кебек зур сәхнә осталары арасына килеп керә. Аларның иҗатларына хәйран калып, ныклап торып сәхнә серләренә өйрәнә башлый. Бик күп театр белгечләре Әнвәр Гобәйдуллинны эпизодик рольләрне оста башкара дип язалар һәм бу дөрес тә. Чөнки эпизодик рольне тамашачы күңелендә истә калырлык итеп уйнар өчен, зур башкару осталыгы таләп ителә, артисттан зур фантазия сорала.
Эпизодик рольләр артистның осталыгын чарлый, дип юкка гына әйтмиләр. Хәзер мин Әнвәр абыйның сәхнә осталыгын чарлаган, аны сәнгать остасы дәрәҗәсенә китереп җиткергән рольләренең кайберләренә тукталып үтәсем килә. Менә бик кызыклы бер эпизод. Әнвәр абыйның сәхнәдәге беренче роле Шәриф Камалның «Козгыннар оясында» әсәрендәге Таҗи мулла. Монда ул Зәйни ага Солтановның дублеры була. Күз алдына китерегез, бу аңа нинди зур җаваплылык өсти. Әнвәр абыйның әйтеп калдыруына караганда, театрның гаҗәеп көчле артисты, театрның корифее булган Зәйни ага Солтанов аңа зур ярдәм итә һәм ул бу рольне Әнвәр абыйның үзенә генә калдыра. «Син бу рольне нәкъ мин уйнаганча иҗат иткәнсең, үзең генә уйна инде, әлеге рольне сиңа тапшырам. Сине иҗатыңдагы беренче уңышың белән котлыйм», - ди.
Менә шуннан Әнвәр абыйның зур иҗат хезмәте башлана. Әнвәр абый театрда күп еллар эшләү чорында төрле пландагы, төрле характердагы, төрле чордагы бер-берсенә охшамаган йөзләрчә образлар иҗат итте. Үзем язам, үземнең күз алдымнан Әнвәр абый тудырган образлар үтеп-үтеп китәләр. Бәхетемә күрә, мин аларның барысын да күрдем, бик күпләрендә аның партнеры булып уйнарга туры килде.
Аның иҗаты матбугатта да бик зур бәя алган. Ш.Камалның «Акчарлаклар» повесте буенча эшләнгән драмадагы Шәрәфи карт образы турында берничә сүз әйтми мөмкин түгел. «Әнвәр башкаруында ул - халык күңеле байлыгын җыйган шигъри образ. Шәрәфи карт тулы канлы, тирән сулышлы кеше булып гәүдәләнә һәм тамашачылар мәхәббәтен яулап ала. Бу аның таланты, киң колач белән ачылган гаять дәрәҗәдә табигый һәм олы образ», - дип язган Зәйни Шаһиморатов.
Чынлап та, мин моның белән тулысынча килешәм. Бик авыр чакларда да кешелеген саклап калган, һәрвакыт башкаларга ярдәм кулын сузарга әзер булган җылы, якты образ тудырды Әнвәр абый.
Режиссерларыбыз Марсель Сәлимҗанов та, Празат Исәнбәт тә Әнвәр абыйны бик яраталар иде. Шуңа күрә, аның рольсез утырганы булмады.
Әнвәр абый үзенең дусларын сыйларга бик ярата иде. Гастрольгә килеп төшкән көнне, кунакханәгә урнашуга, бәләкәй генә өстәл әзерләп, яраткан дусларын кунакка чакыра. Бөтен әйберне пөхтә итеп әзерли, яратып сыйлый.
Гастрольләрдә миңа еш кына Әнвәр абый белән бер бүлмәдә торырга туры килде һәм миңа аның белән торуы рәхәт иде. Ул иртүк торып чәй әзерли. Яшьрәк вакытта бит йокларга яратасың. Ул алдан тора, азрак тәннәрен яздыра, тавышы белән эшләп ала. Аннан төшке аш ашарга бергәләп барабыз. Без кайвакыт Әнвәр абыйның ашавы турында кызык итеп тә сөйли, ә ул көлә генә иде. Әнвәр абый ризыкны бер ягы белән 30 тапкыр чәйни, икенче ягы белән дә шулай ук. Менә шундый тәртипле, бөтен эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше иде Әнвәр абыебыз.
Без аны бик еш искә алабыз, алар хатыны Сания ханым белән бик тату яшәделәр, күпләргә үрнәк гаилә булдылар. Аларның тормышлары җиңел булмады, кечкенә эш хакы, фатир юклык. Шундый нәрсәләр дә аларны бөгә алмады, шулай ук бердәнбер балаларының (улларының) фаҗигале рәвештә үлеме дә...
Хәзер Әнвәр абыйга 90 яшь булыр иде, бу бәйрәмен ул үткәреп өлгерә алмады, арабыздан китеп барды. Әмма, Әнвәр абый, без - сине белгән, синең белән бергә эшләгән дусларың - сине беркайчан да онытмабыз. Безнең белән бергә сине яшь артистларыбыз да соңгы юлга озаттылар, димәк, тормыш дәвам итә...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: