Шәһри Казан

Асыл нәсел

Күренекле язучы, галим Нәкый ага Исәнбәт берзаман индуслар мәдәнияте белән кызыксына башлый, хәтта йога системасы белән шөгыльләнә. «Аягын баш артына «элеп» озак кына утыра иде», - дип сөйләгәне бар иде улы Празатның. Һинд шагыйре Прасатка хөрмәт йөзеннән, Нәкый ага бер улына Празат дип исем куша. Празат абый, исеме төсле үк,...

Реклама

106 еллык татар театры тарихының 40 елын асыл нәселнең бер вәкиле булган Празат абый Исәнбәт сәхнәләштергән спектакльләр бизи. Алар зәвыклы, күңелләрне сафландыра торган әхлаклы спектакльләр иде. Камал театрында ул куйган 60 спектакльнең 40ын күрү бәхетенә ирешүем бер хәл, моннан 15 ел элек 70 яшь тулган көннәрендә режиссерның үзе белән дә әңгәмә корып, уй-фикерләре белән танышу да насыйп булган иде. Менә затлы, шөһрәтле режиссер минем каршымда утыра: бераз арган, бераз иронияле, һәр нәрсәне аңлый һәм кичерә белә торган ягымлы караш. Алдыбызда - тарих. Программалар, фотосурәтләр, игъланнар... Карашым Празат абыйның 17 яшьлек рәсеменә төбәлгән. Кызлар бер күрүдә үлеп гашыйк булырлык чибәр йөз, дулкын-дулкын куе кара чәчләр, акыллы күзләр, шәхес икәнлеге сизелеп торган кыю, мөстәкыйль караш... Сүзне дә шул фотосурәттән башлыйм.
- Бу сурәт белән Сезнең арадагы ярты гасыр вакыт нинди табышлар, нинди югалтулар китерде, егерме яшьтә нинди идегез, Празат абый?
- Нәрсәләр югалганы һәм табылганы рәсемнәрдән үк күренә, - диде ул, елмаеп. - Беләсеңме, егермедә һәр сорауга җавап бар иде, бар нәрсәне «белә» идем. Яши-яши шул җаваплар югалды. Мин бүген бик күп сорауларга җавап таба алмыйм. Бер үк сорауга, биш минуттанмы, биш көннәнме, башкача да җавап бирә алам. Һәрбер нәрсә төрле яктан караганда төрлечә күренә бит. Күбрәк яшәгән саен, азрак белгәнлегең, бу хәятнең иксез-чиксезлеге күбрәк сизелә. 70 яшькә җитү акыл иясе булу дигән сүз түгел икән...
- Сез кечкенәдән рәсем сәнгате белән кызыксынгансыз, ә режиссураны сайлагансыз. Театр «җене» кайчан кагылды Сезгә?
- Әйе, рәсем ясарга ярата идем, рәссам булу нияте белән, сәнгать училищесында укыдым. Аннан уйламаганда Мәскәүгә китеп бардым. (ГИТИСта ачылган татар театр студиясен тәмамлап, 1949 елда Академия театрына кайта, соңрак шул уку йортында режиссура факультетында укый. - Л.Ш.). Сәләт, теләк театр ягына күбрәк тарткан, димәк. Минем әти бик әйбәт, сәнгатьле итеп шигырьләр укый иде бит. Алай укыган кешене ишеткәнем дә юк дияргә була.
«Әһә-ә, имәндә икән чикләвек!» Празат абый үзе дә нәфис сүз остасы - бик күп язмалары радио фондында саклана бит. (38 нче елларда Нәкый ага белән бергә Әтнә мәктәбендә укыткан әтиемнең хатирәсе дә искә төшә: «Әтнә һәвәскәрләре белән Камалның «Банкрот»ын куйган идек. Сираҗетдинне галәмәт оста, кызык итеп Нәкый Исәнбәт уйнаган иде»).
- Режиссер бит әле ул артистны ача белергә дә тиеш...
- Әйе, күзгә ташланып тормаган якларын өскә чыгарырга тырышасың...
Мондый ачышлар, табышлар режиссер тәҗрибәсендә аз түгел. Г.Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә Р.Мотыйгуллина һәм Ф.Хәйруллина үз иҗатларының биек ноктасына күтәрелделәр. Бу әсәр режиссерның үзе өчен дә җаваплы сынау иде. Нәтиҗәдә һәм иҗади, һәм әхлакый яктан аңа чын канәгатьләнү китерде. Соңрак «Алдым-бирдем» һәм «Җан Баевич» комедияләрен дә сәхнәгә менгереп, Празат Исәнбәт халкыбызның хаксызга онытылган бөек шәхесен - Гаяз Исхакыйны беренче булып тамашачыларыбызга кабат кайтарды. Исхакый премиясен дә ул беренчеләрдән булып алырга тиеш иде юкса... Ләкин табигате белән «алучы» түгел иде шул ул...
- Ә драматург Исәнбәт белән режиссер Исәнбәтнең мөнәсәбәтләре ничек иде? - дип сорыйм мин, «Муса Җәлил» спектакленнән соң автор Нәкый аганың режиссер улы һәм бер төркем артистлар белән төшкән рәсеменә карап. (Бу спектакль П.Исәнбәтнең диплом эше була.)
- О-о-о, бик кыен иде, - ди ул һәм рәхәтләнеп көлеп ала. - Пычакка пычак килә идек. - Аннан җитдиләнеп дәвам итә: - Иҗатыма әти бик таләпчән булды, нык күзәтә иде. Ә аның әсәрләрен куйганда - бигрәк тә. Бер җөмләне дә үзгәрттерәсе, кыскарттырасы килмәде. Бәлки шуңа күрә дә аның бөтен әсәрләрен куя алмаганмындыр.
- Нәкый аганың беренче артистка С.Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Гөлҗамал»ын, «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» әсәрләрен куйганда тарихи шәхесләрне сәхнәдә «терелтү» авыр булдымы? Сәхибҗамал ханым ул чакта әле үзе дә исән була, премьерага килә. Спектакль аңа ошый...
- Андый очракларда, билгеле, тарихи чыганакларга таянасың, чорны, заманны белү, өйрәнү мәҗбүри. Бик күп укырга, эзләнергә, сорашырга туры килә. Муса да бит әле шул заман кешесе иде. Аны белүчеләр дә күп иде.
- Празат абый, ә театр кайчан Тукай әйткән яктылыкка илтеп җиткерер?
- Әлбәттә, театрга килеп, спектакль карап кына кеше яхшырмый, тормыш яктырмый, әмма яман да булмый. Сәхнәдә хисләнеп, тәэсирләнеп китү дә ни тора. Минем максат - үзебезнең тормышны күрсәтү, халыкның чисталыгын чагылдыру, аны шуңа өндәү. Менә шушы юнәлештә театр һәм безнең эш үзенә күрә бер тамчы. Тамчы тама-тама таш ярыр, ди. Күптән түгел бер танышыбызны очраттым. Мәчеткә намазга ашыга. «Ничек алай бик динле булып киттең?» - дим. «Зөләйха»ны карагач, әллә нәрсә булды миңа. Икенче көнне үк абыстайга дәресләр алырга йөри башладым», - ди. Менә шундый хәлләр дә була. Ә бүгенге көндә телевизордан күрсәтелә торган фильмнарның күбесе адәм баласының нигезен җимерә торган әйберләр. Шуңа да гореф-гадәтләрне, борынгыдан килгән дини, әхлакый нормаларны тизрәк торгызырга кирәк.
- Сез - бөтен нечкәлекләрен белеп сөйләүче тел белгече, радио, телевидениедән яңгыраган татар телен тыңлап, ни уйлыйсыз?
- Татарча сөйли башлавыбыз яхшы. Әмма ничек сөйлибез? Тел байлыгы ни дәрәҗәдә? Урам сөйләмен телевидение-радиога, сәхнәгә күтәреп, туган телне ярлыландырабыз, кимсетәбез түгелме? Моны вакытында аңларга кирәк. Төрле район, төрле төбәк шивәсе белән сөйләп, әдәби тел нормасын бозарга ярамый. Һәр җөмләдәге логик фикерне төгәл җиткерә белү дә бик мөһим. Эфир ул - дөрес, матур сөйләү үрнәге булырга тиеш. Аны миллионнар ишетә. Элек дикторларның күбесе театр белеменә ия һәм ул мәҗбүри иде. Булачак журналистларга да, театр мәктәбендәге кебек, сәхнә телен өйрәтергә кирәк, юкса бу туган тел файдасына булмас.
- Сез - чын милләтпәрвәр. Ә сәясәткә мөнәсәбәтегез нинди?
- Сәясәт турыдан-туры сәнгатькә кагылырга тиеш, дип уйламыйм. Әмма аңа мөнәсәбәт спектакльләрдә сизелеп тора. Гомумән, сәхнәдә, иҗатта, рентгендагы кебек, режиссерның да, артистның да чын йөзе, дөньяга карашы, белеме, интеллекты, зәвыгы ап-ачык күренә.
Әйе, нәкъ шулай. Празат абыйның иҗатында да бөтен барлыгы, җаны, иманы, театрга, артистларга мәхәббәте һәм халкына булган мөнәсәбәте, ышанычы ярылып ята иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: