Шәһри Казан

Атнасына унике ипи ашаучылар да бар икән...

Иң тәмле ризык нәрсә ул? Яңа гына пешеп чыккан ипинең кибән башы. Аннан да тәмле нәрсә юк ул дөньяда. Балалар бакчасына йөргәндә, өстәлгә ипи тәлинкәсен китереп куюга ук шул кибән башын эләктереп калу өчен сугыша да идек хәтта. Ә мичтән яңа гына алынган ипи исе? Агропромпаркта йөргәндә, шул икмәк исенә...

Иң тәмле ризык нәрсә ул? Яңа гына пешеп чыккан ипинең кибән башы. Аннан да тәмле нәрсә юк ул дөньяда. Балалар бакчасына йөргәндә, өстәлгә ипи тәлинкәсен китереп куюга ук шул кибән башын эләктереп калу өчен сугыша да идек хәтта. Ә мичтән яңа гына алынган ипи исе? Агропромпаркта йөргәндә, шул икмәк исенә ияреп, ипи пешерү цехларына барып кергәнемне сизми дә калдым. Катлы-катлы киштәләрдә мичтән яңа чыгарылган икмәкләр ята. Алар арасында традицион «Бородинский» ипие дә, файдалы «Чемпион» дигәне дә, иртәнге ашка менә дигән «8 злаков» исемлесе дә бар. Мине исә иң шаккатырганы «Семейный» ипие булды. Ул бер караганда бодайдан, икенче караганда, арыштан да пешкән.
- «Семейный» дип аталган ипи бездә генә пешерелә, - дип, яныма икмәк-күмәч производствосы җитәкчесе Людмила Волкова килеп басты. - Гадәттә, кешеләр ярты ак, ярты кара ипи ала. Гаиләдә кемгә кайсы ошый. Без исә ипине икегә бүлеп сатмыйбыз, ә халык сорый. Уйлаштык-уйлаштык, менә шундый ипи пешерергә булдык. Бездә бик күптөрле ипи пешерелә, ассортиментны баетып торабыз. Бу эшкә сатып алучыларыбыз үзләре этәргеч бирә. Бервакыт карабодай ипие сорый башладылар. Халык сорагач, пешерергә кирәк дибез. Хәзер ул сатып алучылар арасында иң популяр ипи. Ә менә «Мраморный» дигән багетны производстводан алдык. Аны алучылар да аз, шуңа өстәп, пешерү технологиясе дә катлаулы иде.
- Карабодай ипие дидегез, сез аны карабодай тәме бирә торган махсус катнашмалардан пешерәсезме?
- Юк, катнашмалар салмыйбыз. Карабодай ярмасын үзен кулланабыз. Ярманы суда тотып йомшартабыз да камырга кушабыз. Ипинең 80 проценты - бодай оныннан, 20 проценты карабодай ярмасыннан тора. Кукуруз ипие дә бар әле бездә. Кукурузын парда тотып йомшартабыз. Катнашмаларның бәясе кыйммәт тора, димәк, ипи бәясен дә арттырырга кирәк була. Безнең максат исә табигый продуктлардан гына пешерелгән, халыкның кесәсенә сукмый торган продукция җитештерү. Чималның да фәкать үзебезнең җирлектә җитештерелгәнен генә кулланабыз, - ди күмәч пешерүче.
Халык яратып ала торган ипиләр арасында «Чемпион» дигәне дә бар. Анысын җитен, көнбагыш орлыкларын кушып пешерәләр.
- Һәр атнаның шимбәсендә бер егет махсус шул ипи өчен генә килә. Берь­юлы унике ипи ала. Еракта яшәгәч, көн саен килеп йөри алмыйм, болар миңа атна буена җитә, ди.
Берәүләр бер атнага унике ипи ашый, икенчеләр аны ашаудан бөтенләй баш тарта. Людмила Волкова сүзләренчә, ипи кулланмау бик үк дөрес нәрсә түгел. Аңарда минераллар, үсемлек агы, клетчатка, углевод, витаминнар күп.
- Ипинең тәме иң беренче чиратта нәрсәгә бәйле? - дип сорыйм производство җитәкчесеннән.
- Җиһазлардан да, мичнең нинди булуыннан да, онның сыйфатыннан да тора ул. Ә иң мөһиме - аны пешерүченең кәефеннән. Кеше эшкә яхшы кәеф белән килсә, ипие дә тәмле булып пешә. Өйдә дә бит, ашыгып, ярамаган тагын дип пешерсәң, гади генә ашың да тәмле килеп чыкмый.
Агропромпаркта тәү­легенә 500-600 килограмм икмәк-кү­мәч, 100-120 килограмм конди­тер ризыклары пешерелә. Ик­мәк-күмәчнең төре егерме икегә кадәр җитә. Кондитер ризыклары ун төрле. Мондагы җимеш пирогын башка беркайда да пешермиләр. Камыр өстенә иттарткыч аша чыгарылган күрәгә җәяләр, аның өстенә кара җимеш сылап рулет итеп төрелгән камырны кисәкләргә бүлеп утыртып куялар. «Королевские ватрушки»га, гадәттә, эремчек сыланып эшләнә. Боларда исә аның өстенә бер кат конфитюр да сылыйлар. Людмила Волкова сүзләренчә, алай итеп пешерү серләрен интернетлардан эзләп утырмыйлар, аларны эшкә килгән яңа хезмәткәр ясап күрсәтә икән.
- Өендә пешереп килә дә, безгә ошаса, ниндидер «йөземе» булса, пешерә башлыйбыз. Аннары инде үз сүзен халык әйтә - пироглар әйбәт сатыла башласа, алга таба да пешерәбез. Киләчәктә бөтен төр продукциябезне дә күпләп әзерләп, үзебездә генә калдырмыйча, читкә җибәрү уе белән дә яшибез, - дип планнары белән уртак­лашты ипи пешерү остасы. Әңгәмәдәшем белән саубуллашып китеп барганда, күзем эш бүлмәсе ишегендәге язуга төште. Әйтәм аны Агропромпарк ипиләре тәмле - икмәк-күмәч производствосы җитәкчесе Людмила Волкова Татарстан Республикасы азык-төлек сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, Россиянең иң яхшы икмәк пешерүчесе икән бит.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: