Шәһри Казан

Атлар бар. Ир-егетләр кайда?

Тәүге ярышларны тамаша кылганнан соң:“Кайда сез, батыр җегетләр?!” – дип оран саласы килде

Соңгы елларда Нурлат шәһәрендә физкультура-спорт биналары, стадионнар кинәттән, кем әйтмешли, яңгырдан соң калыккан гөмбәдәй ишәеп китте. Урам саен диярлек футбол, волейбол, көрәш, теннис һәм башка уен корылмалары, мәһабәт ташпулатлар...

Быел нигезләнүенең 112 еллыгын билгеләп үткән каланың гербында гайрәтле-нурлы ат сурәте дә тикмәгә генә урын алмагандыр. Шулар белән беррәттән, атка бәйләнешле спортны да киңәйтергә, үстерергә кирәклегенә ишарәләп тора сыман ул.

Чыннан да, сөлектәй бахбайларны, тулпарларны елга бер килә торган Сабантуйларда гына тамаша кылырга димәгән. Илнур Әфләтунов, Рафаэль һәм Шамил Камаевтай асыл ир-егетләр шәһәрнең Чишмә микрорайоны читендә чабышкылар үрчетү эшен җайга салды. Бөтен шартын китереп, заманча төзелгән, һәйбәт араннарда фән нигезендә 20ләп ат асрала биредә. Нәтиҗәсе күз алдында: Лемон-Вей, Экс-Фантастик, Баир күк кушаматлы саф токымлы аргамаклар Казан, Ульян, Самара һәм бүтән кала ипподромнарында һәрчак призлы урыннар яулый.

Уңышлар күп: мактауга кинәнеп, дан-хөрмәткә уралып кына яшисе. Әмма ләкин шөһрәт, мал-бал өчен түгел, ата-бабаларыбызның һөнәрен саклап, алга җибәрү турында кайгырта игелекле эшмәкәрләр. Якташлары күңелен яктылык белән өретү, нужалы тормыш-яшәешен берникадәр күңелле, кызыклы итү, бала-чаганы яшьли атчылыкка тарту өчен омтылулары. Һәм менә шуңа күрә дә быел ат бәйгеләренең яңа төрле юнәлешен, бу төбәктә моңарчы ишетелмәгәнен дә җанландырып җибәрде Илнур-Рафаэльләр. Телевидение аша гына күреп белгән Конкур ярышларын Нурлатка алып кайтты болар.

Чишмәдә махсус манеж мәйданны корулары элеккеге байгура аксөякләр, кыскасы, аристократлар гына ләззәтләнгән ат тамашасын – Конкурны якыннан күрсәтү, район кешеләре өчен чын бәйрәм ясау нияте белән ләбаса. Бу нәзберек, сылудан-сылу аргамаклар җир тетрәтеп чабарга, ялларын таратып йөгерергә күнекмәгән, аларның һөнәре бүтәнчәрәк, үзенчәлекле. Сары ком җәелгән мәйданда әледән-әле биеклеккә күтәрелә барган (50 сантиметрдан 1 метрга кадәр) махсус киртәләр аша зур тизлектә атны сикертеп чыгудан гыйбарәт ул.

Реклама

Әлбәттә, киртә-араталарга атларның аяк бәкәлләре белән орынуы, тиюе турында сүз дә булырга мөмкин түгел: хөкемдар шундук балларны киметә. Шулай итеп, ат йөгәнен ышанычлы, нык кулларда тотучы жокейларга 8 төрле киртәне сикертеп үтәсе. Әйтергә генә ансат, ат өстендә оста, җитез йөрү, иярдә үзеңне төз тота белү, ат белән идарә итү сәләте – үзе бер сәнгать ул. Әүвәл зифа, матур атларны иярләгән 6-8 яшьлек сабыйлар, киртәләр аша күбәләктәй очып, конкурның ни икәнен күрсәтеп бирделәр. Аннары 2003-2007 елларда туганнарына нәүбәт җитте. Иң соңгылары булып аннан өлкәнрәк үсмерләр чыгыш ясады.

Барлыгы 5 комплект медаль, кубок өчен көрәште яшь җайдаклар. Берсе дә бүләксез калмады. Нурлат кызы, гимназия укучысы 13 яшьлек Илина Әфләтунова, мәсәлән, бер үзе 1нче һәм 2нче урыннарны яулады. Сүз җаеннан әйтү фарыз: шул ук атлар асраучы эшмәкәр Илнур Әфләтунов кызы ул. Самарадан килгән кызлар да төшеп калганнардан түгел икән. 10 яшьлек Алина Курьева, 15 яшен яңа тутырган Полина Абрамова манежда олыларча уйлап, сизгер эш итүләре белән сокландырды.

Игьтибар иткәнсездер, әлеге кызыклы, күпләр өчен өр-яңа бәйгедә катнашучыларның барысы да хатын-кыз затыннан. Кызганыч, малайлардан берәү дә юк иде. Гомумән, ат заводларындагы мәктәпләрдә аргамаклар белән мәшгуль ир балалар бөтенләй күзгә чалынмый хәзер. Нәрсәдә моның хикмәте? Заманасы шундыймы? Әллә җанлы табигатьтән читтәрәк торган шәһәр малайлары булгангамы? Алай дисәң, бүгенге авыл малайларның да исе китми бахбайларга. Минем соравыма каршы конкурны оештыручыларның берсе Шамил Камаев болай ди: “Соң мин үзем дә кала баласы ла. Ә атларга бәләкәй чагымнан мөкиббән идем. Туганнан туганым Рафаэль Камаев яшәгән авылдан шул атлар булганга җәе буе кайтып та керми идем ләбаса. И, ул ат өстендә йөрүнең, күлдә коендыруның рәхәтлекләре, аларны басуга алып чыгып, учак ягып төнге көтүләр... Хәзер дә онытылмый ул бәхетле көннәр!”.

Самарадагы “Кон-Брио” ат спорты клубы тренеры Екатерина Баринованың исә бу җитди мәсьәләгә карашы икенчерәк: “Ат өстендә кәпрәеп утыру бер хәл. Аларны көн саен карап, чистартып торырга да кирәк бит әле. Аннары, атта дөрес йөрү системасын бер-ике көндә генә үзләштерү дә мөмкин түгел. Малайларның исә моңа түземлеге җитми. Тиз туя, йөз чөерә алар ат караудан. Ә кызлар сабыр, түземлерәк, эшчәнрәк димме соң...”.

Нурлат тарихында тәүге тапкыр конкур буенча ярышларны ачып җибәрү нәтиҗәләре шундый проблеманы да тартып чыгарды. Болар атка мәхәббәттә генә түгел, туган җиргә тартылуга, туган туфракны яратуга да барып тоташа. Авылларның яшәешенә, бетеп баруына да азмы-күпме кагыла бу! Ахыр чиктә илне яклаучы кыю, уңган ир-егетләрне тәрбияләү, хәстәрләү мәсьәләсенә дә. “Кайда сез, батыр җегетләр?!” – дип оран саласы килә башлый ир-ат җайдакларсыз узган бәйгеләрдә...

Илдус Диндаров.
Автор фотолары

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: атлар
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: